Әгерҗедә балаларга инклюзив белем бирү буенча семинар булды
(Әгерҗе, 15 декабрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗенең 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар» дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аның максаты мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларындагы махсус белем бирү ихтыяҗларын исәпкә алып, үтемле һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү турында тәҗрибә уртаклашу иде. Читать дальше...