Питрәч районы авылларында 19 ишегалды яңартылачак
(Питрәч, 16 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» ). 2021 елда Питрәчнең Пановка, Колай һәм Иске Шигали авылларында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 19 ишегалды яңартылачак. Бу көннәрдә биредә яшәүчеләр белән җыелышлар уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Очрашуларда булачак ишегалды проекты турында фикер алышалар. Һәркем үз фикерен әйтә. Биредә яшәүчеләрнең теләкләре эш планын билгели дә инде. «Гадәттә башта гражданнар фикере төрле була, әмма нәтиҗәдә, алар бердәм карарга киләләр. Читать дальше...