Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2020

Новости за 26.12.2020

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

(Актаныш, 26 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ике баланың хыялын чынга ашырды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Теләкләр чыршысы» 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган авыру балаларның хыялларын чынга ашыра. Шулай ук бу игелекле акциядә аз керемле гаиләләрдән һәм ятим балалар язган открыткалар да катнаша ала. Акция ил күләмендә өченче генә тапкыр үткәрелә, әмма шушы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Зәкят» хәйрия фонды Ислам буенча дәресләргә чакыра

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ислам буенча бушлай дәресләргә чакыра. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Ислам нигезләре, татарларда Ислам тарихы, малайлар һәм кызлар өчен Коръән өйрәнү буенча төркемнәр эшләячәк. Моннан тыш, фонд  мөслимәләргә фитнес  белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай ук бу бинада тәһарәт алу һәм намаз уку өчен барлык шартлар да бар.

Tatar-inform.tatar 

Казанда Кыш бабайлар велопарады үткәрелмәячәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Кыш бабайлар велопарады үткәрелмәячәк. Бу хакта чараны оештыручылар сөйләде. ЮХИДИ хезмәткәрләре велосипедчылар юлларда хокук бозулар өчен шартлар тудырачак дип саный. Оештыручылар яңа ел алдыннан нинди дә булса башка чара үткәрергә ниятләүләрен әйтте. Бу юлы мөмкин булган барлык инстанцияләр белән килешенәчәк, диделәр оештыручылар.

Tatar-inform.tatar 

Габделганиев: Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны яшерен схемаларда кулландылар

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайбер намуссыз эшмәкәрләр исәпкә алынган керемгә бердәм салымны (ЕНВД) «соры» схемаларда кулланган. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев сөйләде. «Исәпкә алынган керемгә бердәм салымның җитди кимчелекләре бар иде. Аны намуссыз шәхси эшмәкәрләр өстәмә кыйммәткә салымны киметү өчен үзләренең яшерен схемаларында кулланды», — диде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тарихчы Лилия Байбулатова: Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. «Татарлар Ризаэтдин Фәхретдинне татар дип, башкортлар башкорт дип әйтә. Бәхәс күптән бара. Минемчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия кубогында Татарстан көрәшчеләре беренчелекне яулады

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда көрәш буенча узган Россия кубогында Татарстан көрәшчеләре җиңү яулады. 26 декабрь көнне Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия кубогы җиңүчеләре билгеле булды. Биредә Татарстан, Башкорстан, Мәскәү көрәшчеләре «стенка на стенку» принцибы буенча ярыштылар.  Нәтиҗәләр буенча, Россия кубогына Татарстан көрәшчеләре лаек булды. Икенче урында — Башкортстан, өченчедә — Мәскәү көрәшчеләре. Татарстан данын 60 кг үлчәү авырлыгында Алексей Абрамов... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасары билгеләнде

(Чаллы, 26 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Фәрхат Латыйпов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - аппарат җитәкчесе булды. Фәрхать Латыйпов 1971 елның 3 июлендә Татарстан АССРның Чаллы шәһәрендә туган. Кама политехника институтын тәмамлый, «Сатурн» ҖЧҖ коммерция директоры булып эшли. 2010 елдан 2014 елга кадәр Чаллы башкарма комитетын җитәкләде. Ул Чаллы администрациясеннән киткәннән соң «Иннополис махсус... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

М7 трассасында алты машина бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасында алты машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитларысөйләде. Аларның сүзләренчә, бүген көннең икенче яртысында республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган. М7 трассасында берьюлы алты авто — ике йөк машинасы һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән. Бер зур йөк машинасы кюветка очкан. Авария нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Трассаның бу участогында хәрәкәт туктап калган.

Tatar-inform.tatar 

Лаештагы бер урам Борис Кузнецов исемен йөртәчәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исеме белән урамны атаячаклар һәм сын урнаштырачаклар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Инстаграм сәхифәсендә язды. «Бүген Борис Кирилл улы Кузнецовка 95 яшь тулган булыр иде. Ул Бөек Җиңүне гәүдәләндерә иде», — дип язды республика җитәкчесе. Шулай ук Борис Кузнецовка Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә һәм Җиңү аллеясында һәйкәл куелачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марина Патяшина: Тамашачылар битлек кимәгән өчен опера театрына штраф салыначак

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Опера театры һәм Элвин Грей концертларын оештыручылар концерт һәм һәм театраль тамаша вакытында хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Марина Патяшина Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә хәбәр итте. Хокук бозу очраклары фотога һәм видеога төшерелгән. Кадрларда залда утырган тамашачыларның битлек кимәгәнлеген күреп була. Шуңа күрә оештыручылар җаваплылыкка тартылган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

26 декабрь тарихта ниләр белән истә калды? - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Әхмәтҗанова). Ликбез 101 ел элек (1919) Халык Комиссарлары Советы «РСФСР да яшәүчеләр арасында наданлыкны бетерү» дип аталган декрет кабул итә. Бу документ нигезендә Россиядә яшәүче 8 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган кешеләр язарга һәм укырга өйрәнергә тиеш булалар. 1920 елның июнь аенда наданлыкны бетерү буенча (ликбез) Бөтенроссия гадәттән тыш комиссия оештырыла. Ул Анатолий Луначарский җитәкчелегендәге Мәгариф наркоматына буйсына. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2021 елда БДИ тапшыру вакыты билгеле

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергән, дип яза РИА Новости. Рус теле һәм математика буенча БДИ 24–28 майда үткәрелә. Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый. Югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләргә БДИ урынына рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). ТР автомобиль юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә. Бүген М7, Казан — Ульяновск һәм Казан — Оренбург трассаларында һава торышы начарлану сәбәпле, кичке биштән — шәһәрара автобуслар, кичке җидедән - йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә. Фаразлаулар буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Температура -22 градуска кадәр төшәчәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Укучылары фаҗигале һәлакәткә юлыккан автомәктәпләр рейтингы төзелгән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан автомәктәпләренең рейтингы төзелде, аларны тәмамлаучылар үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренә эләккән. Исемлек Татарстан автомәктәпләре федерациясенең рәсми сайтында чыккан. Антирейтингка республика автомәктәпләре керде. Агымдагы елның 9 аенда стажлары ике елдан азрак булган укучылар фаҗигале һәлакәткә яки авариядә зыян күрүчеләр белән аварияләрдә катнашучылар булды. Бу исемлеккә республиканың төрле районнарыннан 91 автомәктәп кергән. Исемлектә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәнлектән, Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте. «Без республика законнарына, шул исәптән Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертүгә әзерләнәбез дип төгәл әйтә алам», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзер парламентта социаль мәсьәләләр буенча закон проектлары блогы көтелә, шулай... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны бетергәнче эшмәкәрләр белән очрашулар үткән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны бетергәнче республикада шәхси эшмәкәрләр белән очрашулар уздырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Ел дәвамында эшмәкәрләр белән күп кенә очрашулар уздырдык. Һәрберсенең бүгенге көндә ничек эшләүләрен, күпме салым түләүләрен карадык. Патентлы, яисә гадиләштерелгән системага күчсәләләр, нинди салым түләүләре турында сөйләштек. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Баш ветеринария идарәсе: Африка дуңгыз чумасы белән хәлгә җитди карау кирәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Африка дуңгыз чумасы белән вазгыятькә җитди карарга өнди. Бу хакта ведомствоның матбугат үзәгендә хәбәр ителә. 2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Баграж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. 2020 елның 25 декабрендә диагноз расланган. 2020 елның 20 декабрендә Татарстанда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы „Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы“ турындагы республика законына төзәтмәләр кертте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары ковидтан 101 яшьлек әбине дәвалаган

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирустан дәваланган 101 яшьлек Мариам Надершинаны чыгарганнар. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, ковид-госпиталь җитәкчесе Юлия Созинова сүзләренчә, әбигә терелергә күтәренке рух һәм, әлбәттә, табиблар ярдәм иткән. “Мин булдыра алсам табибларга иң зур бүләк бирер идем”, - диде Мариам Надершина хастаханәдән чыккач. Кичә әби 101 яшьлеген билгеләп үткән, медицна хезмәткәрләре аңа чәчәк бүләк иткән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Галим Радик Исхаков: XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының галиме Радик Исхаков XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгәнен белдерде. Институтның «Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү» бүлеге мөдире бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. «XVIII гасырдан ук Уфа шәһәрендә һәм Стәрлетамак авылында (ул вакытта авыл булган) татарлар яшәгән. Уфа читендә татар авыллары булган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Татарстан беренчелегенең җиңүчеләре билгеле. 25-26 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Турнирда ун үлчәү авырлылыгында 305 көрәшче бил алышты. Командалар буенча беренчелекне Яр Чаллының Комсомол районы командасы яулады. Икенче урында — Арча, өчтә — Әлмәт командалары. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 60 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Абрамов Алексей (Алексеевск) 2 урын ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов 12 яшьлек Даниярның хыялын чынга ашырган — «КАМАЗ» машинасында йөрткән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевны «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында йөртте. Ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы вакытында «Теләкләр чыршысы»ннан Даниярның хатын алган булган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «Татарстан Президенты - пилот, Данияр - штурман урынында, ә „Дакар“ раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев механик булды», — диде Лилия Галимова. Татарстан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган ел белән чагыштырганда, быел Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан. 2019 елда «тере» чыршыны 1 400 сумга алып булса, быел 1,5 меңгә алырга мөмкин. «Чыршының бәясе агачның озынлыгыннан тора. Кемгәдер нарат, чыршы, башкаларга эрбет агачы, ак чыршы ошый. Күбесенчә нарат алалар, чөнки ул озаграк саклана, ботаклары да киңрәк», — ди сатучылар. Быел Мәскәү базарында бер метрлы чыршыны 500, наратны 700 сумга алырга була. Ә Адоратский урамындагы базарда бәяләр кыйммәтрәк... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус нәтиҗәсендә Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә, ТР Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Халыкара контактлар чикләнде. Безнең депутатлар, шәхсән үзем дә быел Страсбургка бармый калдым. Өлкәләр арасында элемтәләр дә видеоконференция режимында алып барылды. Дәүләт Советы эшчәнлегенә бүлеп бирелгән акчадан 3 млн 930 мең сумга экономия булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Tatar-inform.tatar 

Казанда автомобиль автобус белән бәрелешкәннән соң юл коймасына килеп бәрелгән

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автомобиль автобус белән бәрелешкәннән соң юл коймасына килеп бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт 9.26 сәгатьтә Аккош күленнән ерак түгел Горький шоссесында булган. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм автобус бәрелешкән. Һәлакәттән зыян күрүчеләр юк. Шаһитлар җибәргән фотода автобус пассажирларына урамга чыгып, киләсе транспортны көтәргә туры килгәнлеге күренә.


Арест экс-замглавы министерства обороны России Булгакову продлили до 25 декабря

Что там строится? Стильный новый ЖК появится в популярном месте Кемерова

Более 17 тысяч человек посетили музей истории и развития ГЖД за 8 месяцев

Практикуйте осознанность и чувствуйте жизнь



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Ампир и комфорт: в Томске строится знаковый дом с громким именем

В Подмосковье можно забрать излишки картофеля у сельхозпредприятия за 1 рубль

Суд рассмотрит жалобу на арест сотрудника центра аудита РЖД

В «Деловых Линиях» рассказали о росте спроса на интеграционные решения более чем в 3 раза

Музыкальные новости

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

Бастрыкин поручил возбудить дело против рубщиков леса в Хорошево-Мневниках

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Собянин: 14 паркам Москвы исполняется более 50 лет в 2024 году

Новости России

В ДРКБ Улан-Удэ возьмут в работу систему Канбан

Пожар в ангаре на площади 600 квадратных метров на западе Москвы потушили

Озвучены планы по развитию инфраструктуры отдыха в Москве до 2030 года

До какого года в России медведей держали в качестве домашних животных

Экология в России и мире

Коллекция Michael Kors весна-лето 2025

1114 кг мусора и вторсырья за час: новый рекорд акции «Живи Экологично»

Российская мода на «Текстильлегпром»

Новосибирские хирурги провели сложную операцию по удалению опухоли позвоночника

Спорт в России и мире

Даниил Медведев в составе сборной Европы стал обладателем Кубка Лэйвера

Дарья Касаткина поднялась на две позиции в мировом рейтинге

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

Теннисист Надаль вошел в состав сборной Испании на Кубок Дэвиса

Moscow.media

Свыше 6,5 тысячи жителей Москвы и Московской области получили справки о статусе предпенсионера в клиентских службах регионального Отделения СФР и МФЦ

Братство спасателей с искренней радостью поздравляет с назначением на должность министра чрезвычайных ситуаций Республики Крым

iFellow представляет «умный» сервис для подбора персонала

Гортранс Екатеринбурга снова накопил многомиллионный долг за электричество







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *