Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2020

Новости за 30.12.2020

Tatar-inform.tatar 

Кайбычта вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләрне бүләкләделәр

(Кайбыч, 30 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары» , Фирәдә Сайранова). Кайбычта вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашуында шәфкать ияләренә халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. "Сезгә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемиясе Кайбычны да читләтеп узмады. Авыруларның гомерен саклап калу... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта бәлешле-казлы ярминкә булды

(Актаныш, 30 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш райондашларны, кайткан кунакларны эксклюзив ярминкә белән таң калдырды. Татар халкының иң танылган милли ризыгы булган бәлешне бу көнне теләгән һәрем сатып ала алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Бәлеш ярминкәсендә авыл җирлекләре, район үзәгендә урнашкан белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, оешмалар катнашты. Ярминкә өстәлен бәлеш белән беррәттән каз, каз продукциясе дә бизәде. Какланган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 60 авыру кешене дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча әһәмиятле башлангычларны тормышка ашырды. Хәйрия проектлары ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм ТР Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тарафыннан авыру балаларны дәвалау өчен финанс ярдәме, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль тернәкләндерү буенча өч төп юнәлештә гамәлгә ашырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һәр эшсез кешегә бер вакансия туры килә

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 2 860 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республика мәшгульлек хезмәтләренә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 48,2 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 2 699 эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә. Эшен күптән түгел югалткан 1 051 кешенең моңа кадәр рәсми эш урыны булган, тагын 45 кеше... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рафаэль Фәттахов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Моңа кадәр «АльфаСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләгән Рафаэль Фәттахов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рафаэль Мәхмүт улы „АльфаСервис“ компаниясендә үзен компетентлы һәм максатка омтылышлы җитәкче буларак күрсәтте. Моңа кадәр ул республиканың берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләде», - дип искәрттеләр министрлыкта. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында эшен көчәйтәчәк

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәйрәм көннәрендә юлларда юл-патруль хезмәтенең өстәмә нарядлары эшләячәк. Транспорт тыгылышлары һәм аварияле хәлләр килеп чыгу ихтималы булган объектлар – сәүдә үзәкләре, ял һәм күңел ачу урыннарына килү урыннарында – кеше күп җыелган җирләрдә патрульлек итү көчәйтеләчәк. Исерек хәлдә, рульгә утырырга хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү һәм каршы як полосага чыгу кебек аяныч нәтиҗәләргә китергән кагыйдә бозуларны булдырмауга төп басым ясалачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Евро 92 сумга җитте

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Озын-озакка сузылган Яңа ел каникуллары алдыннан Россия валютасы арзанаюын дәвам итә – евро форекста үсеш фонында бу атнада беренче тапкыр 92 сумнан артты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар «иртәгесе көнгә» ясалган исәп-хисап буенча Мәскәү вакыты белән 17.10 сәгатькә 76 тиенгә артып - 74,80 сумга, евро исә 1,37 сумга артып 92,04 сумга җитте. Евро форекста 0,5 процентка — 1,2307 долларга артты.

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел төнендә Татарстанда -15 градуска кадәр салкын булуы көтелә

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бәйрәм көннәрендә, 31 декабрьдә, 1 һәм 2 гыйнварда Татарстанда салкынча һава торышы, бераз кар явуы көтелә. 31 декабрьдә төнлә һава температурасы -10, -15 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -7, -12 градус салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика ике циклон (Төньяк Атлантика һәм Себер) арасында булачак. 1-2 гыйнварда төнлә -8, -13, көндез -5, -10 градус салкын булуы көтелә. ТР... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия һәм Боливия «Спутник V» вакцинасын сату турындагы килешүне имзалады

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия һәм Боливия «Спутник V» вакцинасын Латин Америкасы иленә сату турындагы килешүне имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Имзалау тантанасы ил Президенты Луис Арсеның Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә трансляцияләнде. «Илебез һәм халкыбыз өчен әлеге мөһим килешүнең имзалануына шатбыз. Контрактта 5,2 миллион доза хакында сүз бара», - диде Президент.

Tatar-inform.tatar 

«Чаллы су каналы» предприятиесен Комсомол районының элеккеге башлыгы җитәкләде

(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 56 яшьлек Владислав Гаврилов (аны Автокалада Комсомол районының элеккеге башлыгы буларак беләләр) Чаллы торак коммуналь хуҗалыгы һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсенең төп предприятиесе - «Чаллы су каналы» ЯАҖ җитәкчесе итеп билгеләнде. Владислав Гаврилов 1964 елда Чувашиянең Урмар районы Зур Яниково авылында туган, «физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Гаврилов үзенең хезмәт юлын 1989 елда башлаган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гамалея үзәгендә «Спутник V» вакцинасын балаларда сынау кайчан башланачагын әйттеләр

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Гамалея үзәге «Спутник V» вакцинасын балаларда һәм көмәнле хатыннарда сынау өчен рөхсәт документларын Сәламәтлек саклау министрлыгына 1-1,5 айдан соң тапшырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәк җитәкчесе Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. «Без әзерләячәкбез, шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле рөхсәт документларын, тикшеренүләр беркетмәсен хуплаячак. Хәзерге вакытта ул әзерлек стадиясендә, бер ай, ай ярымнан соң язып тапшырырбыз... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фрэнк Синатра һәм Элвис Пресли җырлары авторы коронавирустан вафат булган

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мәшһүр Мексика композиторы һәм җырлар авторы Армандо Мансанеро 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы El Universal басмасына сылтама белән хәбәр итә. Декабрь урталарында Мансанерода коронавирус тапканнар. Берничә көннән соң музыкантны реанимациягә күчергәннәр һәм ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганнар. Хәле яхшырган кебек тоелса да, Мансанеро йөрәге туктау сәбәпле кинәт вафат булган. Композитор үз гомерендә 400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Вероника Скворцова коронавирус инфекциясе мутацияләренең таралышы турында сөйләде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирус инфекциясенең 3,5 мең мутациясе арасында бары тик бишесе генә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федераль медицина-биологик агентлыгы башлыгы Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә. «3,5 мең мутация арасыннан бары тик бишесе генә безнең популяциядә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Һәм алар җитәрлек дәрәҗәдә нейтраль», - дип белдерде Скворцова «Россия 24» телеканалы эфирында.... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Казань» журналының гыйнвар саны чакырылган мөхәррир редакциясендә дөнья күрде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Казань» журналының 2021 елдагы беренче саны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин редакциясендә чыкты. Ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип язган. «„Казань“ журналы, 2021 елгы беренче сан, ул минем редакциядә дөнья күрде. Яңа формат, „Эсквайр“ кебек. Әлеге санның үзәк темасы - „Казан – көч урыны“, моны Нияз Хаҗиәхмәтов постеры раслап тора», - дигән Хәйруллин. Яңа санда Фәридә Зәбированың Казан һәйкәлләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

АКШ галимәсенең Казан татарлары турындагы фәнни китабы төрекчәгә тәрҗемә ителде

(Истанбул, 30 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Америка галиме, Мөхәммәт Мәһдиевнең килене Даниэль Россның Казан татарлары турында АКШта дөнья күргән китабы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, «Өтүкән» нәшриятында басылып чыкты. Бу хакта галим Әхмәт Канлыдәрә хәбәр итә. Китап «Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» дип атала. Аны инглизчәдән төрекчәгә күренекле тәрҗемәче Кадри Мостафа Ораглы тәрҗемә иткән. Китапта татарларның патша Россиясе биләмәләренең көнчыгышка таба киңәюендәге роле... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел каникулларында Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар йөриячәк

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел каникуллары чорында Казан белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өстәмә поездлар бәйрәм көннәрендә пассажирлар агымының артуын истә тотып билгеләнә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Әйтик, 205/206нчы поезд Казаннан 30 декабрьдә, 7, 8, 9 гыйнварда 21.45 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм Мәскәүгә икенче көнне 11.55 сәгатьтә килеп җитәчәк. Мәскәүдән Казанга исә 31 декабрьдә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» депутатлары Республика клиник хастаханәсе табибларына торт тапшырды

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Лилия Маврина Республика клиник хастаханәсенә Яңа ел төнендә ковид-госпитальнең «кызыл зонасында» кизү торачак барлык медицина хезмәткәрләре өчен биш килограмм авырлыктагы тортлар тапшырды. Шул рәвешле, «Бердәм Россия» фиркасе «Игелек кәрзине» федераль акциясенә кушылды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самарада «Мирас» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында «Мирас» II халыкара татар мәдәнияте фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә. «Нәфис сүз», «Вокал» һәм «Хореография» номинацияләрендә призлы урыннар яулаган балаларга һәм «Ак каен» халык фольклор ансамбле коллективына бүләкләрне Иске Ярмәк авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов тапшырды. Туган телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә керткән өлеше өчен Иске... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулларын киметкәннәр

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп укучыларының кышкы каникулларын кыскартканнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Бүген Башкортстан Мәгариф министрлыгында каникулларның 10 гыйнварда тәмамланачагы турында игълан иткәннәр. Балалар мәктәпкә 11 гыйнварда барачак. Башкортстан Хөкүмәтендә элегрәк укуларның гадәти режимда дәвам итәчәге хакында хәбәр иткәннәр иде.

Tatar-inform.tatar 

Михаил Мишустинның урынбасары Чаллы малаеның теләген үтәде

(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында 10 яшьлек Чаллы малаеның хыялын чынга ашырды. Бу хакта Автокала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Руслан Хәбибуллин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 88нче мәктәптә укый. Малай инглиз телен өйрәнә, программалау, шахмат белән мавыга, шулай ук проектордан фильмнар күрсәтә. Яңа ел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә коронавирус аркасында туристлар өчен чикләүләрне катгыйландырдылар

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Эчке эшләр министрлыгы чит ил туристларына Яңа ел төнендә шәһәрләрнең, шул исәптән Истанбулның үзәк өлешләренә баруны тыйды, диелә илнең барлык провинцияләренә таратылган хәбәрдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Пандемиягә каршы көрәш кысаларында 31 декабрь көнне 21.00 сәгатьтән 1 гыйнвар, 10.00 сәгатькә кадәр үзәк мәйданнарда, бульварларда һәм урамнарда барлык кешеләргә, шулай ук чит ил туристларын да кертеп, Яңа елны бәйрәм итү тыелачак», - диелә циркулярда. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. 1935 елда туган хатын-кыз, 1953 елда туган ир-ат, 1957 елда туган хатын-кыз һәм 1958 елда туган хатын-кыз корбан була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә Covid-19дан 189 үлем очрагы теркәлгән.

Tatar-inform.tatar 

Казанда 85 яшьлек хатын-кыз трамвайда егылып җилкәсен сындырган

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 85 яшьлек хатын-кыз трамвайда егылып җилкәсен сындырган. Бу хакта шәһәрнең дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. Кичә көндез Ямашев һәм Короленко урамнары чатында 5 нче трамвайда 85 яшьлек хатын-кыз егылган.  Өлкән яшьтәге ханымның җилкәсе сынган.

Tatar-inform.tatar 

Коронавирусның кайчан кимиячәген фаразладылар

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең финанс министры Антон Силуанов коронавирус вазгыяте киләсе ел уртасына кимиячәк дип фаразлады. Бу хакта РИА Новости яза.   «Киләсе елда бу хәл булмас дип өметләнәм. Вакцинация башланды, бу да бик мөһим. Халыкта иммунитет барлыкка килә дип сөйлиләр. Киләсе ел урталарына коронавирус кимер һәм без гадәти тормышка кире кайтырбыз, дип өметләнәм», — диде министр.

Tatar-inform.tatar 

Казанда 92 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә Казанның 21 нче сырхауханәсендә 92 яшьлек пациент Зинаида Бодрягинага коронавирустан вакцинация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте. Прививканы кичә «Спутник V» препараты белән ясаганнар. «Аның хәле яхшы. Барысы да әйбәт үтте», — диде Владимир Жаворонков. Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туган. Вакцинациягә туганы белән килгән. Читать дальше...


Студенты колледжа Ногинска посетили экскурсию во дворце царя Алексея Михайловича

станция метро Давыдково БКЛ Москва

Режиссера «Чикатило» Андреасяна лишили водительских прав за пьяную езду

Белый дом подтвердил готовность к переговорам по ДСНВ с Россией



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Студенты колледжа Ногинска посетили экскурсию во дворце царя Алексея Михайловича

Плющев: «Спартак» потихоньку выходит из своего кризиса»

Смоленская АЭС: более сотни жителей Десногорска стали участниками Дня донора

Бывшего замминистра обороны России оставили в СИЗО до 25 декабря

Музыкальные новости

"Динамо" подало жалобу на вторую желтую карточку Маухуба в матче со "Спартаком"

В Штабе «Единой России» прошло мероприятие к Международному дню мира

Суд арестовал имущество КЭМЗ по делу о хищении при строительстве «Газпром Арена»

Режиссер «Слова пацана» снимет сериал по мотивам фильма «Москва слезам не верит»

Новости России

Белый дом подтвердил готовность к переговорам по ДСНВ с Россией

Картаполов: РФ готова развивать отношения с США на взаимоприемлемых условиях

Лечиться — просто. Новости фонда «АиФ. Доброе сердце»

Отделение партии «Единая Россия» в Химках вошло в топ-3 в Подмосковье

Экология в России и мире

В городском округе Домодедово проведена агитационно-разъяснительная работа с населением о сохранности имущества.

Российская мода на «Текстильлегпром»

Современная концепция биохакинга в сети клиник «Будь Здоров» представлена на первой конференции по управлению возрастом и здоровьем «Ко-Лаб»

Концертный Директор для певцов, музыкантов, артистов, музыкальных групп.

Спорт в России и мире

Теннисистка Касаткина прошла в полуфинал турнира WTA в Сеуле

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии

51 год назад прошла «Битва полов» между Билли Джин Кинг и Бобби Риггсом

Елена Рыбакина снялась с турнира WTA-1000 в Пекине

Moscow.media

Елена и Рокки

"На тонкой веточке"

С 23 сентября ограничивают движение на развязке в районе Агалатово в Ленобласти

Названы самые красивые места в России для осенних путешествий







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *