Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2020

Новости за 12.12.2020

Tatar-inform.tatar 

Буа районының Адав-Толымбай авылында 3 метрлы Кыш бабай сыны ясаганнар

(Буа, 12 декабрь, «Татар-информ», «Байрак» ). Буа районының Адав-Толымбай авылында яшәүче Марс Сәгъдиев кардан өч метрлы Кыш бабай сыны ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул Кар кызы сынын да  ясап куйган.

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт студентлары WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре булды

(Әлмәт, 12 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәтнең «Татарстанның киләчәге көллияте» белем бирү проекты студентлары «Яшь профессионаллар» WorldSkills региональ чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булганлыгын хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов. Бу турыда район басмасы яза. 3 курс студентлары Илназ Хәнипов һәм Рөстәм Вәлиәхмәтов «Сәнәгать механикасы һәм монтажы» һәм «Электромонтаж» компетенцияләрендә алтын медаль яуладылар. 2 курс укучылары Айнур Гәрәев һәм Илья Мухин «Мехатроника» компетенциясендә көмеш медаль алдылар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзәндә кар чаналарын тикшерә башладылар

(Яшел Үзән, 12 декабрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәндә кар чаналарын тикшерә башладылар. Бу турыда Яшел Үзән муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы Мансур Мөхәммәтҗанов хәбәр итә. Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка хокук саклау органнары белән берлектә, агымдагы елның 7 декабреннән 26 декабрьгә кадәр Татарстан территориясендә «Кар чанасы-2020» профилактик операциясе уза. Бу чара гомуми куллану автомобиль юлларында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта инглиз теле буенча олимпиада җиңүчеләре бүләкләнде

(Актаныш, 12 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Актанышның «Яшьлек» мәдәни үзәгендә инглиз теле буенча олимпиада җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы узды. Бу турыда район матбугат үзәге хәбәр итә. Җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталарын район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева тапшырды.  11 декабрь көнне Актанышта инглиз теле буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелде. Бу олимпиадада 117 укучы катнашты.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттырачаклар

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, шикәр бәясен тотрыклы итү өчен татлы тамыразыкның чәчү мәйданнарын арттырачаклар. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ростуризм 2021 елда кешбэклы сәфәрне кичектү тәртибен аңлатты

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Әгәр сез барасы төбәктә чикләүләр кертелсә, кешбэк программасы буенча юллама сатып алган сәяхәтчеләр сәфәрне башка вакытка күчерә ала. Бу турыда Туризм буенча федераль агентлыкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Кешбэк буенча бу төбәктә тур яки кунакханәдә урын броньлаган турист туроператор яки кунакханә белән килешеп, сәфәрне күчерә ала, әмма 2021 елның 31 декабренә кадәр генә», — дип ачыклык кертте Росиуризм. Кешбэк исәпләүләре сакланачак. Россия... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Татарстанда ковидка каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы таралуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус сәбәпле, яңа чикләүләр кертмәү мөмкинлеге бирәчәк. «Бездә мәктәп, балалар бакчасы, кунаклар кабул итү системасы эшли. Вазгыять тотрыклы калсын өчен барысын да эшлибез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы ветераны вафат булган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»).  Легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы ветераны Мугин Нагаев вафат булган. Ул Башкортстанда яшәгән, аңа 102 яшь булган. Бу турыда РИА Новости яза. Бөек Ватан сугышы елларында Мугин Нагаев Брянск, Воронеж, Көняк-Көнчыгыш фронтларда җиңгән һәм Сталинград сугышында катнашкан. «Мугин Кәрим улы Нагаев лаеклы, озак гомер кичерде, гыйнварда аңа 103 яшь туларга тиеш иде. Бу гаҗәеп язмышлы кеше, Башкорт кавалерия дивизиясенең соңгы герое, Кызыл Байрак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Декабрьдә Татарстанда авыр формадагы коронавирустан интегүчеләр 15 процентка кимегән

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Декабрьдә Татарстанда авыр формадагы коронавирустан интегүчеләр 15 процентка һәм пневмония белән чирләгән кешеләр саны 10 процентка кимүе күзәтелә. ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Милли китапханә Кытайдагы татар кызының бер гасыр элек язган көндәлеген тәрҗемә итә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли китапханәдә «Смена» үткәргән Кышкы фестиваль кысаларында өч татар кешесе алып барган көндәлекләрне уку, кирилл графикасына күчерү һәм аны рус теленә тәрҗемә итү буенча лаборатория эшли. «Мисал өчен, бишенче сыйныфта укыган Халидә Ваһапова көн саен нәрсәләр булганын теркәп барган. Бер яктан карасаң, анда тирән фикерләр дә юк кебек. Шулай да, анда татар гаиләсенең көнкүреше яктыртыла. Иртән торып чәй эчкәннәр, сабакка барганнар, анда Коръән укыганнар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның бер балалар бакчасында әти-әниләр чиратлашып няня булып эшли

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «XXI гасыр» торак комплексында урнашкан 162нче санлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең берсе ата-аналарның «ватсап» төркемендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән — чиратлашып балаларны карарга чакырган. Бу турыда «Татар-информ»га әниләрнең берсе хәбәр итте . «Балалар бакчасында кадрлар кытлыгы. Няня больничныйда булганда, без тәрбиячеләргә булышабыз. Бүгенге коронавирус таралган көндә балалар өчен аеруча борчылабыз, әти-әниләр медицина тикшерүе узмаган, белешмәләре юк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 юлында йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Авария бүген М7 юлының 814нче километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атны җәяүлеләр юлы буенча йөгереп чыкканда «ДАЗ» автомобиле таптаткан. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Мәрхүмнең шәхесен һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» чыгарган беренче татар китабы Милли китапханәдәге фестивальдә сатыла

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителгән беренче татар китабы — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» романы бүгеннән сатуга чыкты. Шимбә һәм якшәмбе ул Казанда Милли китапханәдә китап фестивалендә сатыла. «Уйламаган көнем юк» — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыкты. Ул 2000 данә белән «Идел-пресс» полиграфия комплексында басылды. Форматы — кесә китабы, йомшак тышлы. Бәясе 100 сум. «Уйламаган көнем юк» китабы аерым кызыксыну уята... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әстерхан татары: «Татмедиа» белән хезмәттәшлек төбәкләргә файдалы булачак

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек төбәкләр өчен бик файдалы булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» Татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Данил Хәлморатов әйтте. «Төбәкләрдә бик күп чаралар уза. Аларны һәрдаим массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып барырга кирәк. „Татмедиа“ басмалары белән хезмәттәшлек бик файдалы булачак», — диде ул. Данил Хәлморатов сүзләренчә, «Татмедиа» басмаларын Татарстанда гына түгел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 28137 очрагы ачыкланган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 28137 очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекциягә таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бу чирдән тагын 560 үлем очрагы теркәлгән. Кичә коронавирустан 613 кеше үлгән, бу илдә эпидемия башланганнан алып иң зур сан. 26 118 пациент терелгән. Иң күп авручылар Мәскәүдә (6622), Санкт–Петербургта (3776) һәм Мәскәү өлкәсендә (1393) теркәлгән. Узган тәүлектә коронавирусның иң аз яңа очраклары Еврей автономияле округында (24)... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия актеры Валентин Гафт вафат

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия театр һәм кино актеры, театр режиссеры, шагыйрь һәм язучы Валентин Гафт вафат булган. Аңа 85 яшь иде. Бу турыда актерның хатыны Ольга Остроумовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бу хәбәрне «Современник» театры да раслады. Анда актер 1969 елдан бирле эшләгән. Валентин Гафт белән хушлашу чарасы сишәмбе булачак. 2019 елның җәендә актерга инсульт булган. Валентин Гафт Моссовет исемендәге театрда, Мәскәү драма театрында, «Ленком» театрында, 1969... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: «ПолитЗавод» инициативалы яшьләр өчен карьера лифты булды

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проектына нәтиҗә ясадылар һәм Россия Конституциясе көнендә «Сәяси диктант» яздылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләкләде. «Бүген монда сынаулар, дебатлар, көрәшләр узган финалистлар. Минемчә, бу проект сезгә позиция белән билгеләнергә, сәяси система, партия системасы үсешенең мөмкин булган резервларына... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ун айда азык-төлек продуктлары җитештерү 14,6 процентка артты

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Быелның ун аенда Татарстанда азык-төлек продуктлары җитештерү 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,6 процентка арткан. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Министр урынбасары сүзләренчә, республика Татарстанда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда абортларны кисәтү белән шөгыльләнүче оешмалар өчен форум узачак

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 14-16 декабрьдә онлайн-форматта «Генерация-2050» Бөтенроссия демографик форумы узачак. Ул абортларны кисәтү, йөкле хатын-кызларга һәм гаиләләргә авыр вакытта ярдәм күрсәтүче, шулай ук гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган оешмаларны берләштерәчәк. Бу турыда чараны оештыручылар хәбәр итә. 14 декабрьдә «Пандемия, икътисади кризис һәм яңа гаилә-демографик сәясәт генерациясе» пленар сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Чирнең ике очрагы читтән кергән, 87 кеше авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 16 кеше хастаханәгә китерелгән, 73 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә. Иң күп авыручылар (29 кеше) 30 яшьтән 50 яшькәчә кешеләр категориясенә керә. Бүгенгә республикада ковидның 11 412 очрагы теркәлгән. Казанда ковид йоктыруның 54 очрагы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәсе ассортименты белән танышты

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов ярминкә мәйданчыгын һәм агропромпаркның сәүдә павильоннарын карады, авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты һәм продуктларның төп категорияләренә бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты», диелә хәбәрдә. Ярминкәдә Арча һәм Кукмара районнары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда социаль-мәдәни билгеләнештәге 544 объектны ремонтлаганнар

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда гамәлдә булган 31 инженерлык системаларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү программасының бүгенгә Татарстанда егермесе төгәлләнгән. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шул хакта сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа театры беренче тапкыр Илгиз Зәйниев пьесасын куйды

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театрында режиссёр Лилия Әхмәтова яңа спектакльне сәнгать советына тапшырды. «Борһан йорты» спектакленең беренче тамашачылары арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде. «Борһан йорты» — Илгиз Зәйниевның берничә ел элек «Яңа татар пьесасы»нда җиңгән әсәре. Әмма аның татар театрында куелганы булмады. Пьеса беренче мәртәбә Азәрбәйҗан яшьләр театрында куелды. Быел әлеге әсәрне Лилия Әхмәтова Буа театры җитәкчелегенә тәкъдим иткән. Буа татар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Конституциясе көне белән котлады

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларга котлау мөрәҗәгате юллады. «Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Моннан егерме җиде ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләте күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә гражданнарның күпчелеге тарафыннан хупланган үзенең Төп законына ия булды. Вакыт агышында чорлар алмаша, сәяси... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәфәров укучылар өчен күренекле татарлар турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итте

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров мәктәпләрдә күренекле ватандашлар турында дәресләр үткәрергә йөкләде. Бу турыда ул Татарстан Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында әйтте. «Яшьләр арасында ватандашларымның эшчәнлеге турында мәгълүматны популярлаштыру максатында, мин югары сыйныф укучылары өчен чит илдәге татарларның тормышы турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итәм. Моның өчен мин Мәгариф... Читать дальше...


Врач Александр Мясников рассказал, как избежать заражения ботулизмом

Надежный кроссовер Toyota Corolla Cross сильно подешевел в России

Михаил Хазин оценил вероятность проведения в России деноминации рубля

Надругался и сжег: 16-летняя москвичка погибла от рук насильника Душителя



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Серпуховском филиале Военной академии РВСН им. Петра Великого состоялся выпускной

В Самаре открылась выставка «Бал кукол»

Что будет с Россией если место Мишустина займет Лукашенко?

Der Spiegel: «Альтернатива для Германии» планирует создать в Европарламенте проросийскую фракцию

Музыкальные новости

Диарея и рвота обеспечены: назван самый опасный регион для летнего отдыха в России

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Посол США в Японии: наши худшие опасения - визит Путина в КНДР и Вьетнам. Скрипали не придут на дело Стерджесс. Олланд: макронизму конец

Минское «Динамо» без проблем вышло в ⅛ финала Кубка Беларуси

Новости России

Путин и Ким Чен Ын подписали договор о всеобъемлющем стратегическом партнерстве

На московском фестивале «Времена и эпохи» представили антиквариат времен Крымской войны

Прикурившую сигарету женщину от Вечного огня начали искать в Нижнем Тагиле

Полицейские задержали двоих участников драки со стрельбой в Одинцове

Экология в России и мире

Никакой сметаны: что делать с солнечным ожогом рассказал доктор Кутушов

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Опубликован список авиакомпаний и их цены на перелёты в Таиланд этим летом

Спорт в России и мире

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Россиянка Грачёва выступит за сборную Франции на Олимпиаде

Потапова вышла в ¼ финала теннисного турнира в Бирмингеме

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Moscow.media

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

ЛОВКОСТЬ РУК И НИКАКОЙ НАУКИ

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *