Тәтешнең арт-терапия аша өлкән кешеләрне тернәкләндерү проекты грант откан
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Тәтеш балкышы» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль проектлар XI конкурсында диплом алды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Проектның авторы — социаль эш буенча белгеч Наталья Мурзаева. «Проект өлкән кешеләрне һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне арт-терапия аша тернәкләндерүгә юнәлтелгән», — диде проект авторы. Арт-терапия — сәнгать һәм иҗат кулланып психотерапиягә һәм психологик коррекциягә юллама. Проектны киләсе елның 30 июненә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Читать дальше...