Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2020

Новости за 04.12.2020

Tatar-inform.tatar 

Марат Кәбиров: Кеше канга батып ятканда халык телефонга үрелә - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Марат Кәбиров). Видеоязмалар карап утырам. Рәхәт бит хәзер, теләгән нәрсәңне интернеттан эзлисең. Ни өчендер, ничек эшлидер, ничек көйләнгәндер инде ул, белмим, тик кайчагында син теләмәгән нәрсәләр дә килеп чыга. Кайберләрен шундук сүндереп куясың, кайберләре белән кызыксынып китәсең, алар ниндидер уйга этәрә. Бу юлы да шулай булды. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат эзләгәндә, интернет миңа урам сугышлары язмаларын тәкъдим итә башлады. Олыгаеп... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанга Татарстан ягыннан керү юлында намаз уку өчен бүлмә ачылган

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан ягыннан керү юлында, Башкортстанның Октябрьск шәһәре янында, М5 трассасының 1237нче километрында намаз уку өчен модульле мобиль бүлмәнең беренче үрнәге ачылган. Ул инде берничә ай эшли. Эшчеләр хәзерге вакытта бераз зуррак үлчәмдәге икенче үрнәкне җыю белән мәшгуль. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Республика трассаларында мәчетләр яки намаз уку өчен җиһазландырылган бүлмәләре булган берничә кафе һәм тукталыш кына бар. Төп трассалар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Собянин Мәскәүдә COVID-19 инфекциясеннән вакцинация башлану турында игълан итте

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә COVID-19 инфекциясеннән вакцинацияләү процессы башланды. Башкала мэры Сергей Собянин үз блогында биш сәгать эчендә прививкага биш мең кеше язылганлыгын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Ковидтан вакцинацияләүнең катлаулы процессы башланды. Беренче биш сәгать эчендә прививкага биш мең кеше — укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр, бүгенге көндә сәламәтлекләренә һәм тормышларына аеруча куркыныч яный торган кешеләр язылган», — дип хәбәр иткән ул.

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда бер кеше маляриядән вафат булган

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 2020 елда маляриядән кеше үлеменең бер очрагы теркәлгән. Ул авыруны Занзибарда ял иткән вакытта йоктырган. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде. «Татарстанда малярия белән авыруның 2 очрагы теркәлгән. Занзибардан килгән туристлар авыруны кыргый табигатькә сәяхәт вакытында йоктырган», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сызраньда «Туган тел» мәдәният үзәге оешканга 30 ел тулды

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге оешыгуа 30 ел булды. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте. Оешманы отставкадагы авиация пол­ков­нигы, хәрби очучы, мөгаллим Галиулла Габдрәшитов инициативасы белән ачканнар. «Ул милли җанлы, актив кеше буларак, ул Сызрань та­тарларында милли үзаң уяту, берләштерү теләге белән го­мере буе янып яши һәм, 1990 елларда андый мөмкинлек күренгәч тә, ярдәм сорап үзе­нең җитәкчесенә — генерал-­майор Алексей Федорович База­ровка мөрәҗәгать итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан профсоюзлар берлеге - илдә иң зур берләшмәләрнең берсе

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан профсоюзлар федерациясе — илдә иң зур берләшмәләрнең берсе. Бу фикерен ул «ТР Профсоюзлар федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясендә әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Быел профсоюзлар хәрәкәте 115 еллыгын, шулай ук Россия Бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенең 30 еллыгын билгеләп үтә. «Бүген Татарстан Профсоюзлар федерациясе 800 меңгә якын кешене... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Елена Кузьмичева икенче срокка Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе итеп сайланды

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Елена Кузьмичева икенче срокка яңадан Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе итеп сайланды. Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган ТР Профсоюзлар федерациясенең 28нче хисап-сайлау конференциясендә катнашучылар шундый карар кабул итте. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Бүген 800 мең кешене берләштергән ТР Профсоюзлар федерациясе әле һаман да Россия һөнәр берлекләренең иң зур территориаль оешмаларыннан берсе булып калачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда ут капкан иномарканың двигателе һәм салонының бер өлеше янган

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда чит ил автомобиленә ут капкан, машинаның двигателе һәм салонының бер өлеше янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә янгын сагы номерына (101) Воровский урамындагы 1нче йорт каршында «Хонда» автомобиленә ут кабу хакында хәбәр килгән. Урында машинаның мотор бүлеге януы ачыкланган. 8.08 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камил Сәмигуллин: Ир белән хатын иманлы булса, гаилә дә нык була

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга нәсыйхәтендә әйткәнчә, әгәр ир белән хатын иманлы булса, бу гаилә нык булачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Камил Сәмигуллин пәйгамбәребез Мөхәммәд сүзләрен искә төшерә. «Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!» — ди. Ул тагын бер хәдисне дә әйтә: «Һәрберегез — көтүче, һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда TikTok сервисын коррупциягә каршы көрәштә кулланырга тәкъдим иттеләр

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан Президенты Аппаратында TikTok сервисын коррупциягә каршы көрәштә кулланырга тәкъдим иттеләр. Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шундый тәкъдим җиткерелде. Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган. «Конкурсларга килгән эшләр арасында видеороликлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева әйтте. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр көз айларында ничек булса, шулай ук кала. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Имтиханга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче балалар саны арткан

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда имтиханнарга бәйле борчулар белән психологка мөрәҗәгать итүче мәктәп укучылары саны арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына интервьюда Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова сөйләде. «Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентын нәкъ менә имтиханнар белән бәйле сораулар борчый. Укучылар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклаша. Балаларга укытучылар да, әти-әниләр дә басым ясый. Шуңа күрә бала яңа мәгълүматны авыр кабул итә», — диде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә коронавируска каршы прививка ясау ирекле булачак

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда медицина хезмәткәрләрен «Спутник V» препараты белән вакцинацияләү (ул киләсе атнада башлана) мәҗбүри булмаячак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Россия Федерациясендә иммунопрофилактика турындагы закон нигезендә, теләсә нинди вакцинация ирекле нигезгә корыла», — дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып табиблар алачак

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Киләсе атнада республикага “Спутник V“ вакцинасының беренче мең дозасы килеп җитүен көтәбез. Беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә, коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаучы табибларга вакцинация ясалачак», - дип искәртте спикер. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Психолог имтиханнарга әзерләнгәндә стресска каршы файдалы күнегүне атады

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Имтиханнарга әзерләнгәндә төшенкелеккә бирелмәс өчен, аутотренинг күнегүләрен ясарга кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга шундый киңәш бирде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде. «Өч секунд дәвамында сулыш алырга, алган һаваны тотарга һәм өч секунд дәвамында һаваны чыгарырга кирәк. Шул рәвешле баш мие кислород белән тиешенчә тәэмин ителә. Ә бу бик мөһим, чөнки стресс кичергәндә баш миенә кислород җитеп бетми», — диде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан артистлары Төрекмәнстанны нейтралитетның 25 еллыгы белән тәбрик итте

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан артистлары, видеоролик яздырып, Төрекмәнстанны даими нейтралитетның 25 еллыгы белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Халыкара төрки мәдәният оешмасыннан (ТЮРКСОЙ) хәбәр иттеләр. «ТЮРКСОЙ Төрекмәнстан нейтралитетының 25 еллыгын махсус видео белән билгеләп үтте. Халыкара видеоклипта 12 илдән 150дән артык артист канашты», - диде оешма вәкиле Вугар Новрузоглу. Халыкара проектта республикабызны Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 86 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, инфекция йоктыручыларның гомуми саны 10 687гә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанлыларга коронавирусны нигә антибиотиклар белән дәваларга ярамавын аңлаттылар

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе – ул вирус, әмма Татарстанда яшәүчеләр аны антибиотиклар белән дәваларга тырыша һәм бик нык ялгыша. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләде. «Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә, дип искәртте ул. Шул ук вакытта, республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Яшь иҗатчылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куелган. Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә мәктәп укучылар һәм студентлар, 12 — 30 яшьлек авторлар дәгъва итә ала. Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мошенниклар банк карталарыннан акча урлауның яңа схемасын уйлап тапкан

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Мошенниклар россиялеләрнең банк картасы мәгълүматларын алуның яңа алымын уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ВТБның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Әйтик, мошенниклар торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелуы турында ялган хат җибәрә башлаган, аларда чынлыкта булмаган әҗәтне түләү өчен реквизитлар күрсәтелгән. Клиент әлеге хатларны игътибарсыз калдырган очракта, аңа, имештер, идарә компаниясе исеменнән шалтырату килгән. Сөйләшү вакытында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәкләрне атадылар

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чукот автономияле округы 2020 елның тугыз аенда Россия күләмендә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәк дип табылды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Әйтик, гыйнвардан сентябрь аена кадәр әлеге төбәктә яшәүчеләрнең уртача кереме 116,4 мең сум тәшкил иткән. Ямал-Ненец автономияле округы (110 мең) – икенче, Магадан өлкәсе (96,2 мең) – өченче урында. Мәскәү (95,9 мең), Ненец автономияле округын (91,5 мең) бераз гына артта калдырып... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Галимнәр радиациядән сакларга сәләтле антиоксидант уйлап тапкан

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Курчатов институты галимнәре кергән тикшеренү төркеме радиациядән сакларга сәләтле яңа аксымга комплекслы анализ үткәрде. Бу хакта «Известия» газетасы яза. PSH гибрид аксымы ике антиоксидантны – пероксиредоксин (күзәнәкләрне оксидлаштыра торган стресстан саклауда антиоксидант система составына керүче ферментлар гаиләсе) һәм супероксиддисмутазны (әлеге фермент кислород радикалларын деактивацияләү процессында катнаша, ул имезүчеләр организмында һәм микроорганизмнарда бар) үз эченә ала. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор Россиядә Cоvid-19дан ничә төр вакцина эшләнүе турында сөйләде

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан кимендә ун вакцина эшләнә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә. «Без аларның нәтиҗәле булуына өметләнәбез. Бу — гриппка һәм коронавируска каршы тора торган берләштерелгән вакцина да. Ул кызамык вирусы нигезендә эшләнгән», — дип билгеләп үтте Попова. Әйтик, «Вектор» фәнни үзәгендә генә дә белгечләр тагын өч препарат булдыра. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Питрәчтә коронавирустан үлгән табибның портретын йорт диварына ясаячаклар

(Казань, 4 декабрь, «Татар-информ»). Питрәч авылындагы йортларның берсе диварына коронавирустан үлгән ашыгыч ярдәм табибы Дания Сәлимованың портретын ясаячаклар. «Бердәм Россия» партиясенең «яшь гвардиячеләре» бу эштә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте. «Миңа ашыгыч ярдәм фельдшерының туганнары мөрәҗәгать итте. Ул авыру кешеләргә, шулай ук коронавирус йоктыручыларга да ярдәм күрсәткән. Башкаларны чирдән коткарып, үзе авырган һәм аны коткара алмаганнар», — диде депутат. Читать дальше...


Свыше трех тонн консервированной фасоли изъяли в Нижегородской области

Московские врачи пересадили сердце 12-летнему мальчику из Нижегородской области

Дети Азии приняли директоров крупнейших цирков - Театр и Цирк, Культура и Концерт - Россия и Дети

Реконструкцию бассейна «Бригантина» в Мытищах завершат в августе



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Дворы ремонтируют с эвакуацией // Коммунальные активно перемещают припаркованные у домов машины

Чемпионка мира по самбо Эльмира Кахраманова провела мастер-класс в Мытищах

Чему научились участники Всероссийского проекта «Языковая Арт-резиденция» в Республике Башкортостан, расскажут в Национальной библиотеке имени Ахмет-Заки Валиди

В Подмосковье открылся научно-практический центр интегративной медицины

Музыкальные новости

Кызыл-Жар – Шахтер Караганда где смотреть матч, во сколько прямая трансляция, время начала игры Olimpbet — Чемпионат Казахстана 29 июня

«Я хотела, чтобы все ужаснулись»: Певица MARGO рассказала о пластических операциях в «УТРО.ТНТ»

Путин приехал в Свято-Троицкую Сергиеву лавру

В Екатеринбурге студентка выжила после падения с 18-го этажа

Новости России

Прогорклая кислятина в баночке: Росконтроль назвал кофе, которые лучше не покупать даже по акции

«Оранжевый» уровень опасности погоды объявили в Москве из-за жары

Собянин рассказал о работе московских центров ментального здоровья

Муниципальный форум «Управдом» состоится в городском округе Коломна 28 июня

Экология в России и мире

На Дети Азии приехали директора крупнейших цирков и продюсеры, профессиональные артисты - Театр и Цирк, Культура и Концерт - Россия и Дети

Дети Азии приняли директоров крупнейших цирков - Театр и Цирк, Культура и Концерт - Россия и Дети

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

Витаводород — живая мыслящая материя, основа жизни на Земле

Спорт в России и мире

Теннисист из Казахстана не сумел пробиться в основной раунд Уимблдона-2024

Хачанов и Калинская выступят на турнире в Вашингтоне, который пройдет во время Олимпиады

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона

МОК официально допустил Медведева, Сафиуллина, Александрову и Андрееву на Олимпиаду

Moscow.media

Росгвардейцы обеспечивают охрану правопорядка во время празднования Дня России.

...Есть чем платить, но я не хочу победы любой ценой. Памятник Виктору Цою в Санкт-Петербурге

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали гражданина, объявленного в федеральный розыск

Кроссоверы Seres Aito испытали на полигоне экстремального вождения







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *