Германия һәм Швейцариядә коронавирус инфекциясенең Британия мутациясен тапканнар
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Германия һәм Швейцариядә коронавирусның Британия штаммын йоктырган өч кешене ачыклаганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Аларның берсе - Бөекбританиядән Франкфурт аэропорты аша Германиягә килгән хатын-кыз. Шул ук вакытта, вирусны аэропортта, экспресс-тест үткәргәч кенә ачыклый алганнар, дип хәбәр итә Bild басмасы. Швейцариядә исә коронавирусның Британия мутациясен ике кешедә тапканнар. Аларның икесе дә Бөекбританиядә яши, әмма вирус алар Швейцариягә килгәч ачыкланган. Читать дальше...