Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июнь
2020

Новости за 02.06.2020

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов Лаеш районындагы яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Лаеш районының Усад авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары —  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзелешне 2021 елның 1 мартына төгәлләү планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ачачак. Проект буенча биредә хәрәкәтле уеннар һәм тыныч ял итү өчен урыннар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә автомобиль номерындагы кодка яңа саннар өстәләчәк

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә машиналарга төбәкнең өч урынлы коды яңача язылган номерлар бирә башлыйлар. Транспорт чараларының теркәү билгеләре турындагы боерыктагы үзгәрешләрне Эчке эшләр министрлыгы раслаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан. Яңа кагыйдәләр буенча төбәкләрнең кодлары хәзер бердән тугызга кадәр саннардан башлана ала. Элегрәк моның өчен 1 һәм 7 саннары гына кулланылган иде. Боерык мартта үз көченә керде. Яңалык белән беренче булып Мәскәүдә яшәүчеләргән кагылачак.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июньдә, Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә явым-төшем көтелми диярлек. Көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак.

Tatar-inform.tatar 

Журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Журналистлар өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә. Материаллар 2020 елның 15 февраленнән 30 сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгеннән башлап II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде. Бу хакта Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә.  Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителә. 20-31 июльдә лабораториядә катнашучылар исемлеге раслана. 1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә. Яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары — Михаил Дурненков, Юлия Тупикина, Ркаил Зәйдулла эшләячәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә мәчет янын төзекләндерделәр

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Рамазан аенда Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә хәйрия акцияләреннән тыш, мәчет янын төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Маркс районы имамы Арслан хәзрәт Тимербулатов сүзләренчә, Рамазан аенда шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә җылытыла торган идән ясаганнар һәм яңа плитә җәйгәннәр. Моннан тыш, Кызыл урамындагы мәчет янына яңа асфальт җәйгәннәр. Мәчеттә ремонт һәм төзекләндерү эшләре карантин вакытында үткәрелгән.

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре партиянең Генераль советы президиумы утырышында сөйләде. Республика парламентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. «Бердәм Россия» беренче булып федераль масштабта дистанцион тавыш бирү уздырды. Тавыш бирүгә башлангыч нәтиҗә ясауда партиянең Татарстан бүлеге тәҗрибәсе билгеләп үтелде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда коронавирус симптомнарын атады

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус йоктырган өч яшькә кадәрге балаларда күзәтелә торган симптомнар турында сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Андый балаларның борынына томау төшәргә, тамагы авыртырга, эче авыртырга, диарея булырга, температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. «Бу симптомнарның барысы да озакка сузылмый, һәм иң мөһиме, балалар өч яшькә кадәр барысыннан да азрак авырый, авыру үзе бик җиңел уза», — диелгән стопкоронавирус.рф.... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Әфганстан фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килешү имзалаячак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан һәм Әфганстан Ислам Республикасы фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килешү имзаларга планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Казан — Мәскәү — Кабул» телекүпере вакытында республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белдерде. «Ике фәннәр академиясе бергә уңышлы эшләсен өчен килешү кирәк. Коронавирус пандемиясе тәмамлангач, хезмәттәшлекне активлаштырырга, делегацияләр белән алмашырга телибез», — диде вице-премьер. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәйге лагерьларга якынча 46 мең бала бушлай йөри алачак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 елның җәендә авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 46 меңгә якын бала сәламәтләндерү лагерьларына юллама алачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов онлайн-трансляция барышында сөйләде. «Ел дәвамында балалар сәламәтләндерү лагерьларына 55 мең юллама һәм җәй буена 45,9 мең юллама бирелә. Юллама бәясе 100 процент компенсацияләнәчәк. Баланы җәйге сәламәтләндерү лагерена бушлай җибәрү өчен мөмкинлек тудырыла», — диде Дамир Фәттахов. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» премиясе финалына үтте

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шамил Идиатуллинның «Бывшая Ленина» китабы «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итә. Бүген әдәби премиянең унбишенче сезон кыска исемлеге дөнья күрде. «Большая книга» әдәби премиясенә 13 китап чыккан. Лауреатлар ел азагына кадәр билгеләнәчәк. Беренче премия лауреаты 3 млн сум акча алачак. XV сезонда әдәби премиягә Россия, Белоруссия, Грузия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 294 әсәр дәгъва иткән иде. Озын исемлекне прозаик Михаил Бутов җитәкчелегендәге Экспертлар советы сайлаган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирустан массакүләм вакцинацияне көзен ясарга җыеналар

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 яңа коронавирусыннан массакүләм вакцинация бу елның көзендә башланырга мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Вакцина өстендә эш тулы көчкә бара, без нәтиҗәләр көтәбез. Белгечләр әйтүенчә, уңышлы булган очракта, көз көне үк массакүләм вакцинация башланачак», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. «Әлегә барыбызга да инфекция куркынычын исәпкә алып яшәргә өйрәнергә кирәк», — диде Дмитрий Чернышенко.

Tatar-inform.tatar 

101 яшьлек әбинең кызы: 80 яшьтә дә әниле булe — зур бәхет «Ватаным Татарстан»

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова).  Хәбирә Җиһаншина зур, чиста-пөхтә, бар җире каралган матур йортта бердәнбер баласы — кызы Сабирә апа тәрбиясендә гомер кичерә. Хәбирә апаның да, ул буынга хас булганча, гомере эштә уза.    — Колхозда нинди авыр хезмәт булган, әнкәй барысын да эшләгән. Урман да кискән, окоп та казыган, таш юллар да салган. Әнинең: «Чәчүлек ташыганда чабаталар тишелеп, язгы бозлы судан яланаяк кайта идек», — дигән сүзләре истә. Әнкәй ир хатыны булып нибары алты ел гына яшәп калган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ТАССРның 100 еллыгы сайтында Татарстанның иң яхшы музее өчен тавыш бирү башланды

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсми сайтта республиканың иң яхшы музее өчен «Гасыр музеен сайла!» дигән тавыш бирү башланды. Тавыш бирүдә Казан музейлары катнашмый. Алар арасында иң яхшысын билгеләү өчен аерым конкурс үткәреләчәк. Республиканың төрле почмакларыннан — Яр Чаллының картиналар галереясеннән алып Ютазы районындагы музей-комплексына кадәр музейлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 100.tatarstan.ru сайтында оештырылган.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов кабинетына килгән коронавирус турында мультфильм төшергәннәр

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабинетына килгән коронавирус турында мультфильм төшергәннәр. Видео Инстаграм социаль челтәрендә «Татарстан News» аккаунтында чыкты. Роликта «Миңнехановның кабинетында ниләр булганын бик азлар белә. Күптән түгел генә Ирек мәйданында нәкъ менә шундый очрашу узды», диләр. Антропоморф коронавирус Миңнеханов янына килә. Татарстан Президенты Зөләйха исемле сәркатибеннән «коронавирусны ник керттең», дип сорый. «Мин булмасам, „Зөләйха күзләрен ача“ сериалын беркем дә карамас иде»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә чыга торган журналның яңа саны татар галиме Рәшит Рәхмәти Аратка багышланган

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Анкара шәһәрендә яшәүче филолог, язучы Роза Корбан танылган татар тюркологы, профессор Рәшит Рәхмәти Арат (1900-1964) турында мәкалә чыгарган. Ул «Төрки дөнья тикшеренүләре фонды» ның «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналындагы май-июнь ае санында галимнең тууына 120 ел туу уңаеннан нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте. «Хәзерге Әтнә районына кергән Иске Әҗем авыл... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә кинотеатрлар июль уртасында ачылачак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын бетергәч, июль уртасында кинотеатрлар ачылачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Министрлар Кабинетындагы брифингта сөйләде. Бу турыда «Интерфакс» яза. Июль уртасында музейларга кереп булачак. Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, театрлар һәм концерт заллары чикләүләрне бетерүнең соңгы этабында ачылачак, шуңа күрә бу соңрак булачак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның авыл районнарында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Инвесторлар клубының онлайн утырышында әйтте. Бу турыда төбәк бизнес-омбудсмены аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә. Авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ турында Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Диана Миндубаева сөйләде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан экологлары фотокапкын ярдәмендә 70 тәртип бозу очрагын ачыклаган

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстан экологлары табигать саклау турындагы канунны бозуның 70тән артык очрагын фотокапкын ярдәмендә ачыклый алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте. «Фотокапкын кулланып, эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез. Район башкарма комитетларыннан ярдәм күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр килә тора», — диде ул. Урынбасар әйтеп узганча, Татарстанда узган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн форматта узачак

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе советы, Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Россия Президенты каршындагы Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә, «Сабантуй-2020» бәйрәмен интернет мәйданчыкларда онлайн уздыру турында карар кабул итте. Бу турыда Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыручылар сүзләренчә, программада тугандаш... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Ванюшино күлен пычратуда катнашкан гаепле кешеләрне ачыклаганнар

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Экологлар Салмачи бистәсеннән ерак түгел урнашкан Ванюшино күлендәге чүплекләрнең оештыручыларын тапкан. Хокук бозучыларга тиздән күрсәтмә биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров сөйләде. «Ванюшино күленә бардык, су объектының яр буенда калдыклар булуын ачыкладык. Росреестр белән берлектә җир кишәрлекләренең алты хуҗасы билгеләнгәнен белдек. Калдыкларны ташлау факты буенча хокук бозулар бетерелсен өчен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда йөрәк авыруыннан интегүчеләр хастаханәгә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда йөрәк авыруыннан кешеләр, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркып, хастаханәләргә сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы, Казандагы 7нче хастаханәнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте. «Пациентлар хастаханәгә барудан баш тартуны изоляция шартларында өйдә калырга теләүләре белән аңлата. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының тотрыклы үсешкә чыгуын төп бурыч дип атады

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубының чираттагы утырышында Татарстан икътисадын тотрыклы үсешкә чыгару төп бурычларның берсе булуын әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Онлайн-киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов төбәккә ышанып, биредә үз производстволарын урнаштырган барлык инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул республика икътисадының төп тармакларын санап чыкты һәм һәр районда диярлек муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары булдырылуын әйтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«ТЭМПО» заводы үзендә зарарлы матдәләрне бетерү буенча план әзерләгән

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Тукай районы һәм Чаллы халкы мөрәҗәгате белән экологлар «ТЭМПО» заводында тикшерү уздырган. Аның нәтиҗәләре турында бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте. «Әлеге территориядә федераль һәм региональ әһәмияткә ия булган объектлар урнашкан. Биш предприятиене тикшердек, шуның икесе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте аналитик үзәге Татарстанга икътисадны үстерү өчен тәкъдимнәр юллый

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте һәм «РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» оешмасы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Документны имзалау Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм үзәк башлыгы Константин Калинин катнашты.  «Аналитик үзәк җитәкчесе вазифасында Сез хезмәттәшлек турында имзалаган беренче килешү. Читать дальше...


Посол США рассказал о "тряске" в Вашингтоне из-за поездки Путина по Азии

Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Врач назвал опасные последствия употребления энергетиков

Мужчина и его мать погибли из-за пожара в Москве 23 июня



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Москве потушили пожар на бывшем заводе МиГ

NYT: Визит Путина в КНДР и Вьетнам реализовал худшие опасения США

«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, ЗЕЛЕНСКОГО?!» О ДЕЛАХ ГОЛУНОВА, САФРОНОВА, СКРИПАЛЕЙ НАПИСАН ДОКЛАД.

Врач назвал опасные последствия употребления энергетиков

Музыкальные новости

Космос – Динамо Владивосток: прогноз на матч 25 июня 2024 года, Вторая Лига

Диарея и рвота обеспечены: назван самый опасный регион для летнего отдыха в России

ЧЭРЗ закупил современное оборудование в рамках инвестпрограммы

Уникальные места России. Военно-патриотический комплекс “Патриот” — одна из достопримечательностей Каменска-Шахтинского

Новости России

Неопределенность не помещает. Доллар поднимется до «сотки». Назван срок

Перебежчик и дочь бесследно исчезли: Россия так и не получила ответов. "Операция Ирис" продолжается?

Предсказание отрубленной головы. Как умер директор Музея кочевых культур

Тульского борца Сергея Семенова не допустили до участия в Олимпийских играх в Париже

Экология в России и мире

Есть или не есть кровянку, прокомментировал гастроэнтеролог Садыков

Культурное лето с Dhawa Ihuru

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

Почти 1000 человек приняли участие в «МедЗабеге»

Спорт в России и мире

Калинская обыграла Азаренко и вышла в финал турнира в Берлине

Калинская оценила выход в финал турнира в Берлине и вспомнила о Синнере

Касаткина проиграла Соболенко на турнире WTA в Берлине

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Moscow.media

Audi работает над кроссовером RS Q6 e-tron с агрегатами от Porsche Macan Turbo

Бабушка не дошла за внучкой в детсад: в Орле на пешеходном переходе машина сбила женщину-пенсионерку

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *