Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июнь
2020

Новости за 05.06.2020

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама сәнәгатьчеләре балалар хастаханәсенә берничә мең данә битлек биргән

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама сәнәгатьчеләре балалар хастаханәсенә берничә мең данә битлек, респиратор, саклагыч киемнәр бүләк итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Компания тарафыннан шәхси саклану чаралары — берничә мең данә битлек, респиратор, табиб-инфекционистлар өчен саклагыч күзлек һәм комбинезоннар тапшырылган. Аларны «Татнефть» коллективы исеменнән «Татнефть-Нефтехим» ИК» ҖЧҖ директоры Гүзәл Хәбетдинова алып килгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районының Надеждино авылында йөз урынга исәпләнгән яңа клуб булачак

(Питрәч, 5 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ләйсән Мифтахова). Питрәч районының Надеждино авылында йөз урынга исәпләнгән яңа клуб төзелә башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Надеждино авылындагы клубның иске бинасы авария хәлендә иде. Шуңа күрә аны сүттеләр, ә территорияне тигезләделәр. Бүген биредә яңа бина өчен нигез салу эшләре бара. «Биредә бер техника эшли — монолит фундамент астына траншея казый. Бу атнада монолит нигез сала, фундамент блокларын кабул итә башлыйбыз. 14 көн дәвамында әлеге эшне тәмамлап... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарлар тарихына багышланган Бөтенроссия «Тарих эзләреннән» бәйгесенә йомгак ясалды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татар халкы тарихына багышланган Бөтенроссия «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгене Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Быел ул 7 нче тапкыр узды. Бәйгегә рәсемнәр Татарстанның 36 районыннан һәм Россиянең 13 регионыннан килде: Мәскәү шәһәре, Пермь крае, Новосибирск, Төмән, Омск, Түбән Новгород... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 йоктырган Саратов мөфтие Мөкаддәс хәзрәт реанимациядән палатага күчерелгән

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 йоктырган Саратов мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов реанимациядән палатага күчерелгән. Бу хакта ул үзенең Facebook аккаунтында хәбәр итә. «Бүген, 2020 елның 5 июнендә, мине реанимациядән палатага күчерделәр. Тормыш һәм үлем хуҗасы булган Аллахка рәхмәт! Бик катлаулы шартларда эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга зур рәхмәтемне белдерәм! Һәм, әлбәттә, минем сәламәтлегем өчен дога кылучыларга рәхмәт. Үзегезне саклагыз!», — дип яза ул.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда тәрбиячеләр полилингваль балалар бакчаларында эшләү өчен әзерлек үтте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда төзелә торган полилингваль комплексларның балалар бакчаларында эшләү өчен тәрбиячеләр яңадан әзерлек узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Докладчы сүзләренчә, полилингваль белем бирү комплекслары белән хезмәттәшлекне оештыру өчен мәктәпкәчә оешмалар билгеләнгән. «Бу балалар бакчалары турыдан-туры ул комплексларда булмаячак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 6 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе, иртән һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алдарак «Татар-информ» 6 июньдә төнлә +10..+16, ә көндез +18...+24 градус җылы булачак дип язган иде. 7 июньдә яңгыр явуы, урыны белән яшен булуы көтелә. Төнлә 10-15, көндез 21-26 градус җылы булыр дип фаразлана.

Tatar-inform.tatar 

Министрлык мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бакчада төркем булмау проблемасын әйтте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар булдыру кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде. «Бүгенге көндә кайбер муниципалитетларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем дә каралмаган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәпкәчә белем бирүне... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Голландия белгечләре Самосырово чүплегендәге газга анализ ясады

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Нидерланд экспертлары Самосырово калкулыгындагы чүплектә җыелган газны тикшергән. Бу хакта онлайн-трансляция барышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. «Без Голландиядәге коллегаларыбызны чакырдык, алар аннан күпме энергия алырга мөмкин икәнен белү өчен газ анализы ясады», — диде Шадриков.  Көнбатыш белгечләре Самосырово калкулыгы территориясенә дегазация ясау өчен кирәк булачак генераторларның куәтен исәпләп чыгарган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Һадиуллин балалар бакчасы өчен түләүдәге үзгәрешләрне аңлатты

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен баланың бакчага йөрүен исәпкә алып үзгәртү турында аңлатты. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде. Министр урынбасары әйтүенчә, әгәр бала бакчага йөрмәгән булса, 12 майдан түләүнең даими өлеше киметелә. «Ата-аналарга бернинди гариза да язарга кирәкми, өстәмә документлар таләп итмибез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

1 сентябрьгә Татарстан мәктәпләрен югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәчәкләр

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 1 сентябрьгә Татарстанның барлык мәктәпләре дә ВОЛС технологияләре (җепселле-оптик элемтә) буенча югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының муниципаль берәмлекләрдә илкүләм проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында хәбәр итте. «Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернет үткәреләчәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда яшәүче экоактивистка Путинга «Россия суы» акциясендә катнашырга тәкъдим итте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген РФ Президенты Владимир Путинга «Чиста булачак» Татарстан яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашырга тәкъдим итте. Дәүләт башлыгының ил волонтерлары белән аралашуы Эколог Көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көнендә онлайн-режимда узды. Татарстаннан турыдан-туры кушылу Казандагы «Түбән Заречье» пляжы территориясендә, Казан Кремле фонында булды. «Без сезнең белән Эколог Көнендә очрашабыз, шуңа... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 30 еллык юбилеен билгеләде

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 30 еллык юбилее алдыннан иң яхшы хәбәрчеләрне, фотографларны һәм редакторларны мактау грамоталары белән бүләкләде. «Татар-информ» агентлыгын ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. «"Татар-информ"ның киләчәге искиткеч. Ул күбрәк эшләргә, кызыклы яңалыклар, вакыйгалар бирү өчен алга омтыла. Бәйрәм үзе үк киләчәккә омтылган», — диде ул һәм үзе дә биредә эшләвен, бу... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ике ел эчендә балалар бакчаларында 10 меңнән артык урын булдырылачак

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 2020-2021 елларда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга 10 меңнән артык урын булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыруга финанслау 2020 һәм 2021 елларда каралган. 5 меңнән артык урын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Япония татарлары чыгарган «Япон мөхбире» журналы ачык кулланылышка урнаштырылды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге 1931 елда Япониядә нәшер ителгән «Япон мөхбире» дип исемләнгән журналны ачык кулланылышка чыгарды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе Илһам Гомәров сөйләде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 2-3 февральдә АКШка сәфәр кылды. Шундагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага бүләк буларак 1933-1934 елларда чыккан „Яңа япон мөхбире“ журналының 14 номерын тапшырды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нефтекама шәһәрендә «Гүзәлем» бәйгесе яңа форматта узды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Нефтекама шәһәренең Иҗат сараенда традицион рәвештә «Гүзәлем — 2020» матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Быел бәйге дистанцион рәвештә узган. Анда тугыз башкорт һәм татар кызы катнашты. Катнашучылар онлайн-режимда дүрт сынау узды. Жюри катнашучыларның башкорт яки татар телен белү дәрәҗәсен, табигый чибәрлеген һәм сөйкемлелеген, үз фикерләрен төпле һәм креатив итеп җиткерү сәләтен, башкару осталыгын бәяләде. «Тамашачылар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Галиев мәчетендә беренче җомганы республика мөфтие алып барды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына кабаттан ачык ишекләр белән каршы алды. Күптән көтеп алынган җомга көнендә дин кардәшләребез, ТР МДН Голамәләр шурасының тәкъдимнәрен истә тотып, гыйбадәтханәләргә — Аллаһы йортларына җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан Галиев мәчете дә шушы куанычлы көнгә алдан зур әзерлек чаралары күрде. Намазга килүче дин кардәшләребезгә мәчет хезмәткәрләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Конституциягә тавыш бирү көнендә Хезмәт батырлыгы шәһәрләрен сайларга планлаштыралар

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме өчен тавыш бирүне РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрергә планлаштыралар. Казан — мактаулы исем алуга дәгъва кылучы шәһәрләрнең берсе. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр. «Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе урынбасары, «Тарихи хәтер» партпроекты координаторы Александр Хинштейнга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда шәхси балалар бакчаларына ташламалы сертификатлар кертүне тәкъдим иттеләр

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов урын булмау сәбәпле, балалары дәүләт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә эләгә алмаган ата-аналарга шәхси балалар бакчаларында урыннар алырга мөмкинлек бирүче сертификатлар кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдерде. Баланы шәхси балалар бакчасына йөртү 12 меңнән артыгракка төшә, дип белдерде Тимур Ногманов. «Акчаларның күп өлеше ата-аналардан алына... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда июнь һәм июль айларында кайнар суны туктатып тору графигы билгеле булды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Казан мэриясе «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә (Казан җылылык челтәрләре) караган торак йортларда кайнар суны өзү графигын бастырды. Суны җылылык челтәрләрен төзекләндерү һәм гидроопрессовкалау белән бәйле рәвештә өзәләр. Суны өзү этаплап башкарылачак: 9-22 июньдә, 15-17 июньдә, 15-28 июньдә, 18-28 июньдә, 29 июньнән 12 июльгә кадәр. Кайнар суны өзү тәртибе белән әлеге сылтамага кереп танышырга була.

Tatar-inform.tatar 

ТР Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтүне хәл итәчәк

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта онлайн-конференция барышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте. «Без сезнең белән бергә әлеге категориядә федераль үзәк буенча ничек эшләячәгебезне караячакбыз. Без сезне ишеттек, бу мәсьәләне эшләп бетерәчәкбез», — диде министр. Эшмәкәрләр проблемасы турында «Сәүдә агентлыгы» компаниясе җитәкчесе Зөфәр Хәкимҗанов әйтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балалар студиясендәге татарча дәресләргә Казан балалар бакчалары да кушылды

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ нең балалар медиалабораториясе һәр җомга көнне сәгать 10.00 да рәсем дәресләре үткәрә. Әлеге татарча дәресләргә Казан балалар бакчалары да кушылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова төрле алымнарны кулланып рәсем ясаганын балалар күзәтеп тора, баш мөхәррир Зилә Хөснетдинова татарча сөйләп-аңлатып бара. Дәресләрдә барлык балалар да бушлай катнаша ала. Алар онлайн рәвештә zoom һәм инстаграмда @salavatkupere аккаунтында туры эфир аша бара. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ABC.ru маркетплейсы башлыгы Миңнехановка Татарстанда логоүзәк ачу планнарын сөйләде

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейсына нигез салучы, инвестор Алексей Банников белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Уртак инвестицион проект — „Яшел Үзән“ сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк булдыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Баштарак компания проектта катнашуга кызыксынуын белдергән иде. Банников Яшел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына браузер уены эшләп чыгардылар

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына браузер уены эшләп чыгардылар. Интернет-кулланучылар  «События» сайтында игътибарлылыгын һәм реакциясен сынап карый ала. Быел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 30 ел тула. Агентлыкны оештыру турында карарга 1990 елның 6 июнендә Минтимер Шәймиев кул куя. «Татар-информ» СССРда һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды. Яңалыклар тасмасында көн саен рус телендә 250 һәм татар телендә 60тан артык яңалык чыгып бара.

Tatar-inform.tatar 

Сафакүл районында Урал татарларына багышланган җыентык дөнья күрде

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Сафакүл районында туган якны өйрәнүчеләрнең «Урал аръягы һәм Көньяк Урал татарлары. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган мәкаләләр җыентыгы 150 экземплярда басылып чыкты. Әлеге материал тиздән авыл һәм мәктәп китапханәләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Җыентыкка авыллар тарихы, Беренче бөтендөнья һәм 1812 елгы сугышларда катнашкан Сафакүл районы мишәрләре, юкка чыккан авыллар һәм Жданов исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы турында мәкаләләр кертелгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Галиев мәчетендә карантиннан соң беренче җомга намазы урамда укылды

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Галиев мәчетендә карантиннан соң беренче җомга намазы узды. Мәчет эчендә урыннар чикле булу сәбәпле, урамда да гыйбадәт кылдылар. Намазга килүчеләр маска һәм перчаткадан булырга тиеш. Намаз укучылар ян-яктан келәмдә ясалган ике бүлемне һәм алдан берәр рәтне буш калдырып урнаштылар. Мәчет эчендә ир-атлар гына намаз укыды. Анда сыймаган кешеләр мәчет янында урамда урнаштылар, намазлыкларны җиргә җәймәс өчен берничә буй тукыма җәелгән иде. Җомга намазына йөзләп кеше килде... Читать дальше...


Американцы пустились по следам Путина. В Ханой отправлен специальный визитёр

В Ростове из-за прорыва водовода несколько улиц остались без воды

Зарядные устройства в столичном метро пользуются популярностью у москвичей

Журналист Зарубин показал видео знакомства Путина с двумя пхунсанами в КНДР



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Журналист Зарубин показал видео знакомства Путина с двумя пхунсанами в КНДР

Рейс из Екатеринбурга в Москву задержали из-за поломки шасси

Икону «Святая Троица» установили на ее историческом месте в Троицком соборе

Американцы пустились по следам Путина. В Ханой отправлен специальный визитёр

Музыкальные новости

«Как можно сравнивать "Черный квадрат" и "ГЭС-2"» // Франческо Бонами о выставке в Москве

Память Виктора Цоя почтили в Пскове в день его рождения

Посол США Эмануэль: Вашингтон разозлил визит Путина в КНДР и Вьетнам

Газпром обновил рекорд суточных поставок газа российским потребителям

Новости России

“Зачем врать?” – в Сети накинулись на Навку, совравшую о похоронах Заворотнюк

Финский автопром?! Был и такой — и вот что с ним стало

Учащиеся ставропольских вузов выступили на тракторах на Всероссийском Дне поля

Американцы пустились по следам Путина. В Ханой отправлен специальный визитёр

Экология в России и мире

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Крупный российский туроператор начал продажи туров в Таиланд со скидками 15%

Kenzo, коллекция menswear весна-лето 2025

Продвижение Песни или Музыки в YouTube, RuTube, ВКонтакте, ЯндексДзен и других видеоплощадках!

Спорт в России и мире

Новак Джокович будет вторым сеяным на Уимблдоне, Карлос Алькарас — третьим

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона

Грузия сыграла вничью с Чехией на Евро, Калинская вышла в финал Берлина. Главное к вечеру

Шокирующая информация появилась о здоровье Елены Рыбакиной

Moscow.media

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

Тихая Ладога...

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *