Чирмешәндә умартачылар соравы буенча карабодай чәчкәннәр
(Чирмешән, 17 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте җитәкчелеге умартачылар җиткергән гозерне үтәү йөзеннән, быел 30 гектарда карабодай чәчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге культура инде чәчәктә, умарталар аннан бал җыя. Чирмешән балчылары узган ел ахырында үткән умартачылар җыенында «ЧИРМЕШӘНАГРО» җитәкчелегеннән район үзәге янәшәсендәрәк карабодай үстерүне сораганнар иде. «Бу үсемлекне «Кояшлы» балалар ял лагерена алып баручы юл чаты янәшәсендәге кырларга чәчтек, ул чәчәк атты. Читать дальше...