Актанышта юбилейларга багышланган велоузыш башланды
(Актаныш, 10 июнь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Бүген, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, район төзелүгә 90 һәм Актанышның 310 еллыгына багышланган велоузыш башланды. Ул ике көн дәвамында барачак һәм тулысы белән районны колачлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Беренче көнне спортчылар 73 километр араны узарга ниятли. Велоузыш барышында 12 авыл җирлегендә булып, тарихы белән танышып махсус әзерләнгән истәлек билгеләре дә тапшырылачак. Шундый очрашуларның тәүгесе Уразай җирлегендә узды. Читать дальше...