Әгерҗегә өченче тапкыр азык-төлек җыелмалары китерделәр
(Әгерҗе, 11 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 11 июньдә Әгерҗегә өченче тапкыр азык-төлек җыелмалары белән фура килде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында әлеге ярдәмне 735 гаилә алачак. Тартмаларны бушатуда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев шәхсән үзе катнашты. Шул ук көнне Азат Вәлиев Әгерҗедән күп балалы Гаяновлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды. Татьяна белән Рәфис өч бала тәрбиялиләр, шуларның иң кечесенә 2 яшь. Авылларда җыелмаларны авыл җирлекләре башлыклары тапшырачак. Читать дальше...