Айдар Метшин Түбән Каманың йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр белән сөйләште
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Айдар Метшин видеоконференция режимында Түбән Каманың йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче белгечләр белән сөйләште. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта дәвалау учреждениесендә 59 белгеч эшли: 15 табиб, 32 шәфкать туташы һәм 12 санитарка. Айдар Метшин табибларга һәм медперсоналга барлык түбәнкамалылардан сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук аларның үз гаиләләре һәм туганнары янына исән-сау кайтуларын теләде. Читать дальше...