Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы ачканнар
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы уңышлы эшли. Аны Джейхун Намазов һәм аның улы Руслан Ефремов ачкан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу азык-төлек продуктларына кибетләрнең дә, шулай ук рестораннарның да ихтыяҗын өйрәндек. Сөләйман (лосось) балыгына, бигрәк тә, керкә балыгына ихтыяҗ зур икәнен белә идек без, әмма аны җитештерү урынын дөрес сайлый белергә кирәк иде. Башта үзебезнең көчкә ышанып башладык... Читать дальше...