Аксубай ветераннары үз гаскәрләренең мемориалына символик ракета урнаштырды
(Аксубай, 31 май, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районында яшәүче төрле елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатлар үз гаскәрләренең мемориалы янына җыелды. Алар стратегик билгеләнештәге Кораллы көчләр символы — ракета урнаштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Виталий Маркин тимер ракетаны үз куллары белән ясаган. Материалларны Евгений Федоров тәкъдим иткән. Ракетаны алдан ук Павел Крюков, Александр Петров, Шамил Гыйниятуллин әзерләгән нигезгә урнаштырдылар. Читать дальше...