Белем көнендә Нурлатта «Ак Барс» спорт үзәге ачылды
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында «Ак Барс» спорт үзәге ачылды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Модульле чаңгы базасында чаңгы спорты, җиңел атлетика, скандинав һәм спорт йөреше белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Монда 100 чаңгы экипировкасы комплекты бар, аларны прокатка алырга мөмкин. Үзәктә чишенү бүлмәсе, душ кабинасы, бәдрәф, тренер бүлмәсе, чаңгы саклау урыны бар. Шулай ук кар мотоциклы да бар, ә чаңгы трассасына яктырткычлар куйдылар. Читать дальше...