Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Сентябрь
2020

Новости за 07.09.2020

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада тимер юл аша ике юлүткәргеч ачылды

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Көньяк автоюлда тимер юл аша ике яңа юл үткәргеч ачылды. Тантанада Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан транспорт министры Ленар Сафин һәм Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Юл үткәргечләр Түбән Кама өчен стратегик әһәмияткә ия. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскиның татар эшмәкәрләре Кайбыч районында тәҗрибә уртаклашты

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның бер төркем татар эшмәкәрләре һәм җирле автономия әгъзалары якыннан танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен республикабызның Кайбыч районында булып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Семберлеләрнең бу беренче генә эшлекле сәяхәте түгел, узган ел алар Мордовия, Чувашия республикаларында булып, анда эшмәкәрлек белән кәсеп итүче татар авылларында хәләл ризык җитештерү, фермер хуҗалыкларын һәм гаилә фермаларын оештыру эшчәлеге белән танышып кайттылар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алинә Заһитова «Ледниковый период» тапшыруын алып барачак

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ледниковый период» телепроектын алып барачак. Бу хакта проектның продюсеры Илья Авербухка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, быел спортчы күнегүләрне яңадан башлап җибәрде. 2020 елның җәендә фигуралы шуу остасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә көндезге бүлеккә укырга керде.

Tatar-inform.tatar 

Чит илдән кайтуга өлкәннәр белән бергә барлык балалар да Covid-19га тест узарга тиеш

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Эвелина Кисилева). Барлык балалар, яше нинди булуга карамастан, Татарстанга чит илләрдән кайтканнан соң, яңа коронавирус инфекциясенә тест узарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде. «Яшь чикләнмәгән. ПЦР алымы белән Covid-19 вирусына анализ яшенә карамастан теләсә кайсы заттан алына», — дип билгеләп үтте республика ведомствосы җитәкчесе. Марина Патяшина... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җәббаров авыл хуҗалыгы өлкәсендә имгәнүләрнең кимүе турында сөйләде

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә производствода имгәнүчеләрнең кимүе күзәтелә. Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына сылтама белән шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ләкин бу тынычланырга сәбәп бирми. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәяләп бетергесез, һәм аны һәрвакытта да кире кайтарып булмый»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда табиблар коронавируска антитәнчекләргә ике хастаханәдә тикшереләчәк

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның үзәк округы буенча медицина хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр булуга тикшерүне йогышлы авырулар хастаханәсе һәм шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде. «Үзәк округ буенча, ким дигәндә, ике база сайланган — бу... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Атна уртасында Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын билгеләүче җылы антициклон акрынлап көньяк-көнчыгышка күчә. Төньяктан килүче циклоннарның актив фронталь бүлекләре үзләре белән яңгыр, көчле җил  алып килә, температура сизелерлек төшәчәк, ди синоптиклар. Чәршәмбе, 9 сентябрьдә, төбәктәге һава торышына салкын атмосфера фронты йогынты ясаячак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Грипп һәм Covid-19 турындагы сорауларга татарстанлыларга туры эфирда җавап бирделәр

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстанда җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды. Беренче туры эфирда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков катнашты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Соңгы вакытта республика территориясендә һава шартларын билгеләүче антициклонның көньяк-көнчыгышка күчүенә карамастан, һава торышы үзгәрмәячәк, дип белдерә синоптиклар. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Патяшина Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы төркемендә Covid-19га иммунитет булуын әйтте

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар Татарстанда Covid-19 инфекциясенә каршы антитәнчекләр булган иң күп санлы төркемнәрнең берсе. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Без Татарстан Республикасында популяция иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренүләр уздырдык. Бездә халыкның 31 проценты Covid-19 вирусын йоктырган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда фатирда янгын чыккан, күршеләре фатирыннан чыга алмыйча ярдәм сораган

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда фатир янган, күрше фатирда яшәүче хатын-кыз өеннән чыга алмыйча ярдәм сораган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 14.32 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов урамындагы 55нче йортта фатир януы турында хәбәр килгән. Янгын чыккан фатирда кеше булмавы ачыкланган, әмма күршесе ярдәм сораган. Янгын сүндерүчеләр төтен кергән күрше фатирдан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин: Авылларда яшәүчеләр президент программаларының уңай йогынтысын сизә

(Бай Сабалар, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстанда гамәлгә ашырыла торган президент программалары биш елдан республиканы танымаслык итәчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районына эш сәфәре вакытында шундый фикер белдерде. «Торак пунктлар яхшыра, кешеләр моны сизә. Алар белән ишегалдын төзекләндерү буенча киңәшәбез, алар катнашында күп нәрсә эшлибез. Бу бурычлар халык белән хәл ителә, димәк, алар башкарылган эшкә сакчылрак булачак. Ул чагында алар эскәмияне әйләндереп куймаячак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сабурскаяга «Кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесе тапшырылды

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Россиянең баш омбудсмены Татьяна Москалькова ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесен тапшырды. Ведомство бүләген тапшыру тантанасы Казанда «түгәрәк өстәл» утырышында узды. «Татарстан - матур милли киемнәр һәм кабатланмас татар ашлары гына түгел, ә бик күп проблемалар да. Мин чын күңелдән бу залда утыручыларның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус белән авыру чыганаклары юк

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәп укучылары, укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясен йоктырмаган. Бу хакта «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Бүген 7 сентябрь, бер атна балалар мәктәпкә йөрде. Балалар, педагоглар, мәктәпнең башка хезмәткәре арасында да яңа... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

5,3 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» схемасы буенча тавыш бирергә тели

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). «Мобиль сайлаучы» системасы буенча көзге сайлауларда тавыш бирергә теләүче татарстанлылар саны 5,3 мең кешегә җитте. Механизм кайда теркәлүгә карамастан, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана. Документларны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга була, шуңа күрә ашыгырга кирәк», — диде Андрей Кондратьев. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә евро бәясе соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр 90 сумнан арткан

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Евро курсы 2016 елдан беренче тапкыр 90 сумнан артты. Бу хакта ТАСС Мәскәү биржасы порталына сылтама белән хәбәр итә. Сатулар барышында Мосбиржада евро бәясе 90,1 сумга җитте. Мәскәү биржасында доллар курсы 76,11 сумга кадәр күтәрелде. Brent маркалы нефть фьючерсларының бәясе баррель өчен 41,94 долларга кадәр (-1,69%), ә WTI сортлары — баррель өчен 39,04 долларга кадәр (-1,84%) кимеде.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда М7 юлында ике машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында чит ил машинасы борылганда автомобильне бәрдергән. Һәлакәттә зыян күрүче бар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген 10.00 сәгать тирәсендә республиканың Минзәлә районында булган. «Фиат» автомобиле борылганда «Рено» җиңел машинасын үткәреп җибәрмәгән. Бәрелешүдән соң ике автомобиль дә юл кырыена чыккан. «Һәлакәттә «Фиат» автомобиле пассажиры зыян күргән. Ул күкрәге һәм башы авыртуга зарланган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында индустриаль парк үсешен уңай бәяләде

(Саба, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карады. Фәрит Мөхәммәтшинга вентилятор һәм катнаш азык производстволарын да күрсәттеләр. Байлар Сабасында парк «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Фәрит Мөхәммәтшин резидентлар белән аралашты һәм продукция белән танышты. Аерым алганда, ул Казахстан компаниясе эшли торган мәйданчыкта булды... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга пособиеләр артачак

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең тиешле карарын имзалады. Бер тапкыр бирелә торган түләү 814 сумга кадәр артачак. Уку әсбаплары сатып алуга пособие 2 мең 908 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң — 1 меңгә кадәр булачак. Төп гомуми белем бирү базасында квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирус инфекциясенең кайчан бетәчәге билгеле булды

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясен массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак. Бу максатка 2021 елның җәенә ирешергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург хәбәр итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза. «Без кирәкле күләмдә вакцина җитештерә алган вакытта, илнең барлык халкына һәм бөтен Җир шарының өлешчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Туризмын үстерү комитеты һәм Persepol келәмнәр студиясе татар мәдәни мотивлары белән «Татарстан рухы» келәменең иң яхшы дизайнына бөтенроссия конкурсы игълан итте. «Тарихи тамырларга кагыла торган традицион татар иҗатына таяну, шулай ук татар мирасын заманча интерпретацияләү дә булырга мөмкин», — дип хәбәр итте оештыручылар. Иң яхшы дизайнлы келәм Иранның Тәбриз шәһәрендә тукылачак. Аннары келәм Татарстан башкаласына кайтарыла һәм чараларда кулланылачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Патяшина Татарстанда барлык санитар чикләүләрне бетермәүнең сәбәбен аңлатты

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, ябылган барлык биналарны ачу куркыныч, чөнки салкын тию авыруларын йоктыру куркынычы бар. Бу хакта «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Әлегә бездә күңел ачу үзәкләрендә, сәүдә комплексларында балалар уен бүлмәләре ябык. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Туры эфир барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары, республика үсеше турында да сөйләячәк. Республика халкыннан килгән сорауларны туры эфир барышында алып баручылар Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов Татарстан Президентына бирәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәй айларында туристлар агымы 43 процентка диярлек кимегән

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәй айларында туристлар агымы 42,5 процентка диярлек кимегән. ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. «2020 елның июнь-август айларында туристлар агымы 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 42,5 процентка азайды», - дип искәрттеләр ведомствода. Шул ук вакытта, быелның августында республиканың туристлык үзәкләрендә ял итүчеләр июнь аена караганда дүрт тапкырга диярлек күбрәк булган. Казан Кремле белән 750 мең кеше танышкан... Читать дальше...


Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

Новые велопарковки появятся в округе

Бойцовские собаки напали на женщину с терьером в Котельниках

Более 500 велопарковок оборудовали в Москве в 2024 году



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

Более 500 велопарковок оборудовали в Москве в 2024 году

Новые велопарковки появятся в округе

Связанных с Пригожиным медиаменеджеров задержали накануне годовщины мятежа ЧВК "Вагнер"

Музыкальные новости

Память Виктора Цоя почтили в Пскове в день его рождения

В День памяти и скорби военнослужащие и сотрудники центрального аппарата Росгвардии возложили цветы к памятнику воинам войск правопорядка

Посол Эмануэль: Визиты Путина в КНДР и Вьетнам реализовали худшие опасения США

Продвижение Шансон Песен и Клипов ВКонтакте.

Новости России

Более 500 велопарковок оборудовали в Москве в 2024 году

Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

"Цена взмоет в небо": эксперт Михаил Хазин призывает россиян заранее купить это

В аварии с автобусом «Ставрополь — Москва» погиб 1 человек, 8 пострадали

Экология в России и мире

Новые портативные ирригаторы Revyline RL 410 Pink появились в продаже с курьерской доставкой по Сочи

Как россиянам получить визу на Кипр: туроператоры дали подробную инструкцию

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

Новый рекорд России: медитация Relax FM объединила 1699 человек

Спорт в России и мире

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Шокирующая информация появилась о здоровье Елены Рыбакиной

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Шнайдер проиграла Коччаретто в 1/4 финала турнира WTA в Бирмингеме

Moscow.media

В этом году отремонтируют два моста через Ручей на трассе Югорск – Таежный в Югре

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Одиночество.







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *