Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли
(Әлки, 12 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районында сайлауларның барышын 245 күзәтүче карап тора. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте, дип яза район газетасы. Районда тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылган. Һәр участокта күзәтүчеләр эшли. Базарлы Матакта 719нчы сайлау участогында булдылар. Биредә тавыш бирү барышына 9 күзәтүче контрольлек итә. Аларның икесе — Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре (берсе — «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусыннан). Читать дальше...