Биектау районының Кече Солабаш авылында «Хыял бакчасы» паркы ачылды
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районының Кече Солабаш авылында «Хыял бакчасы» паркы ачылды. Дөбъяз авыл җирлегенең барлык авылларында яшәүчеләр яңа паркны күрергә килде. Кунакларны трансформерлар каршы алды, чөнки паркка балалар күп килә. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза. «Кызганычка, безнең авылда мондый парк юк. Шуңа күрә без балалар белән һәр ял саен Кече Солабашка киләбез», — диде күрше авылда яшәүче Лилия Сабитова. Паркта вак-төяккә кадәр уйланылган, монда актив ял итү өчен барысы да бар. Читать дальше...