Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Сентябрь
2020

Новости за 20.09.2020

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районының урман тармагы ветераны ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән бүләкләнде

(Кукмара, 20 сентябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районыннан урман тармагы ветераны Васил Хәнәфиев «ТАССР төзелүгә — 100 ел» истәлек билгесенә ия булды. Бу турыда Лубян урман-техник көллиятеннән хәбәр иттеләр. Бүләкне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллияте студентларының квалификацион эшләр яклавы барышында тапшырды. Васил Миннегали улы Лубян урман хуҗалыгы техникумында 39 ел урман мастеры булып эшли.... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир билгеләделәр

(Мөслим, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ »). Мөслим районы поликлиникасына яңа мөдир итеп Рәйхана Рәшит кызы Әхкәмова билгеләнде. Ул моңа кадәр Сарман районы үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог, баш табиб урынбасары булып эшләгән. Шушы көннәрдә җирлеккә тагын бер белгеч — табибның кайтуы да көтелә. Бүгенге көндә районнан тугыз егет һәм кызы район юлламасы белән медицина югары уку йортларының бюджет бүлекләрендә белем ала.

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс»лылар үз капкаларына гол кертте, әмма уенда җиңә алды

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 5:3 исәбе белән җиңде. «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин өчен әлеге уен Континенталь Хоккей лигасында 300нчесе булды. Нәкъ бер атна элек әлеге ике команда Сочида көч сынашты. Ул уен белән чагыштырганда, ике команданың да составлары үзгәреш кичергән. Беренче уенда «Сочи» капкасын легендар капкачы Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклаган булса, бу уенда... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайның яшь талантлары «Йолдызлык» фестивалендә лауреат булды

(Азнакай, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Казан шәһәрендә узган «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион фестиваленең супер-финалында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Лилия Талипова җитәкчелегендәге «Лилия» хореография коллективы өченче дәрәҗә лауреат булды. Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» һәм Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге «Юлдаш» вокаль ансамбльләре дә 29 сентябрьдә гала-концертта чыгыш ясап, лаеклы бүләкләрен алачак.

Tatar-inform.tatar 

Мәсгут Имашевның 90 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зур милләтнең зур шәхесләре күп була, Мәсгут Имашев шундыйларның берсе булуын әйтте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров күренекле сәнгать әһелен котлап. Тинчурин театры сәхнәсендә Мәсгут Имашевның 90 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара. «Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Безнең Пермь краеның Барда төбәгеннән чыккан данлыклы шәхесләребез дә күп. Туксанынчы еллардагы милли хәрәкәтнең башында торган галим Рәшит Ягъфәров шуларның берсе. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Украина, Үзбәкстан, Грузия, Кыргызстан һәм Казахстанда коронавирус таралуы дәвам итә

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Украина, Үзбәкстан, Грузия, Кыргызстан һәм Казахстанда яңа коронавирус авыруы таралуы дәвам итә. Бу хакта « Анадолу » агентлыгы хәбәр итә. Украина сәламәтлек саклау министры Максим Степанов сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 2 966 очрагы теркәлгән, анда барысы 175 678 очрак расланган. Үзбәкстанда бер тәүлектә яңа типтагы коронавирус инфекциясен 363 кеше йоктырган, йоктыручылар саны 51 235кә җиткән. Грузия Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан цифрлы төбәкләр медиарейтингының топ өчлегенә керде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы цифрлаштыру өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының җәйге медиарейтингы лидерлары өчлегенә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. Татарстанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург  кына узып китә алган. Бәяләүнең критерие — цифрлаштыру ягыннан төбәкләрнең искә алынуы. «Кыска вакыт дәвамында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дүрт илгә Россиягә авиатранспорт белән керү өчен рөхсәт бирелде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Премьер-министр Михаил Мишустин Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея гражданнары һәм бу илләрдә яшәүгә рөхсәт алган затларга Россиягә һава пунктлары аша керүне тыюны гамәлдән чыгарды. Бу хакта « Российская газета » хәбәр итә. Хөкүмәт карары киләсе атнада бу дәүләтләр белән авиаэлемтә яңартылуга бәйле рәвештә имзаланган. 21 сентябрьдән Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь, 27 сентябрьдән Көньяк Корея белән авиаэлемтә яңартыла. Башкалаларга ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләрен атады

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). SIM-карталарны блокировкалауның төп сәбәпләре дип, паспорт мәгълүматының килешүдә күрсәтелгән мәгълумат белән туры килмәве, тискәре баланс һәм караклыкны атарга була. Бу хакта Россия сыйфат системасы җитәкчесе урынбасары Илья Лоевский «Российская газета»га сөйләгән. Белгеч аңлатканча, сигналны кабул итү дәрәҗәсе бик яхшы булып та, шалтырату мөмкинлеге булмау «симка»ны блокировкалау белән бәйле. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин. Беренчедән, блокировкалауның иң еш сәбәбе ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада чүп җыю буенча үзенчәлекле йөгереш узган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада бер сулык ярында студентлар һәм шәһәр укучылары уникаль акция үткәргән, алар чүп җыя-җыя йөгергән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Әлегә кадәр Түбән Камада мондый җыештыруны беркайчан да уздырмаганнар иде. Акция шунда ук халыкның игътибарын җәлеп иткән, күп кеше катнашырга теләк белдергән. Төрле уку йортларыннан җыелган волонтерларны командаларга бүленгәннәр. Алар йөгерешнең беренче ун минутында гына да йөз килограммнан артык чүп җыйган. Түбән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә көллиятне тәмамлаучылар өчен яңа вакансияләр сервисы барлыкка киләчәк

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Көллиятне тәмамлаучылар өчен вакансияләр белән тагын бер сервис булдырылачак. Проект «Цифрлы резюме» дигән исем алды. Бу турыда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) берлеге» матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «WorldSkills Russia көллиятне тәмамлаучылар һәм эш бирүчеләр өчен яңа вакансияләр сервисын — „Цифрлы резюме“ны булдыраю Ул WorldSkillsны тәмамлаучыларны потенциаль эш бирүчеләр белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм кырау турында кисәтә

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм кырау турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавы буенча, 20 сентябрь киченнән дүшәмбе киченә кадәр һава шартларының начараюы көтелә. 21 сентябрьдә төнлә һәм көндез Республикада секундына 20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән һава температурасы 0 градус, кырау булуы ихтимал.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда трассадан юл читенә очып төшкән машинаның пассажиры һәлак булган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трассадан җиңел машина юл кырына очып чыккан, пассажиры һәлак булган. Бу турына «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Авария бүген иртән Республиканың Чирмешән районында Светлогорск авылы янында була. 14нче модельле «Лада» машинасы трассадан юл читенә очып чыга һәм әйләнеп каплана. «Җиңел машинадагы 20-22 яшьлек егет һәлак булды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнчегә кадәр, ул һәлак булган иде инде», — ди шаһитлар.

Tatar-inform.tatar 

Эшсезләр дистанцион рәвештә белгечлекне үзгәртә алачак

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яңа закон проекты ярдәмендә эшсез калган кешеләр, мәшгульлек үзәкләренә бармыйча гына, «Россиядә эш» порталында белгечлекне үзгәртә ала. Моның өчен министрлык төрле белем бирү оешмаларын җәлеп итәргә планлаштыра, алар сайт аша эшләячәк. Бу хакта министрлык сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Нәкъ „Россиядә эш“ порталы ярдәмендә без мәшгульлек үзәкләрендә эшсезлек буенча пособиеләр алуны онлайн форматка күчердек. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иртән Казанда юл читендә туктап торган такси машинасында янгын чыккан

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда юл читендә туктап торган таксида янгын чыга. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 8.49 сәгатьтә 112 бердәм номерына Короленко урамындагы 73нче йорт янында «Лада» машинасының януы турында хәбәр килә. Иртәнге сәгать тугызда янгынны сүндерәләр. Янгын ике квадрат метр мәйданда була, сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Tatar-inform.tatar 

Иртәгәдән Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгәдән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады. Документ буенча, алдан ук Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә язма хәбәр биргән балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда коткаручылар кафе түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Казан үзәгендә урнашкан кафеның түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 15.25 сәгатьтә 112 бердәм номерына яшь егетнең Бауман урамында кафеның түбәсенә күтәрелүе турында хәбәр килә. Ул мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмый. Урынга икенче номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Баскыч ярдәмендә 19 яшьлек егеткә җиргә төшәргә булышканнар.

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирус сәбәпле кабаттан чикләүләр кертүгә алшартлар юк

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдән соң, коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россия яңадан чикләүләр кертәчәк дигән имеш-мимешләр ишетелә, әмма кабат карантин булуга әлегә алшартлар юк. Бу хакта «Российская газета»га Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович хәбәр итте. Мелита Вуйнович фикеренчә, чикләүләр кертү өчен алшартлар юк. «Мин имеш-мимешләрне шәрехли алмыйм, фактлар белән эш итәргә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын тоткарлау... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан укучыларын веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләрне өйрәнергә чакыралар

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан укучыларын «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәккә билет» федераль проектында катнашырга чакыралар. Укучылар анда веб-дизайнга һәм блокчейн-технологияләрен кулланып төрле мәсьәләләрне чишү юлларын табарга өйрәнәчәк. Бу хакта ТР Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 6-11нче сыйныф укучылары Иннополис университеты базасында сынау уза ала. Проектта катнашу өчен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Covid-19 авыруының 25 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. 24 очрак элемтә юлы белән йоктырылган, берсе читтән кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте. Авыручылар арасында 30 яшьтән 60 яшькә кадәр төркем вәкилләре өстенлек итә. Йоктыручылар саны буенча икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркем ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Ростовтан килгән машина катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте Аларның сүзләренә караганда, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан. «Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Белгеч көзге кәеф төшенкелегенә каршы тору ысуллары турында сөйләде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Көзге кәеф төшенкелеге — ике сезон арасында була торган табигый хәл, әмма режимны үтәгәндә һәм актив булганда аңа каршы торып була. Бу хакта ТАСС агентлыгына Психолог Елена Пояркова сөйләгән. Елена Пояркова салкыннар башлану белән көннәр кыскаруны, ә төннәр озынаюын, шул сәбәпле организмга кояш нурлары һәм Д витамины җитми башлавын искәртте. «Ул апатия, йокы килү, кәеф начараюны китереп чыгарырга мөмкин. Шул рәвешле психика тышкы шартларның үзгәрүенә җайлаша», — ди психолог. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Галимнәр өслекләрдән коронавирусны юк итүнең яңа ысулын ачыклаган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Өслекләрдән коронавирусны юк итүдә ультрашәмәхә ярдәм итә ала. Япония галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «Известия». Тикшеренүчеләрнең эше American Journal of Infection Control журналында басылып чыккан. Ультрашәмәхә коронавирус күзәнәкләренең 99,7 процентын юк итә ала. «Шул ук вакытта дулкынның озынлыгы 222 нанометр булырга тиеш, чөнки бу очракта ул тирегә үтеп керми һәм тере күзәнәкләрне җимерми», — дип белдерде галимнәр. Тикшеренүчеләр фикеренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Вирусолог Россиядә коронавирус таралуның үзенчәлеге турында сөйләде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Вирусолог, Россия фәннәр академиясе академигы Феликс Ершов Россиядә коронавирус эпидемиясенең башка илләрдәге кебек таралмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә коронавирус таралу үзенчәлекле. Башта зыян күрмәгән төбәкләрдә вирус таралу соңрак башланды», — дип белдерде табиб. Белгеч фикеренчә, Европа илләреннән аермалы буларак Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану турында сүз бармый. Илдә коронавирус белән авыручылар санының артуы эпидемиянең беренче дулкынының үсеше белән бәйле. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә кагылышлы төзәтмәләр кертеләчәк

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә бәйле төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков илнең Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең Генераль советы утырышында хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы. «Яңалыклар күп кенә хезмәткәрләргә дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Без кертелә торган үзгәрешләрнең хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар тудыруын яхшы аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул. Читать дальше...


Лолита выгуляла изумруд за миллион долларов

"Известия": аналитики зафиксировали снижение цен на новостройки в России

В СПЧ сообщили о перелимите в ростовском СИЗО

Вице-премьер Эфиопии заявил о намерении страны развивать связи с Россией



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Мигранты с оружием у стен Кремля: Диаспора пытается оправдать своих за свадьбу

Риелтор Сырцов: россияне купили более 8 тысяч квартир в Москве в мае

Рэп-исполнитель P. Diddy вернул ключ от Нью-Йорка мэрии после скандала из-за видео

В ГД предложили не считать превышением самообороны случаи проникновения в жилище

Музыкальные новости

Российские флаги снова вывесили на матче Евро-2024 между Англией и Сербией

Эрдоган рассказал о переговорах Фидана и Путина на тему выборов в курдских районах в Сирии

LG ДЕМОНСТРИРУЕТ ПРОФЕССИОНАЛЬНЫЕ ДИСПЛЕИ С УЛУЧШЕННЫМИ ВОЗМОЖНОСТЯМИ ИСКУССТВЕННОГО ИНТЕЛЛЕКТА НА ВЫСТАВКЕ INFOCOMM 2024

Сказка Ульгэра «Волшебные башмачки Элли» по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города» - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Новости России

Лолита выгуляла изумруд за миллион долларов

Как санкции против Мосбиржи и курс рубля повлияют на автомобильный рынок в России

В СПЧ сообщили о перелимите в ростовском СИЗО

Французский политик Филиппо: НАТО ускоряет движение к войне

Экология в России и мире

Неблагодарный батька или о чем говорил президент Белоруссии с делегацией Азербайджана?

Новый ирригатор Revyline RL 610 Green Dragon уже в продаже в Норильске

Концертный директор для музыкантов. Концертный директор для певцов. Концертное агентство в Москве. Букинг агентство. Организация концертов и гастролей.

Скидки по поводу и без от Mirihi Island Resort

Спорт в России и мире

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе

Moscow.media

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth

Женщина провалилась в яму в центре Саратова. Начата проверка

Башенный комплекс "Ний" (Ингушетия)

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *