Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Сентябрь
2020

Новости за 04.09.2020

Tatar-inform.tatar 

Әтнә районында яңартылган мәдәният йорты ачыла

(4 сентябрь, Казан, «Татар-информ», « Әтнә таңы »). Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында республика программасы буенча төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылачак. Ремонт эшләренә 12,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза район газетасы. Төзүчеләр тарафыннан түбә, тәрәзә рамнары, керү төркемнәре, ишекләр, санузеллар, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре ремонтланды. Моннан тыш, фасад яңартылган, бизәкләү эшләре башкарылган, бина тирәли отмосткалар торгызылган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районында 80 кеше «җиңү диктанты» язды

(4 сентябрь, Казан, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Гөлсирә Шәрифуллина). 3 сентябрьдә Лашман урта мәктәбендә узган «Җиңү диктанты» акциясендә 80 нән күбрәк кеше катнашты. Әлеге чара Бөек Җиңүңең 75 еллыгына багышланган иде. Бу хакта җирле басма яза. «Акциягә, нигездә, өлкән сыйныф укучыларын җәлеп иттек. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә катнашырга теләк белдерделәр, аларны да кабул иттек», — диде Лашман мәктәбе директоры урынбасары һәм әлеге акция өчен җаваплы булган Илдар Мөбарәкшин. Диктант тест формасында узды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Оешмалар коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны дәүләттән кире кайтара алачак

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан оешмалары коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны Россия Социаль иминиятләштерү фондына түләгән кертемнәрдән кайтара ала. Бу хакта Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсендә җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов хәбәр итте. «Битлек, антисептиклар, үз хезмәткәрләренә тест үткәрү, термометрлар һәм башка профилактика чаралары уздырырга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Татар мирасы эзләре буйлап» күргәзмәсе ачыла

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).10 сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Ислам мәдәнияте музеенда татар рәссамы - рәссам, сынчы һәм тимерче Марат Гобәйдуллин иҗатына багышланган «Татар мирасы эзләреннән» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә останың киндердә һәм гипста эшләнгән 35 әсәрен күрергә мөмкин булачак. Марат Гобәйдуллинның төп темасы булып, татар халкы тарихы тора. Картиналарда борынгы башкалалар - Болгар, Сарай, Казан, шулай ук ханнар чорының архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән. Шулай ук рәссам әсәрләрендә тарихи персонажлар ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы беренче уенында җиңелде

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим Арена» боз сараенда «Нефтехимик» командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын кабул итте. Әлеге матч командалар өчен Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында беренчесе булды. Уен «СКА» файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде. «Нефтехимик» хоккей командасының официаль сайтларында бирелгән мәгълүматлар буенча, команданың баш тренеры Вячеслав Буцаев һәм тренерлар Александр Завьялов, Павел Костичкин, кичергән авырулары сәбәпле, уенда катнашмадылар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ял көннәрендә җылыта башлый

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).  Ял көннәрендә Татарстанда җылыта башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 5 сентябрьдә, республикада аз болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз, төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта кырау төшүе  көтелә, шуның аркасында төбәктә шторм кисәтүе игълан ителгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда биш миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынды

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда биш миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынган. Республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне Әтнә районы җыеп алды, ә икенче урында — Нурлат районы. Бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Министр билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 400 кеше тавыш бирү өчен күп функцияле үзәк аша уңайлы участок сайлады

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 416 кеше күп функцияле үзәк офислары аша тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлауда «Мобиль сайлау» механизмыннан файдаланган инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.   «Татарстанлыларның алдагы сайлауларда тавыш бирүдә уңайлы участок сайлау өчен тагын дүрт көн вакыты бар: гаризалар кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау планлаштырган 36 объектның 33ендә тәмамланган

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 41 муниципаль районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала) гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метр булган 1 066 йортны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры  Фәрит Хәнифов әйтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Раил Фәхретдинов: Бүген төбәкләрдә милләтләрне үзгәртеп кору күренеше бара

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген төбәкләрдә милләтләрне үзгәртеп кору күренеше күзәтелә. Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов шушы проблема турында Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде. «Төбәкләргә йөрибез, анда вазгыять без уйлаганча ук яхшы түгел. Әстерханда хәлләр катлаулы. Шундый хис туды: әйтерсең, Әстерхан өлкәсендә, татарлардан кала, барлык җәмгыятьләр яңа милләтләрне төзү буенча актив. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда мөмкинлекләре чиклеләрнең 85 процентына техник җайланмалар тапшырылган

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда реабилитацияләү техник чараларына мохтаҗ кешеләрнең 85 проценты Россия Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан канәгатьләндерелгән. Агымдагы елда 28 меңгә якын физик мөмкинлеге чикле кешегә тернәкләнү өчен техник чаралар тапшырылган. Бу хакта фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда хәбәр итте . «Татарстанда дәүләт тарафыннан реабилитацияләү чаралары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минтимер Шәймиев: Татарстанда күптелле балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләнәчәк

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда полилингваль балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү эшләре алып барылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «100процент Татарстан» эшлекле киңлеге эше кысаларында оештырылган интервьюда әйтте. «Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән полилингваль нигездә эшләүче балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләячәкбез, дип килештек. Һәм инде әзерлекле балалар күптелле белем бирү комплексларына киләчәк, - диде Татарстан Республикасының Беренче Президенты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гөлнара Габдрахманова: Татарстан яшьләренең өчтән ике өлеше үзен татар итеп тоя

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан яшьләренең өчтән ике өлеше үзен татар итеп тоя. Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова бүген түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерде. Ул «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә социологик бәя бирде.  2013 елда шәһәр һәм авыл татарлары арасында сораштыру үткәрелгәнен әйтте. Респондентларның 80 проценты үзен татар дип хис итүләрен белдергән. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Павел Лоханов: Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр санаторийлардан күпләп баш тарта

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр санаторийларга дәүләттән бушлай бирелә торган юлламалардан күпләп баш тарта. Бу хакта Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсендә җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов хәбәр итте. «Юлламалардан баш тартуның төп сәбәбе — сәламәтлеге болай да нык булмаган кешеләрнең коронавирус инфекциясен йоктырудан куркуы. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт Татарстанның киләчәктәге өстенлекләрен атады

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Заманча иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору, яшьләр белән актив эш алып бару һәм IT-индустрияне үстерү республикага киләчәктә алдынгы ролен саклап калырга ярдәм итәчәк һәм Татарстанның өстенлекләренә әйләнәчәк. Бу хакта Казанда «Волга» экспертлар клубы утырышында футуролог, буыннар теориясе буенча эксперт, кластерлы үсеш өлкәсендә белгеч Евгения Шамис сөйләде. «Монда урбанистика трансформациясе белән көчле тема бар, аның Россиядә аналоглары юк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия гвардиячеләре юллардагы хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия гвардиячеләре Татарстан юлларында хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Гвардиянең Идел буе округы планлы өйрәнүләр үткәрә. Аларда Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан бүлекчәләр һәм хәрби частьләр катнашачак. Россия гвардиячеләре өйрәнүләрдә авто- һәм бронетехника кулланачак. Ул кисешкән һәм авыр үтә торган урыннарда да, республика юлларында да йөриячәк.

Tatar-inform.tatar 

Искәндәр Гыйләҗев: Без тарихны татарча да язарга тиеш

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев татарлар тарихы турында татарча да язарга кирәк дип саный. Бу хакта ул Тарих институтында «Гамәл стратегиясендә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте. «Мин тарихны русча гына язуга каршы. Без тарихны татарча да язарга тиеш. Бөтен кеше русча аңлый дип җиңел генә эш итәргә ярамый. Хәзер тарихны кем татарча яза ала? Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Минтимер Шәймиев Татарстанда күптелле мәктәпләр төзүнең мөһимлеген аңлатты

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда полилингваль һәм билингваль мәктәпләр төзүнең мөһимлеген аңлатты. Бу хакта Татарстан Республикасының Беренче Президенты «100 процент Татарстан» эшлекле киңлеге эше кысаларында оештырылган интервьюда хәбәр итте. «Татарстан өчен полилингваль һәм билингваль мәктәпләрнең әһәмияте - кешеләрне берләштерү. Безнең катнаш никахларыбыз күп. Хәзер мондый гаиләләргә балаларның белемен билгеләү җиңелрәк булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кондратьев сайлау көннәрендә 18 яшь тулачак сайлаучыларга сюрприз вәгъдә итә

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Андрей Кондратьев җитәкчелегендә Яшел Үзән районының участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Эш сәфәре барышында Кондратьев участокларның әзерлеген тикшерде һәм яшь сайлаучылар белән очрашты. «Тавыш бирү башланганчы нәкъ бер атна калды. Без сайлауларга әзерлек буенча финиш сызыгына чыгабыз. Көн саен укулар үткәрәбез, республика районнары һәм шәһәрләренә барабыз, участок сайлау комиссияләренең әзерлеген тикшерәбез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дамир Исхаков барлык торак пунктларның тарихын язарга кирәклеген әйтте

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Без барлык торак пунктларның тарихын язарга тиеш. «Туган җир» журналы баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»ндә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәлдә шул хакта әйтте.  «Төбәкне өйрәнүчеләр эше буенча план төзергә кирәк. Бу юнәлеш юнәлеш мөһим. Без иртәме-соңмы барлык торак пунктларның тарихын язарга тиеш. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дамир Исхаков: Татар телен белгән галимнәр юк диярлек

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар телен белгән галимнәр юк диярлек. «Туган җир» журналы баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу мәсьәләне Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»ндә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәлдә күтәрде. «Гуманитар галимнәр пропаганда эше белән шөгыльләнсен иде. Ләкин тел проблемасы бар. Мин соңгы берничә айда ТНВда фильмнар булдыру белән шөгыльләндем. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәймиев Татарстанда күптелле мәктәпләр булдыру идеясе ничек барлыкка килгәнен сөйләде

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикада полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру идеясе ничек туганлыгын сөйләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Беренче Президенты «100 процент Татарстан» эшлекле киңлеге кысаларында оештырылган интервьюда хәбәр итте. «Вакытлар үзгәрә. Без мәгариф өлкәсендәге дөньякүләм уңышларны карадык. Югары технологияләр үсеш алган шартларда белем алырга, шул исәптән тел йөртүчедән читтә берничә телдә белем алырга мөмкин. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфада эш кәгазь үрнәкләре тупланган «Эшлекле башкорт теле» китабы чыкты

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды«Эшлекле башкорт теле» дип атлаган басма әзерләгән. Китап уку әсбабы һәм эш кәгазьләренең үрнәкләре булып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Уку әсбабының беренче өлешендә эшлекле башкорт теленең морфологик һәм синтаксик характеристикалары ачыла, эшлекле аралашу культурасы турында мәгълүмат бирелә. Шунда ук авторлар «Кыска рус-башкорт сүзлеге - рәсми-эшлекле лексика белешмәсе» һәм теоретик белемнәрне ныгыту өчен гамәли биремнәр тәкъдим итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда узачак БДБ уеннары 2021 елга күчерелгән

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда узачак БДБ илләре уеннары 2021 елга күчерелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. «Дөньядагы вазгыять аркасында, БДБ илләре уеннарын күчерергә туры килде (Covid -19 коронавирус пандемиясе — Т-и иск). Оештыручылар буларак, без барысын да эшләр идек, тик кризис килеп чыкты. Ил җитәкчелеге ярышларны киләсе елга күчерергә карар кылды», — диде Леонов. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә Казанда Бакчачы көненә багышланган ярминкә була

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра. Ярмикнә иртәнге сигездә «Казан» агросәнәгать паркында ачыла. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала. Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай... Читать дальше...


«Фонтанка»: в Петербурге задержаны два связанные с Пригожиным медиаменеджера

Зарядные устройства в столичном метро пользуются популярностью у москвичей

Эксперт Сереженкин рассказал о влиянии электрокаров на экологию

ЛДПР озвучила имя кандидата в МГД, который будет бороться за голоса крылатчан



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Самаре открылась выставка «Бал кукол»

Небольшие дожди и 23 градуса тепла спрогнозировали в столице 23 июня

Нулевой НДФЛ в России предложили для получающих зарплату в размере МРОТ

Историческое соглашение: Владимир Путин и Ким Чен Ын заключили договор о стратегическом партнерстве

Музыкальные новости

Каждый пятый россиянин считает, что привычка носить обручальное кольца и верность взаимосвязаны

Космос – Динамо Владивосток: прогноз на матч 25 июня 2024 года, Вторая Лига

Ростех представил новый Производственно-учебный центр в Татарстане

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Новости России

Связанных с Пригожиным медиаменеджеров задержали за вымогательство

Хор Пятницкого откроет в Приамурье ярмарку культуры и искусства

Могила лингвиста с мировым именем зарастает сорной травой в Карелии

Здесь точно клюет: пять мест в Москве и Подмосковье для отличной рыбалки

Экология в России и мире

Встреча бизнес-клуба Ассоциации текстильщиков в Москве

Детская зубная щетка Revyline RL 025 Panda доступна в Бурятии

Опубликован список авиакомпаний и их цены на перелёты в Таиланд этим летом

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

Спорт в России и мире

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона

Хуркач о реванше со Зверевым: «В голове сидел тот матч в финале United Cup»

Калинская обыграла Азаренко и вышла в финал турнира в Берлине

Moscow.media

В этом году отремонтируют два моста через Ручей на трассе Югорск – Таежный в Югре

Трассу Южно-Сахалинск – Корсаков на Сахалине расширят до четырех полос

ИИ-аватары в TikTok заговорили фразами Гитлера: инструмент попал не в те руки

В Югре готовят к реализации два дорожных инвестиционных проекта







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *