Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс... Читать дальше...