Актаныш фатирлары бүгеннән яңача җылытыла башлады
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир шәхси җылыту системасы — ике контурлы мич белән җылытылачак. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Җәй буена сузылган эшләрнең сөенечле нәтиҗәләрен күпфатирлы йортта яшәүчеләр зарыгып көтеп алды. Ленин проспекты бишенче йорт адресы буенча яшәүчеләрнең бәхетле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов уртаклашты. «Быел Актанышта зур эш башкарылды. Читать дальше...