Азнакай районында тәм-томга бай күргәзмәләр тәкъдим ителгән
(Азнакай, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыккан. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самавырлары кайнап тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Мәдәният идарәсе „Самавыр — халык күңеле“ дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм — шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән „Әбиләр чуагы“ бәйрәме дә кушылды», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева. Читать дальше...