Арчада Гариф Ахуновны искә алдылар
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында Татарстанның Халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар. Бу турыда « Безнең мирас » сайтында хәбәр ителә. Казаннан кайткан бер төркем язучы һәм Арча халкы Гариф Ахуновның каберен зиярәт кылды, аның рухына дога кылды. Алар Казанбаш авылы мәктәбендә, Кечкенә Өчиле авылындагы «Ахун» чишмәсендә, соңыннан Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында булды.