Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Ноябрь
2020

Новости за 07.11.2020

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп Сергей Мерясев билгеләнде

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифага Сергей Мерясев билгеләнде. Сергей Николаевич рәсми рәвештә үз эшчәнлегенә кереште инде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Сергей Николаевич Мерясевның медицина тармагында эш стажы 25 ел тәшкил итә. Ул — Татарстан Республикасының атказанган табибы. Әнисе Раиса Мерясева — шәһәрдә танылган кардиолог, үзәк хастаханә стационарының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алабугалы мошенникларга 150 мең сумнан артык акча күчергән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә 50 яшьлек хатын-кыздан мошенниклык факты буенча хәбәр килде. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 155 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә сылтама белән районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ир мошенниклар ханымның исеменә кредит рәсмиләштергән, бу... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балтачта «Өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа сезоны башланды

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 5 ноябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа төркеме белән дәресләр башланды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештырылган дәреснең төп бурычы — аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын тростьларны, коляскаларны һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес файдаланырга өйрәтү. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә бәйрәм ярминкәсе узды

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Зәйдә агросәнәгать паркы территориясендә бәйрәм ярминкәсе узды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярминкәгә беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасарлары Валерий Акатьев, Елена Недошивина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм җаваплы хезмәткәрләр килде. Бәйрәм ярминкәсенә Яңа Спас, Поручик, Попов, Сәвәләй, Сармашбаш авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләре белән палаткаларын куйдылар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә районы питомнигына беренче таш салу тантанасы узды

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә муниципаль питомникка нигез салу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та кантнашты. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә питомникта 1000 төп үсенте утыртылды: 300әр үсентеле чалпын һәм пирамидаль тирәк, 400 юкә үсентесе. 7 га мәйданда 6 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак. Алдагы елларда агачларның штамбы һәм кроналары формалашачак.

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә «Игелекле күршеләр» җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районында «Игелекле күршеләр» дигән җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. 5 ноябрь көнне Светлогорскийда яшәүчеләр өчен Әккәрәй һәм Ивашкино авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре үз талантларын күрсәттеләр.  Проект декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе атнада, 13 ноябрь көнне Казанка авылы тамашачысын Күтәмә авыл җирлеге артистлары сөендерәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда татар телендә милли аш-су фестивале үткәрергә телиләр

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда татар телендә фуд-фестиваль узарга мөмкин, хәзерге вакытта хезмәттәшләр һәм фестиваль таләпләренә туры килә торган аш пешерүчеләр эзлиләр. «АШ ФЕСТ» фестиваленең оештыру комитеты җитәкчесе Юлика Булейко «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Мин татар телен яхшы белгән һәм татарча сөйләшергә әзер торган аш пешерүчеләр эзлим. Фестивальне оештыру өчен ярдәм кирәк. Аны үз көчең белән генә үткәрүе бик кыен. Мин татар кухнясын нәрсә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гидрометеоүзәктә Россиядә алдагы кышның нинди булачагын фаразладылар

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә алдагы кыш салкынрак һәм карлырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуация үзәге башлыгы Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә. Аның мәгълүматлары буенча, алдагы кышта россиялеләрне узган елга караганда күпкә салкынрак һава торышы көтә. Кышкы чорда явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә. Шулай да «кар катламы узган кышка караганда калынрак булырга» мөмкин, чөнки ул җепшек көннәр санына бәйле, дип искәртте белгеч.

Tatar-inform.tatar 

Ноябрь аенда Татарстанда кафе һәм рестораннарның кереме 40 процентка кимегән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанда октябрь аенда кафе һәм рестораннарның кереме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 процентка кимегән. Җәмәгать туклануы биналары өчен эш вакыты буенча (23.00 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр) чикләүләр кертелгәч исә югалтулар тагын 10-15 процентка арткан. ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Октябрь аенда без кафе... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә опекуннар һәм попечительләр пособиене дистанцион рәвештә рәсмиләштерә алачак

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә опекуннар һәм попечительләргә пособие һәм ташламалар рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерделәр. 2021 елдан алар моны дистанцион рәвештә эшли алачак. Шул хактагы карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган. Киләсе елдан законлы вәкилләр аларның статусын раслый торган документлар тәкъдим итмәячәк. Ташлама һәм пособиеләрне дистанцион рәвештә – дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак. Дәүләт органнары әлеге мәгълүматларны Бердәм... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 8 ноябрь көнне, сәгать 10.00дә 7нче хастаханәдә (Чуйков ур, 54нче йорт) булачак. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы Ләйлә ханымның 5 ноябрь көнне вафат булуын хәбәр иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. «Төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, көндезге һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәюе көтелә. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда – 18 метрга) кадәр җитүе ихтимал.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Татарстанда кайсы очракта гомуми чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кайсы очракта гомуми чикләүләр кертелү ихтималы хакында сөйләде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта хәбәр итте. Мәскәү (биредә чикләү режимын катгыйландырырга ниятлиләр) темасына кагылып, Миңнеханов Татарстанда әлегә мондый чаралар кертү күздә тотылмавын билгеләп үтте. Әмма республикада яшәүчеләр коронавируска каршы чараларны үтәмәсә, җитәкчелекнең гомуми чикләүләр кертүдән башка вариантлары калмаячак, дип өстәде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке бишләр тирәсендә Зорге урамында - «Олимп» сәүдә үзәге каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Хендэ» автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 75 процентка үтәлгән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 75 процентка үтәлгән. Ел башыннан алып республикада 2 миллион 250 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, шуның 54 мең квадрат метры – узган ике атнада. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, Татарстанның Биектау, Тукай, Питрәч... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованың дебют пьесасын сәхнәләштерде. Спектакль «Җомга базары» дип атала. «Җомга базары» спектакленең премьерасы кичә Әтнә театрында үтте. Бүген премьераның икенче көне. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев. Рәссам — Сергей Скоморохов, композитор — Марат Әхмәтшин, хореограф — Резеда Муллагалиева. Спектакльнең исеме Әтнәнең мәшһүр җомга базарыннан алынган. Әсәрнең кайбер персонажлары да Әтнә ягының танылган шәхесләре. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт Татарстанда медицина битлегенең үзкыйммәтен атады

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер тапкыр кулланыла торган битлекнең үзкыйммәте 8 сум чамасы тәшкил итә, даруханәләрдә исә ул бераз кыйммәтрәккә сатыла. «Таттехмедфарм» предприятиесе генераль директоры Олег Әкбәров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Даруханәләрдә медицина битлеге 8,8 сум тора. «Ул март аеннан бирле үзгәрмәде, даруханәләрдә исә аның бәясе үзкыйммәтеннән бераз артыграк», - дип өстәде Әкбәров. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада шәхси... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Любимовага блогерлар өчен махсус премия булдырырга тәкъдим иттеләр

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы башлыгының беренче урынбасары Владимир Петров РФ мәдәният министры Ольга Любимовага интернетта рус мәдәниятен популярлаштыручы блогерлар өчен дәүләт премиясе булдыру мәсьәләсен карау үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Петров үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта интернетта Россия авторлары һәм авторлык коллективлары барлыкка килде, алар үз әсәрләрендә рус телен, драматургияне пропагандалый... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры Шәле авылында куелган беренче спектакле уңаеннан хатирәләр яңартты

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театры үзенең 1933 елда куелган беренче спектакле хөрмәтенә Питрәч районы Шәле авылында театраль кичә үткәрде. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында 1933 елның 6 ноябрендә уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән „Булат бабай семьясы“ спектакле була», дип үз тарихын искә төшерә театр. Кичә бу истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, хәл киеренке булса да, сәламәтлек саклау системасы үз бурычын үти. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә әлеге мәсьәлә хакында фикер алыштылар. Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арта. Үсеш бер атнада уртача 0,5-0,6 процент тәшкил итә. Барлык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Лада» машинасы юл читенә төшеп китеп, куаклар арасында «кысылып» калган

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм куаклар арасында «кысылып» калган, исерек хәлдәге шофер зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте бүген төнге өченче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында - Казан – Шәмәрдән автомобиль юлында булган. Зур тизлектә хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм куаклар арасында «кысылып» калган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше) һәм 50-60 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. 12 пациент — 60-70, алтысы — 70-80, бишесе — 18-30 яшьтәгеләр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Прокуратура кондукторның ни өчен автобустан инвалид коляскасын чыгарып атуын ачыклый

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР прокуратурасы Казанда кондукторның ни өчен автобустан инвалид коляскасын чыгарып атуын ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кондукторның автобустан, имештер, хуҗасыз балалар коляскасын чыгарып атуы турында хәбәр дөнья күрде. Соңрак ачыкланганча, әлеге коляска инвалид баланыкы булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда чокырга төшеп баткан машинага ут капкан һәм ул төбенә кадәр янып беткән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чокырга төшеп баткан чит ил автомобиленә, канаудан чыгарга тырышкан вакытта ут капкан һәм ул төбенә кадәр янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнге беренчедә 112 бердәм номерына Петропавловская Слобода торак пункты янындагы тауда автомобиль януы хакында хәбәр килгән. 8нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында «Джили»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләргә коронавирус аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова ил халкына Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә билгеләп үтәргә киңәш итте. «Россия-1» каналында «Вести» программасына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде. «Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, әгәр яраштыру мөмкинлеге бар икән, өйдә һәм саф һавада үткәрергә киңәш итәм», - дип искәртте федераль хезмәт башлыгы. Дачага, шәһәр читенә бару мөмкинлеге булса, тагын да яхшы. Попова сүзләренчә... Читать дальше...


Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

Неопределенность не помещает. Доллар поднимется до «сотки». Назван срок

Мужчина и его мать погибли из-за пожара в Москве 23 июня



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Перебежчик и дочь бесследно исчезли: Россия так и не получила ответов. "Операция Ирис" продолжается?

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, ЗЕЛЕНСКОГО?!» О ДЕЛАХ ГОЛУНОВА, САФРОНОВА, СКРИПАЛЕЙ НАПИСАН ДОКЛАД.

Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Музыкальные новости

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

Путин припомнил Анкаре за двойную игру: Эрдогану придется раскошелиться на 60 млрд долларов

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Алексей Колодезников о нефтегазовых проектах федерального уровня в контексте визита Владимира Путина

Новости России

СМИ: РФ расширяет влияние не только на страны Африки и Латинской Америки

Аэропорт Уфы вернулся к штатному режиму работы после мощного ливня

Неопределенность не помещает. Доллар поднимется до «сотки». Назван срок

Татьяна Навка рассказала о состоянии Анастасии Заворотнюк незадолго до ее кончины 

Экология в России и мире

АФК «Система» планирует модернизировать Вологодский текстильный комбинат

Новые звуковые зубные щетки Revyline RL 075 в персиковом цвете появились в Новосибирске

Американец приехал на отдых в Сочи и Крым и высмеял их

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

Спорт в России и мире

Калинская выиграла второй матч за день и вышла в финал турнира в Берлине

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона

Шокирующая информация появилась о здоровье Елены Рыбакиной

Moscow.media

Николаю Николаевичу Дроздову сегодня исполнилось 87 лет!

В этом году отремонтируют два моста через Ручей на трассе Югорск – Таежный в Югре

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *