Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет барлыкка киләчәк
(Яшел Үзән, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» , Рүзия Дәүләтшина). Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет төзелә. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге торак пунктта иман йортын күптән сорыйлар инде, чөнки биредә яшәүчеләр һәм алар арасында дин тотучылар арта бара. Бистә зурая, өйләр төзелә, балалар туа, ә ислам кануннары буенча никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолаларын башкарыр урын юк, диелә хәбәрдә. «Халык якындагы мәчетләргә мөрәҗәгать итә, ә хәзрәтләр барысын да үтәргә өлгерми, аларның торак пунктларында да халык күп. Читать дальше...