Актанышта мәктәп укучылары өчен математикадан олимпиадага нәтиҗә ясадылар
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш »). 17 ноябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында математика фәне буенча район олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Олимпиадада 4-11 сыйныфларда белем алучы 222 укучы катнашты. Бу хакта район газетасы яза. Бу чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты. Ул олимпиадада катнашкан укучыларга рәхмәтен җиткерде һәм дипломнар тапшырды, диелә хәбәрдә.