Кукмара районы укучылары алмагач, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районының Пүчинкә-Кучук урта мәктәбе укучылары, укытучылар, «Ший Энер» мәдәни үзәге хезмәткәрләре һәм Синерь авылында яшәүчеләр мәктәп яны территориясенә алма, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза. Агачларны «Мәктәп яны бакчаларның традициясен саклыйбыз» акциясе буенча утырттылар. «Ший Энер» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Екатерина Абдуллина да бу мәктәпне тәмамлаган. Ул мәктәпнең алма бакчасы булгандагы истәлекләре белән уртаклашты. Читать дальше...