Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 43 тонна макулатура җыйган
(Чирмешән, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән район мәктәпләре укучылары ноябрьнең беренче атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыйган. Ел башыннан 43 тоннадан күбрәк кәгазь калдыгы тупланган. Райондагы 27 мәгариф учреждениесендә 2247 укучы белем ала. Әлеге икенчел чимал бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 19 килограмм туры килә. Җыелган чималның 32 тоннага якынын тапшырып, 83 мең сум чамасы керем алганнар. «Макулатура җыю кечкенә мәктәпләрдә яхшырак оештырылганУтыз Имән... Читать дальше...