Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Ноябрь
2020

Новости за 21.11.2020

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районының Түбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды

(Казан, 21 ноябрьь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районыныңТүбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Андрей Герасимов һәм башкалар катнашты. Бу хакта район газетасы яза. «Бик матур, якты корылма барлыкка килгән. Әлеге үзәк безгә авылдагы берничә сорауны хәл итәргә булышты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чир мешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Бәркәтәдә мәдәният йорты кирәклеге турында шушы авылда туып-үскән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдергән. Ул әлеге үтенечне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткергән һәм төзелешкә аның фатихасын алган, диелә хәбәрдә. «Хафиз Гаяз улына, Рөстәм Нургали улына да бик зур рәхмәт. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккейчылары Кытай командасын җиңде

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мытищи шәһәрендә Казанның «Ак Барс» командасы Пекинның «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уйнады. Матчта 5:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. Беренче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус гол кертте (0:1). Икенче периодның беренче минутында Джастин Азеведо «Куньлунь Ред Стар» капкасына тагын бер алка кертә алды (0:2). Икенче минутта «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (0:3). Өченче период. Икенче минутта Кирилл Петров дүртенче алканы кертте (0:4). Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сабада артиллеристлар һәм ракетачылар очрашты

(Казан, 21 нобрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне уңаеннан район хәрби комиссариаты бинасына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт ир-егетләр җыелды. Бу хакта район газетасы яза. Тантаналы митинг Мәңгелек ут янында дәвам итте. Аннары ракетачылар һәм артиллеристлар, Советлар Сюозы Геройлары, Әфганстан һәлак булган райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сабадан Мулланур Ганиевка, Лесхоздан Камил Идрисовка «Ракетные войска... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Һадиуллин «Большая перемена» җиңүчеләренә: Сез Татарстанны лаеклы тәкъдим иттегез

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Большая перемена» Россия бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, мондый масштаблы чара ярдәмендә Татарстан укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, республиканы лаеклы тәкъдим итә алдылар. «Сез мөмкинлекләрегезне югары дәрәҗәдә күрсәтеп кенә калмыйча, бәйгедә җиңеп тә чыктыгыз. Безнең мәктәп укучыларның проектлары иң нәтиҗәлеседер дип ышанам. Сез үзегезне, остазларыгызны гына түгел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. «Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Сириянең Олимпия комитеты белән меморандум имзалады

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы һәм Сириянең Олимпия комитеты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Бу хакта Сириянең Баскетбол федерациясе президенты Ала Юхаджи хәбәр итте. «Җыеннарны оештыруда ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Очрашуда Сириянең Олимпия комитеты һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында меморандум имзаладык. Киләчәктә без бергәләп баскетболны гына түгел, ә спортның башка төрләрен дә үстерәчәкбез», — диде Ала Юхаджи. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиблар Covid-19 йоктыруның иң куркыныч чорын атады

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган кеше авыруның беренче биш көнендә тирә-яктагылар өчен аеруча куркыныч булып санала. Нәкъ шушы чорда вирусның иң актив вакыты була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу үзенчәлек SARS-CoV-2 вирусына, калган ике йогышлы SARC-CoV һәм MERS-CoV вирусларына караганда, тизрәк таралырга ярдәм итә. Бу ике авыруның иң актив чоры шактый соңрак була — якынча бер атна һәм ун көнгә туры килә. Коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ершов урамында 78 нче йорт каршында булган. «Хендэ» автомобиленең 32 яшьлек исерек йөртүчесе артка чиккәндә 74 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Баш мие имгәнгән хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма берничә сәгатьтән соң ул вафат була. Документларын... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 кеше вафат булган

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 35 778 кеше вафат булган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости яза. «Узган тәүлектә 467 үлем очрагы теркәлде. Россиядә барлыгы 35 778 кеше вафат булды», — диелә хәбәрдә. Мәскәүдә 74 очрак, Санкт-Петербургта 70 очрак теркәлгән.

Tatar-inform.tatar 

Казанда узган лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштергән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Казанда биш көн дәвамында узган «Дөньякүләм лингвистика таләпләре һәм трендлары» лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштерде. Бу хакта «Российская газета» яза.  Чараны КФУ ректоры Илшат Гафуров ачты. Соңгы вакытта булган иң зур филология форумында АКШтан, Бөекбританиядән, Германиядән, Нидерландтан, Италиядән, Испаниядән, Австриядән, Бельгиядән, Норвегиядән, Кытайдан, Израильдән, Төркиядән тикшеренүчеләр катнашты. Россияне 54 шәһәрдәге галимнәр тәкъдим итте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә эшсезләрнең яңа категориясе барлыкка килергә мөмкин

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Дәүләт Думасына эшсезләрнең яңа категориясен билгели торган закон проекты керттеләр. Авторлары — КПРФ депутатлары. Бу хакта «Парламентская газета» яза. Коронавирус пандемиясе фонында «мәҗбүри эшсезләр» дигән категория булдырырга тәкъдим ителә. Моңа югары әзерлек, гадәттән тыш яки башка махсус хокукый режим аркасында эшчәнлеген вакытлыча туктаткан эш бирүче тарафыннан хезмәт килешү буенча эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар керә. Бу очракта Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә пособие түләнә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Вакыт» газетасы мөхәррире: Укучыларга интрига кирәк

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Газета укучыларга интрига кирәк, аларны шоу-бизнес, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Чувашия Республикасы «Вакыт» газетасы мөхәррире Гөлия Гыйнатуллина сөйләде. «Тиражлар кими. Әллә халык укырга яратмый, әллә үзебез мәгълүматны дөрес җиткерә алмыйбыз. Без халык тормышы, дини темаларга караган язмалар бастырабыз. Ә кешеләрне шоу-бизнес яңалыклары, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Безнең якларда халык бик эшчән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укытачаклар

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укыту буенча программа булдыралар. Бу хакта онколог, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте. «Без коронавируска каршы көрәшкә инфекционистларны гына өйрәтеп калмыйбыз. Акушер-гинекологлар өчен йөкле хатын-кызларда коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча җитди программа эшлибез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Митрополит Феофанның җәсәде салынган табут Благовещенск чиркәвенә китерелде

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофанның җәсәде салынган табутны Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвенә алып килделәр. Владыка Феофанга литияне Казан епархиясенең вакытлыча идарәчесе Йошкар Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн һәм Татарстан башкаласының башка дин әһелләре башкара. Гыйбадәткә теләгән һәркем килә ала. Храмнан туры трансляция оештырылган, ул Татарстан митрополиясе сайтында һәм митрополиянең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә күрсәтелә. Алдарак «Татар-информ» митрополит Феофан белән хушлашу дүшәмбе көнне... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 69 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда тагын 69 кеше коронавирус йоктырган, дүрт кеше вирусны Татарстаннан читтә йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «13 кеше хастаханәдә, 56 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә. Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр (23 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (21 кеше) арасында. Казанда 30, Чаллыда 13 очрак теркәлгән. Саба районында җиде, Буа, Алабуга, Кама Тамагы районнарында икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 вазгыяте бик киеренке, әмма тотрыклы

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять бик киеренке, әмма стабиль. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнештә эшли. Вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар, сырхауханәләр эшчәнлеге, дарулар һәм кислород булуы турындагы мәсьәләләр оператив хәл ителә», — дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Коронавирусның яңа очракларының көнлек үсеше уртача 0,7 процентны тәшкил итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстандагы биш район 2020 елда торак төзү буенча планны үтәгән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары 2020 елда торак төзү буенча планны башкарган. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш министры Айрат Айзатуллин сөйләде. Гыйнвардан башлап республикада 2 млн 367 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. Социаль ипотека буенча 2,6 мең фатирлы 90 йорт эксплуатациягә бирелгән. Калган 40 йортның 35е югары әзерлек дәрәҗәсендә, бишесе уртача әзерлектә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.  «Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел. Ни өчен ул ата теле түгел, чөнки ата ауда, яуда, еракта булган, ана телне, йоланы саклаган, әкият, бәетләр сөйләгән, пәрәмәч пешергән. Ананы үстерергә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск өлкәсендә татар газеталарын саклап калу өчен, ачык дәресләр үткәрәләр

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында татар газеталарын саклап калу өчен, балалар бакчалары-мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Күмәк көч» газетасының баш мөхәррире Сабира Абитова сөйләде. «Ничек тә газеталарны саклап калырга иде. Абунәчеләр кими бара — менә шул проблема зур. Өлкән буын әле укый, яшьләр интернет челтәрләргә күчә, татарча укый белмиләр, шул безне борчый. Яшьләр белән күбрәк эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Милли киемебездән, үз телебездән куркабыз» - «Шәһри Казан»

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Рәсимә Галиева). Әмма милли стильне тудыру өчен шактый күп эшләргә кирәк әле. Милли кием буенча дизайнер һәм модельерларның берсе Ләйсән Хаҗиева исә йөз елга якын вакытны югалттык, дип саный. – Милли киемне кайтару, аның үрнәкләрен гадәти тормышка кертү өчен күпме вакыт кирәк булачак? –  Без һаман да милли киемебездән, үз телебездән куркабыз. Тукталып торабыз. Моның сәбәпләрен дә, күпме вакыт үтәчәген дә әйтеп бетерә алмам. Күбебезнең күзе Европага карый. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда судьялар коллегиясенә җәмәгатьчек вәкилләрен сайлап алу башланды

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда судьяларының квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләренә кандидатлар алдан сайлап алу игълан ителә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика законы нигезендә, 35 яшькә җиткән, югары юридик белемгә ия, дәүләт яки муниципаль вазифаларны, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазифаларын биләми һәм оешма яки учреждение белән (оештыру-хокукый формаларына һәм милек формасына бәйсез рәвештә) җитәкчелек итми торган, шулай ук адвокатлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов һәм патриарх Кирилл митрополит Феофанны җирләү турында сөйләштеләр

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия патриархы Кирилл Татарстан һәм Казан митрополиты Феофанны җирләү буенча фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл белән телефоннан сөйләште. Патриарх карары белән митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк», — диде Галимова. Бүген Татарстан Президентының шимбә киңәшмәсе... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда татар телендә белем бирүче укытучылар өчен грантка бәйге игълан ителде

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйге татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар таратуга, талантлы укытучыларга ярдәм итүгә, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән», — диделәр министрлыкта. Бәйгедә бер яки берничә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 128гә җитте

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта. 1953 елгы хатын-кыз пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Пациентның хәле полиорган җитешсезлек аркасында начарланган. Хроник авырулары булган. 1956 елны хатын-кыз да пневмония диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Хроник авырулар аркасында аны дәвалау кыенлашкан. Читать дальше...


Астроном Нароенков: россияне не смогут увидеть в небе астероид 2024 PT5

В Интер РАО грядут кадровые перестановки

Четыре российских военных самолета приблизились к границам США и Канады

"Метриум": с января продажи квартир на этапе котлована в Подмосковье упали на 9%



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Что там строится? Стильный новый ЖК появится в популярном месте Кемерова

Астроном Нароенков: россияне не смогут увидеть в небе астероид 2024 PT5

Четыре российских военных самолета приблизились к границам США и Канады

"Метриум": с января продажи квартир на этапе котлована в Подмосковье упали на 9%

Музыкальные новости

Бастрыкину доложат о ходе проверки действий мигранта, пристающего к москвичкам

Похороны погибших в Москве охранников Wildberries прошли в Ингушетии

Заместитель директора Росгвардии генерал-полковник Алексей Воробьев провел рабочую встречу с руководством центра спорта и образования "Самбо-70"

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

Новости России

Синоптики сообщили о теплой и сухой погоде в Москве 25 сентября

На западе Москвы загорелся склад на площади 600 кв. м

Кубанский казачий центр «Баско» и конный клуб «Черёмушки» награждены Почетными знаками МЧС России «За заслуги»

Древний кафтан, предположительно принадлежавший удаганке, представили на выставке в Якутске

Экология в России и мире

В филиале «Забайкальский» подвели итоги первого этапа конкурса «Лучший по профессии - 2024».

В Нижнем Новгороде открыли движение уникального кремлевского фуникулёра

Российские туристы боятся покидать отели, заявили в Турции

Парализуют глистов: врач Садыков подтвердил пользу тыквенных семян

Спорт в России и мире

Токио (ATP). 1-й круг. Хуркач сыграет с Гироном, Берреттини – с ван де Зандшульпом

Елена Рыбакина снялась с турнира WTA-1000 в Пекине

Дарья Касаткина поднялась на две позиции в мировом рейтинге

Хромачева и Данилина вышли в финал турнира в Хуахине

Moscow.media

iFellow представляет «умный» сервис для подбора персонала

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья

Полноводный Студёный...

Hybrid AdOps School выпустила первых специалистов в диджитал-рекламе







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *