Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Ноябрь
2020

Новости за 25.11.2020

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр күргәзмәдә үз эшләрен тәкъдим итте

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллының 67 нче мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Бу хакта шәһәр газетасы яза. Чара «Һәрвакыт кояш булсын " дип аталган инвалид балалар фестиваленең район туры кысаларында узды, анда үзәк район территориясендә урнашкан биш коррекция учреждениесеннән 79 бала катнашты. Күргәзмәдә агачтан, катлы камырдан, табигый материалдан, тукымалардан, җептән ясалган эшләр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта бушлай дарулар бирә башладылар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш» ). Актаныш район үзәге һәм авылларда коронавирус инфекциясе яки пневмониядән өйдә дәваланучы авыруларга бушлай даруларны китерү башлады. Бу хакта район газетасы яза. Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында алып киләләр.

Tatar-inform.tatar 

Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде.  «Кәгазьнең икенчел тормышы» проекты бар, Бибабо курчаклары ясап, балалар төрле спектакльләр куялар. Курчак театры кебек, курчакларны кулга киеп эшлиләр. «Кечкенә китапчыклар» проекты бар. Әти-әниләр, тәрбиячеләр бергә эшлиләр. «Мин корреспондент», «Мультфильм» проекты бар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның җиде зур шәһәрендә бер атна эчендә эшсезләр саны кимегән

(Казан, 25 ноябрь,«Татар-информ»). Ноябрь дәвамында Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны тотрыклы рәвештә кими. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда 7 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 808 кешегә кимрәк. Шулай ук бу атнада Алабугада, Яшел Үзәндә, Менделеевскида, Түбән Камада, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән», — диелә хәбәрдә. Шулай итеп, республиканың... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә республикада кар явуы көтелә, юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Болытлы. Вакыты белән кар явачак», — диелә фаразда. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә -3тән алып -8 градуска, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр күзәтелә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. «Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 тест нәтиҗәләрен россиялеләр дәүләт хезмәтләре аша алачак

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә тест тапшырган кешеләр аларның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре аша ала алачак. Бу хакта RT хәбәр итә. Яңа сервистан файдалану өчен тест узучы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең мәгълүмат системасы белән бәйле лабораторияләрдә анализлар тапшырырга тиеш. «Нәтиҗәләр үзләре QR-код рәвешендә „ Госуслуги Стопкоронавирус“ мобиль кушымтасына йөкләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Тест... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Juna һәм Qaynar төркемнәре Милли әдәбият фестивалендә чыгыш ясаячак

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале старт ала, ул 25-29 ноябрьдә беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Өйдән чыкмыйча гына теләге булган һәркем илнең төрле почмакларындагы язучылар һәм шагыйрьләр белән шәхсән аралаша, Мари әкиятләреннән тылсымлы әйберләр ясый, режиссерлар белән төбәк кинематографы үзенчәлекләре турында фикер алыша һәм милли телләрдә җырлар башкаручы бәйсез сәхнә музыкантларын тыңлый ала. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккейчылары «Металлург» командасын буллит бәрүләрдә өстен чыгып җиңде

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. «Ак Барс»ның капкасын, җәрәхәт алу сәбәпле, бер айдан артык уйнамаган Тимур Билалов саклады, моңа хәтле ул бозга 10 октябрь «Нефтехимик»ка каршы уенда чыккан иде. Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус исәпне ачты (0:1). Икенче период. Өченче минутта Артём Лукоянов «Металлург» капкасына алка кертте, тик... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстандагы татар җәмәгать эшлеклесе Әсгать Корманаев вафат

(Казаню, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Салават шәһәрендәге татар активисты, җәмәгать эшлеклесе Әсгать Корманаев вафат. Социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне Бөтендөнья татар конгрессның матбугат хезмәте раслады.

Tatar-inform.tatar 

Мясников коронавирус эпидемиясенең яңа дулкынын фаразлады

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников Владимир Соловьев белән «Тулы контакт» тамашасы эфирында коронавирус эпидемиясенең киләчәктәге яңа «пик»лары турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Сез гади нәрсәне аңлагыз, киләсе көз, ә бәлки май аенда ук, чираттагы дулкыннар булачак. Без бу вакыт эчендә миллионлаган кешеләрне вакциналаштырырга өлгермәячәкбез <…> киләсе ел дәвамында безгә бу „пик“лар белән яшәргә туры киләчәк <…> моңа әзерләнергә кирәк», — дип саный белгеч. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Пенза татарлары «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясенә әзерләнә

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Пенза шәһәрендә «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 24 ноябрьдә «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында « Э.Р.Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан: Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре » халыкара фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш оешма рәисе Җиһанша Туктаров рәислегендә барды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне җәйге резинаны кышкыга алыштырырга чакыра

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне җәйге резинаны кышкы сезонга алыштырырга чакыра. ТР Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләргә куркынычсызлык мәсьәләләренә җитди карарга һәм автомобильне кышкы сезонга әзерләргә кирәклеген искәртә. Чөнки автомобильнең техник әзерлегенә карата салкын караш фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы чорда транспорт чарасында җәйге көпчәкләрдә йөрү, шулай ук аңа төрле шиннар  урнаштыру тыелганлыгын җиткерә.

Tatar-inform.tatar 

Сечин Путинга яңа проект өчен 6 мең КАМАЗ сатып алырга әзерлеге турында әйтте

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Роснефть» компаниясе Татарстанда «КАМАЗ» ГАҖ җитештергән 6 мең тирәсе йөк машинасы һәм махсус техника сатып алачак. Автомобильләр Красноярск краеның төньягында яңа ятмаларны эшкәртү өчен нефтьчеләргә кирәк. Бу хакта «Роснефть» башлыгы Игорь Сечин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без „Камаз“ белән өстәмә техника тәэмин ителеше буенча озак сроклы контактны озайтабыз. Беренче этапта сүз 2,5 мең берәмлек автотехника... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йоклар алдыннан тыңлау өчен татар телендә аутотренинг яздыралар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Идел» журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Медитацияне татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк. Бу турыда «Идел» журналы хәбәр итте. Яшүсмерләр белән эшли торган психолог, шәхси үсеш тренеры Илдар Гәрәев сүзләренчә, күпчелек психологик проблемаларның тамыры балачакта «качып ята». «Шуңа да татар теле мисалында алсак, хәзерге вакытта туган телендә аралашмаган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды 15 декабрьдә узачак

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII съезды вакыты 2020 елның 15 декабренә күчерелә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Съезд Zoomда узачак, чара 11.00 сәгатьтә башлана. Бүген бу хакта идарә әгъзалары һәм Журналистлар берлегенең җирле бүлекчәләре рәисләре катнашында онлайн режимында узган утырышта хәбәр ителде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алышты. Бүген республика Журналистлар берлегендә 1600ләп кеше исәптә тора. Журналистлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кариев театры сезонның өченче премьерасын - «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итә

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 27 һәм 28 ноябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Мио, минем Мио!» спектакль премьерасын тәкъдим итә. Бу - XXXIII театр сезоны башыннан өченче премьера. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мио, минем Мио!» спектакле Астрид Линдгренның шул исемдәге балалар повесте нигезендә эшләнгән. Спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган иҗади төркем әзерләде. Спектакльнең режиссеры — театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, педагог һәм театр тәнкыйтьчесе, В. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Әхмәтов: Милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту кирәк

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту мәсьәләсе тора. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларга шул хакта әйтте. «Районнарда күп кенә милли мәгариф учреждениеләренең техник җиһазланышы түбән. Ул проект буенча иганәчеләрне дә эзләргә кирәк, Президент ни дәрәҗәдә ярдәм итә алыр… Укучыларга бирә торган белем... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Хозур ТВ» YouTube каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). «Хозур ТВ» YouTube рәсми каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты. Каналдагы материалларны карау күрсәткече — 150 миллионнан артыграк. Сервиста тамашачылар проект чыгарылышларын, тапшыруларга анонслар, тормышка этәргеч бирүче видеороликлар карый ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Узып баручы елда «Хозур ТВ» телеканалы редакциясе меңнән артык мәгърифәтчелек, экстремистлыкка каршы һәм күңел ачу телевизион программа әзерләде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөслим балалар бакчасында сабыйларга күренекле якташлары турында сөйлиләр

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мөслим балалар бакчасы төбәктән чыккан күренекле шәхесләрне, яңа урыннарны өйрәтүгә өстенлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә районның «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова сөйләде. «Кызыклы проектлар күп, шулар арасында „Нәни экскурсоводлар“ проекты. Үзебездә елдан-ел яңа объектлар калкып чыга. Шул объектларны балалар тәрбиячеләр белән бергә барып өйрәнәләр. Һәрбер килгән кунакны, башка төркем балаларын, ата-аналарны таныштыралар», — дип белдерде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Cоvid-19 кичергән кешеләр авыруның гадәти булмаган билгеләре турында сөйләде

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Соvid-19 инфекциясеннән дәваланып, инде терелеп килүче пациентлар когнитив функцияләр бозылуга зарлана. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Авыру кичергән кешеләр хәтер югалу, пространствода ориентлаша алмау һәм вакытны чамалап булмау турында сөйли. Шулай итеп, кеше арыганлык тоярга һәм «биш минутка» ял итәргә утырып, инде бер сәгать узганын сизмәскә мөмкин. «Кайчагында мин үземә яхшы билгеле булган әйбер исемен искә төшерә алмыйм. Кирәк булган урынга түгел... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ана капиталын башка максатларга юнәлдерү турында закон кабул ителде

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Хатын-кызлар ана капиталы акчасыын пенсия туплау өчен тотудан баш тарткан очракта, акчаны кире кайтарып ярты ел узганнан соң, башка максатларда файдалана алачак. Үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында» 12 федераль законы маддәсенә һәм Россиянең аерым закон актларына кертелә. Бу хакта РИА Новости яза. Гамәлдәге закон буенча, ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, бакча участогында йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әнинең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмараның 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Энҗе Мөхәммәдиева сөйләде. 139 бала йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә. «Борынгы татар традицияләрен кертүне максат итеп куйдык. Балаларны татарча бишек җырлары җырлап йоклатабыз. Бу традиция 2019 елда кертелгән иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасында киемнәрне милли орнамент белән бизәргә өйрәтәләр

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында сабыйларны өс, баш, аяк киемнәрен милли орнаментлар белән бизәргә өйрәтәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Гөлзилә Ахунова сөйләде. 245 сабый йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә. «Кибеттән алган дидактик уеннар гына түгел, тәрбиячеләр үз куллары белән уйлап чыгарган уеннар да кулланыла. Алар татар орнаментлары белән бәйле. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Авыру әнисен үтергәнче кыйнаган Чаллы кешесен сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

(Чаллы, 25 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда урын өстендә яткан авыру әнисен кыйнап үтергән ир-атка карата суд хөкем карары чыгарды. Ир-ат сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр. Тикшерү фаразы буенча, ир-ат озак вакыт дәвамында үзенең авыру әнисен — икенче төркем инвалид хатын-кызны тәрбияли. Әни кеше бөтенләй хәрәкәтләнми диярлек, ул урын өстендә ята. 14 июнь төнендә ир-ат исерек була. Ул бүлмәгә кергән чакта әнисе урын-җир япмасын диваннан идәнгә ташлый. Читать дальше...


Стартовал заключительный этап Всероссийского конкурса «Воспитатель года России»

В Московском регионе в два раза вырос объем строительства торговых центров

Виды и классификация торгового оборудования

Котельную на Стеклозаводской улице в Солнечногорске реконструировали



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

«Холмы России» финишировали в Саранске

Суд в Москве арестовал водителя после ДТП с тремя погибшими

Продюсер Дворцов заявил, что Успенская зарабатывает до 5 млн рублей с выступлений

«Сгубила «алкашка»: путь футболиста от сборной России к тюрьме

Музыкальные новости

Жена музыканта Сергея Шнурова Ольга подала на развод

Более 14 тысяч жителей СВАО получили новые квартиры по реновации - Собянин

В Пулково задерживаются семь рейсов

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.

Новости России

Более 60 спортсменов приняли участие в первом Кубке Псковской области по джампингу

В Россию привезли бюджетный Mercedes-Benz GLA 200 с 1,3-литровым мотором и гарантией

NASA и Роскосмос вернули на Землю с МКС экипаж 71 миссии

Режиссер «Слова пацана» снимет сериал по мотивам фильма «Москва слезам не верит»

Экология в России и мире

Прослушивания Яндекс Музыка. Увеличение прослушиваний в Яндекс Музыка.

Российская мода на «Текстильлегпром»

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.

Подешевело в 2 раза: назван сезон, когда туры в Египет фантастически упали в цене - ещё можно успеть

Спорт в России и мире

Теннисистка Касаткина прошла в полуфинал турнира WTA в Сеуле

Теннисист Надаль вошел в состав сборной Испании на Кубок Дэвиса

Алибек Качмазов поднялся на 73 позиции в рейтинге ATP, достигнув 179-го места

Касаткина проиграла Хаддад-Майе в финале турнира WTA 500 в Сеуле

Moscow.media

Как и где заказать вкусные бургеры на дом?

iFellow представляет «умный» сервис для подбора персонала

«Райтек ДТГ»: рынок отечественного ПО будет расти на 15% ежегодно

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *