Азнакайда әти-әниләргә гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай» , Резеда Шәрипова). «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды. Бу хакта район газетасы яза. Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасы базасындагы «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды. Тренингны үзәк белгечләре, Казан шәһәреннән балалар нейропсихологы А. Т. Махатадзе үткәрде. Теләгән әти-әниләр шәхси консультация дә алдылар, диелә хәбәрдә.