Алабуга районы бакчачылары күл ярын законсыз рәвештә биләп алган
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында ике бакча хуҗасы гомуми файдаланудагы яр буе полосасын биләп алган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторларына «Спутник» коммерцияле булмаган бакчачылык шикрәтендәге Орехово күле тирәсендә табигать саклау законнары таләпләрен бозу очрагы турында гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында билгеле булган. Читать дальше...