Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Май
2020

Новости за 06.05.2020

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы башлыгы Пучы авылында 100 яшьлек юбилярны котлады

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Пучы авылында гомер итүче Халидә Гәрәеваны йөз яшьлек юбилее белән котлады. Халидә апаның быелгы юбилее аеруча истәлекле, үзенә 100 яшь, Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Тәртип» радиосы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан флешмоб башлый

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Тәртип» радиосы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан социаль челтәрләрдә флешмоб башлый. Бу турыда радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия ир-атлары коронавирусны хатын-кызларга караганда авыррак кичерә

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда коронавирусны авыррак кичерә. Бу хакта коронавирус вазгыяте буенча Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн-киңәшмәдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Җиңү көне» җырын унтугыз милләт вәкиле туган телләрендә башкарды

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Унтугыз милли җәмгыять вәкилләре «Җиңү көне төрле телләрдә» халыкара акциясен хуплап, данлыклы «Җиңү көне» («День Победы») җырын туган телләрендә башкарды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте, дип белдерә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман хәрбиләрнең һәм тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра торган эмблеманы тәкъдим итте. Бу хакта Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Шура» альманахында мөселманнар тормышы өчен актуаль фәтвалар чыкты

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының чираттагы 28 нче санын бастырды. Әлеге санда сез «Әбү Хәнифә мәзһәбе», «Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать» юлы кебек эчтәлекле җомга вәгазьләре, мөселманнар тормышы өчен актуаль булган фәтвалар белән таныша аласыз. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәм чаралары турында Путин уздырган киңәшмәдә катнашты

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор башлыгы коронавирус буенча чикләүләрне өч этапта алырга тәкъдим итте

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Коронавирус аркасында чикләүләр өч этапта гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе — Россия баш санитария табибы Анна Попова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Теләге булган һәркемне туган телендә «Җиңү көне» җырын башкарырга чакыралар

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, танылган опера җырчысы Аскар Абдразаков «День Победы» җырын (Давид Тухманов, Владимир Харитонов) теләге булган һәркемне үз туган телендә башкарырга чакырды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булу турында кисәтәләр

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы зур булуы турында кисәтә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда язгы чәчү буенча Зәй районы алда бара

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы республиканың башка муниципалитетлары арасында чәчү кампаниясендә алда бара. Биредә чәчү 73 процентка төгәлләнгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын күчерү ихтималын кире какмый

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын соңрак вакытка күчерү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта федераль министрлык башлыгы «Россия 24» телеканалында «Диалог» программасында белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе яңа форматта узачак

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» активистлары быел «Георгий тасмасы» акциясе форматын үзгәртә. Коронавирус таралу аркасында тасмаларны урамнарда өләшмәячәкләр, аларны волонтер үзәкләре, кибетләр, автозаправкалар һәм тимер юл вокзалларына бүлеп биргәннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төрки халыклар әдәбияты журналында Зиннур Мансуров шигырьләре төрек телендә чыкты

(Истанбул, 6 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә нәшер ителүче «Кардәш каләмнәр» журналы укучылары игътибарына татар шагыйре Зиннур Мансуровның шигыръләрен тәкъдим иткән. Бу хакта басманың баш мөхәррире Якуп Өмәроглу хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ профессоры: Атна азагына кадәр һава температурасы 20 градустан югары булачак

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Атна азагына кадәр Казанда көндез һава температурасы 20 градустан югары булырга мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Саба районында яңа сөтчелек комплексын карады

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Туктар авылында булды. Анда ул роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бу ел соңгы 170 елда Россиядә иң җылы ел булып тарихка керергә мөмкин

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы 2020 ел соңгы 170 елда Россиядә иң җылы ел булып тарихка керергә мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тимур Әүһәдиев: Икътисади югалтуларга китергән начар һава шартлары елдан-ел арта

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икътисади югалтуларга китергән начар һава шартлары белән бәйле күренешләр елдан-ел арта. «Климат "нервылана" бара», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гамил Әсхәдулла «Мәдәни җомга» газетасына онлайн язылган

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театр студиясе җитәкчесе Гамил Әсхәдулла «Мәдәни җомга» газетасына «Татмедиа» сайты аша онлайн язылган. Бу хакта ул үзенең үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллы табибы Смородинов коронавирустан соң өзлегүдән вафат булган

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге мөдире Дмитрий Смородинов коронавирустан соң өзлегүдән вафат булган. Бу мәгълүматны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елдан галимнәр яңа һава торышы нормаларына нигезләнеп эшли башлаячак

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елдан галимнәр яңа һава торышы нормаларына нигезләнеп эшли башлаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Җиңү көне» җыры беренче тапкыр чуваш телендә яңгырады

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә атаклы «Җиңү көне» («День Победы») җырын чуваш теленә тәрҗемә итеп башкардылар. Шулай итеп, Чуваш Республикасы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган «Безнең Җиңү көне» масштаблы акциясендә катнашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагына фаразларын әйтте

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быел җәйнең нинди булачагын фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнехановка Татарстанда чәчү мәйданнарының 40 процентында эш төгәлләнгәнен әйттеләр

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанда 40 процентка якын мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән, бөтен территориядә яңгыр яуган, бу яхшы уңышка өмет бирә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Читать дальше...


долги отдал черным маком в окне встал

Засушливое пекло до +40 градусов: Вильфанд предупредил россиян о возвращении аномальной жары

Ураган «Эдгар» добрался до Уфы. В столице Башкирии коллапс, затопило аэропорт

Уилан призвал Белый дом принять меры для возвращения в США его и Гершковича



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

На берегу бухты Нагаева открыли памятник «Пионерам освоения Колымы и Чукотки»

Засушливое пекло до +40 градусов: Вильфанд предупредил россиян о возвращении аномальной жары

Как яицкие казаки помогли строительству крепости Самара, и за что воевода Засекин казнил атамана Мещеряка. Часть последняя

Стратегический ход. США скрипят зубами от визита Путина во Вьетнам

Музыкальные новости

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Уникальные места России. Военно-патриотический комплекс “Патриот” — одна из достопримечательностей Каменска-Шахтинского

Новый виток зачистки в Минобороны состоялся: Путин сделал финальный штрих

Уроженка Забайкалья Виктория Боня заявила о готовности усыновить ребёнка

Новости России

«Желтый» уровень опасности погоды объявили в Подмосковье из-за грозы

Деревню в Румынии превратят в крупнейшую авиабазу НАТО в Европе

Стас Барецкий поджег себя на съемках боевика

Хор Пятницкого откроет в Приамурье ярмарку культуры и искусства

Экология в России и мире

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Культурное лето с Dhawa Ihuru

Lemaire, коллекция menswear весна-лето 2025

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Спорт в России и мире

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Потапова вышла в ¼ финала теннисного турнира в Бирмингеме

Касаткина проиграла Соболенко на турнире WTA в Берлине

Moscow.media

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

BIA Technologies вошла в число ведущих интеграторов программных и аппаратных решений России

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *