Алабугада яңа мәктәпкә укытучылар һәм укучылар җыю эше төгәлләнеп килә
(Алабуга, 1 август, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә. Әмма, без 1-8 сыйныф укучыларыннан гына гаризалар кабул итәбез, шуңа күрә әлегә мәктәп 900 бала кабул итәчәк, дип аңлатты «күптелле белем бирү комплекслары» полилингваль мәктәп директоры Сергей Ежов. Читать дальше...