Түбән Камада яшәүче ир-ат Сочида ялы вакытында суга батучы туристны коткарган
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида ялы вакытында суга батучы туристны коткарган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Август башында Руслан гаиләсе белән Сочига ялга китә. Бер көнне пляжда ял иткәндә, диңгездә бер ир-ат бата башлый. Коткаручылар аны судан чыгара, әмма ул инде суламый. Руслан Каштымов ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, зыян күрүчегә реанимация чаралары үткәрә. Шуннан соң ир аңына килә. «Бу — минем өчен гадәти эш. Читать дальше...