Алабугада чәчәк үсентеләре утыртуны төгәлләделәр
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Алабугада чәчәк үсентеләре утырту төгәлләнде. Чәчәкләр шәһәрнең төрле өлешләрендә — Алабугага керү юлындагы боҗраларда, Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы буенча, Нефтьчеләр проспектында һәм Төзүчеләр урамында, шулай ук Казанның үзәк урамында урнашкан. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын бәрхет, виола, сальвия, петуния, пеларгония, герань, бегония һәм башкалар шатландыра. Шәһәрне чәчәкләр белән «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП хезмәткәрләре бизи. Читать дальше...