Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Август
2020

Новости за 04.08.2020

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районы Түке авылында стадион төзелешенә үзара салым акчасы тотылган

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Актаныш районының Түке авылы уртасында мини-стадион төзелә. БРайонның подрядчы оешмалары якын арада спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырырга ниятли. 250 меңгә якын үзара салым акчасы шушы максатларга тотыла. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Гади генә авылда шәһәрнекеннән ким булмаган спорт үзәге булдыру идеясен халык үзе үк тәкъдим иткән. Үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге төзелешкә салырга ризалык та биргән алар. Төп төзелеш... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районында берьюлы ике авылда мәдәният йортлары төзелә

(Чирмешән, 4 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында берьюлы ике авылда мәдәният йортлары төзелә. Светлогорский авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 50 тамашачыга, з Бәркәтә авылында 100 кешегә исәпләнгән клуб булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Биредә төзелеш эшләре белән бер үк вакытта территориядә төзекләндерелә, аның тирәсендә агач-куаклар утыртылачак. Бу эштә районның мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша», — ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан Эрмитажында Петербург рәссамы Азат Галимов күргәзмәсе ачылды

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 30 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.   Останың иҗатындагы Татарстан башкаласы образын барыннан да яхшырак Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Карбыз көне: аны ничек сайларга, сакларга? - "Ватаным Татарстан" газетасы

(Казан, 4 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Әхмәтҗанова). Без хәзер күзгә күренгән бар нәрсәнең дә бәйрәм “үткәргәненә” ияләшеп беттек инде. Менә бүген карбызга да чират җиткән. Тарих ни сөйли? Карбыз көненең тарихы АКШка барып тоташа. Ул анда Милли карбыз көне буларак үткәрелә. Юкка гына түгелдер, күрәсең. Баксаң, Америка карбыз ашау буенча беренчелекне бирми икән. Анда бу баллы һәм тәмле җиләк популярлыгы буенча  хот-догтан бер дә калышмый, ди. Сусауны баса, калориясе түбән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә ала

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. «Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Министрга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан янындагы ял базасында дүрт йорт янган, хатын-кызның тәне пешкән

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янындагы ял базасында йортлар янган, бер хатын-кызның тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген кичке алтыда Лаеш районындагы «Хезмәт ветераннары - 9» дача ширкәтенең Зеленый Бор ял базасында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга 120,119нчы янгын сүндерү частьләре барган. Тактадан ясалган ике бакча йорты һәм брустан ике йорт янган. Кичке җидедә янгын сүндерелгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт Татарстанга киләсе елда онлайн-тавыш бирүне сынап карарга тәкъдим итте

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич киләсе елда Татарстанда муниципаль әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча электрон тавыш бирү үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында белдерде.    «Киләсе елда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан бу хәрәкәт [электрон тавыш бирү] лидерларының берсе була алыр иде. Мәсәлән, язын шундый тавыш бирү тесты үткәрелсә. Республикада танылган «Волга» эксперт клубы бар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар Татарстанда эсселек һәм көчле җил турында кисәтә

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 5 августта, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда шулай ук яшенле яңгыр һәм секундына 18 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Көндез җылылык 25-30 градуска җитәчәк. Пәнҗешәмбе, 6 августта, республикада тәүлекнең күп өлешендә явым-төшем көтелми. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зилә Вәлиева: Без киләсе сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Алда торган сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре аларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде. «Күзәтүгә таләп бердәм булып кала: ул гадел, намуслы һәм сайлау процессында катнашучыларга хөрмәт белән булырга тиеш. Барлык күзәтүчеләрнең төп максаты - гражданнарның сайлау хокукын һәм сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү, нәтиҗәләр буенча беркемдә дә шик туарга тиеш түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда өч кеше юлда өч җиңел машина бәрелешендә зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә. Билгеле булганча, Казан-Оренбург трассасының 190нчы чакрымында республиканың Түбән Кама районында өч җиңел машина бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, 10нчы модель «Лада» машина йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Лада Калина»га барып бәрелгән, ә ул аннан соң каршы як полосага чыгып, «Ауди»га бәрелгән. 10нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шойгуга Казанда космос аша пилотсыз очкычлар белән идарә итү системасын күрсәттеләр

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганда РФ оборона министры Сергей Шойгуга яңа техника үрнәкләрен чыгару өчен заводның яңадан җиһазландырыла торган объектларын, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге уникаль эшләнмәләрне күрсәттеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ Оборона министрына пилотсыз очу аппаратлары өлкәсендәге перспективалы эшләнмәләрне, шул исәптән төрле типтагы пилотсыз очу аппаратларының спутниклар аша җир... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә бәйле үзенең фикерләрен җиткерде. Һәм бу мөрәҗәгатьнең үзләренә юнәлеш күрсәтүен ассызыклап үтте. «Минемчә, бу татар халкының күптән ишетергә теләгән сүзләре. Һәркем ишетергә хыялланган сүзләр әйтелгән монда. Президентның һәр сүзе дөрес. Рөстәм Миңнеханов дөрес әйтә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга кыенрак. Үзебез... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Екатеринбург яшьләре ачык һавада татар теле дәресләре уздыра

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Екатеринбургның «Урал таулары» татар яшьләре оешмасы коронавирус пандемиясе белән бәйле озак тәнәфестән соң ачык һавада сөйләм буенча татар теле дәресләре уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада сөйләм татар теле дәресләренең уңышлы тәҗрибәсе кулланыла. Биредә сүзләрне һәм әйтемнәрне истә калдыру, танылган татар җырларын белү һәм башка шундый уен-биремнәр булачак.  Чара җомга, 7 август көнне, 19: 00 сәгатьтә ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге паркта узачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Камал театры спектакльләре белән ачылачак

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12-13 август көннәрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Театр онлайн форматында ике спектакль - «Бию пәрие» һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» тамашаларын тәкъдим итә. 12 августта тамашачылар драматург һәм... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләренә сайлауларга әзерләнә башларга кушты

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен хәзердән үк сентябрь сайлауларына әзерләнә башларга һәм законнарны актив өйрәнергә чакырды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында белдерде. «Быел 13 сентябрьдә Россиядә 9 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак, шул исәптән мөһим кампанияләр Татарстан Республикасында да уза. Күзәтүчеләрнең хәзер үк сайлау кампаниясенә әзерләнүләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда фигуралы шуу үзәге төзелешенә проект документациясе җәй азагына әзер булачак

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда фигуралы шуу һәм шорт-трек үзәге, пляж спорты төрләре буенча үзәк төзелеше буенча проект-смета документациясе җәй азагына кадәр әзер булырга тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты уздырган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. «Бу перспективадагы сорау. Кызганыч, закон шулай куша: смета документациясе булмый торып, федераль казнадан финанслауга заявка да бирә алмыйсың. Проект булса, аннары бу хакта тирәнрәк сөйләшергә була. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Андрей Кондратьев: 13 сентябрьдә сайлауларны ачык һәм легитим итә алачакбыз

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Диана Авакян). 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә күзәтүчеләрнең профессиональ эше Татарстанда сайлауларның ачыклыгын һәм легитимлыгын раслаячак. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Ул 1 июльдә узган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча уңышлы плебисцитны билгеләп үтте. Процедураны оештыру буенча Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата, Роспотребнадзор ягыннан шелтәләр булмады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә әлегә ябык урыннар турында кисәтә

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле Татарстанда ябык биналарда урнашкан кинотеатрларны һәм кальян тарту бүлмәләрен ачарга рөхсәт ителми. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә барлык күңел ачу объектлары да әлегә ябык. Кальян тарту бүлмәләренә карата кертелгән чикләүләр дә гамәлдә. Хәзерге вакытта ябык биналарда – сәүдә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиб симертә торган эчемлекләрне атады

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Табиб-эндокринолог Екатерина Иванникова «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында артык авырлык җыюга китерә торган эчемлекләрне әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Эндокринолог сүзләренә караганда, сок, квас һәм газлы эчемлекләрдә глюкоза бик күп һәм алар югары гликемик индекска ия. Бу эчемлекләрне даими куллану ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш тудыра һәм симерүгә китерә. Моннан тыш, кешеләрнең күбесе чәй яки кофега күп итеп шикәр салып эчә, бу шулай... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 авыруларын дәвалаучы медицина хезмәткәрләре ялга чыга алачак

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе буенча хәлне яхшырту сәбәпле, табиблар һәм шәфкать туташлары ялга чыга башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсе коллективының бер өлеше бүгенге көндә отпускта. Алга таба хезмәт вахтасына керешәчәкләр, һәм без Чаллы шәһәрендә 10-15 августка бишенче шәһәр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мәктәпләрен гомумроссия мәктәп сайтлары рейтингында катнашырга чакыралар

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия яңа университеты (РосНОУ) һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме мәктәп сайтлары гомумроссия рейтингының 13 нче версиясе башлануы турында игълан итә. Гаризалар кабул итү 3 августта ачылды, 8 сентябрьдә үз-үзеңне тикшеренү башланачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. Катнашучылардан гаризалар кабул итү 2020 елның 7 сентябрендә тәмамланачак, шул ук вакытта 8-12 версиядә катнашучыларның гаризалары автомат рәвештә озайтылачак. Тикшеренүләр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гарәп Әмирлекләрендә мәчеткә намазга керергә рөхсәт ителгән кешеләр санын арттырдылар

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 3 августтан башлап Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мәчетләргә мәйданнарның яртысына сыярлык кеше кертәләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. 1 июльдә коронавирус буенча карантин бетерелгәннән соң, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мәчетнең 30 процент мәйданына сыярлык кеше кертә башлаганнар иде. Ул вакытта намаз укучылар арасында дистанция саклау 3 метр итеп билгеләнгән булса, хәзер ул ике метрга калдырылган.  Азан әйтү, намазга чакыру вакыты арасы 10 минутка кадәр арттырылачак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сергей Шойгу Ту-160 ракетоносецларын җыю цехын тикшерү өчен Казанга килде

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Бүген Россия оборона министры Сергей Шойгу Горбунов исемендәге Казан авиация заводына Ту-160 стратегик ракетоносецларын җыю барышын тикшерү өчен килде. Министрны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөри. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Бүген Казанга Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар Ту-160 самолетларын җыеп бетерү цехында булалар», — диде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыйды

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8 процентын тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүгенге көнгә республикада 1 млн 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 40,6 ц/га... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Белгечләр Татарстан халкының җавапсызлыгына борчыла

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуы, әлеге очракларның кимүе, икенче һәм өченче дулкын кисәтү чараларының дәрәҗәсенә, бүгенге көндә... Читать дальше...


Врач назвал опасные последствия употребления энергетиков

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

Перебежчик и дочь бесследно исчезли: Россия так и не получила ответов. "Операция Ирис" продолжается?

Озвучено, в каких случаях могут вычесть деньги из пенсии



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Врач назвал опасные последствия употребления энергетиков

Озвучено, в каких случаях могут вычесть деньги из пенсии

Неопределенность не помещает. Доллар поднимется до «сотки». Назван срок

Музыкальные новости

В День памяти и скорби военнослужащие и сотрудники центрального аппарата Росгвардии возложили цветы к памятнику воинам войск правопорядка

Космос – Динамо Владивосток: прогноз на матч 25 июня 2024 года, Вторая Лига

Актриса Дарья Погодина: топ-3 лучших занятий для развития малышей

Молодёжное первенство. "Зенит" уступил "Динамо", "Спартак" перестрелял "Крылья".

Новости России

Акция «Огненные картины войны» прошла в Луховицах

СМИ: РФ расширяет влияние не только на страны Африки и Латинской Америки

Посол Эмануэль: Визиты Путина в КНДР и Вьетнам реализовали худшие опасения США

Авиалайнер из Москвы 23 июня прилетает в аэропорт Владивостока с задержкой

Экология в России и мире

Новые портативные ирригаторы Revyline RL 410 Pink появились в продаже с курьерской доставкой по Сочи

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Lemaire, коллекция menswear весна-лето 2025

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Спорт в России и мире

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Касаткина проиграла Соболенко на турнире WTA в Берлине

Невыгодная Олимпиада. Теннисисты отказываются от Игр в Париже

Елене Рыбакиной припомнили ее дерзкое поведение

Moscow.media

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья

Тихая Ладога...

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *