Чирмешәндә ике ятим балага йорт бирделәр
(Чирмешән, 27 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә ике ятим балага дәүләт ярдәме белән төзелгән торак йорт ачкычлары тапшырылды. Республика көне алдыннан бу вакыйганы аерым бер бәйрәм сыман билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Андый балалар безнең аерым кайгыртуга, игътибарга мохтаҗ. Үз йортыгыз булу белән тәбрик итәм», — диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты. Читать дальше...