Азнакайда иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар
(Азнакай, 8 август, «Татар-инфлорм», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда узган «Автоледи-2020» бәйгесенә районның иң оста машина йөртүчеләре җыелган иде. Ун хатын-кыз арасында иң оста йөртүче ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ярышларның теоретик өлеше ДОСААФ базасында үтте. Бәйгедә катнашучылар вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен расладылар. Ярышларның икенче этабында алар машина йөртү осталыгын күрсәтеп, вакытка трасса буйлап үтте. Бәйгедә беренчелекне Гөлназ Хафизова яулады. Читать дальше...