Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Август
2020

Новости за 17.08.2020

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Советы депутаты Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицеена югары бәя бирде

(Әгерҗе, 17 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда «Үсеш ноктасы» илкүләм программасы буенча кабинетларны реконструкцияләү төгәлләнде. Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев реконструкция эшләренә дә, лицейга да югары бәя бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә исәпләнгән. Заманча таләпләргә туры китереп технология, информатика кабинетлары төзекләндерелгән. Робототехника кабинетлары һәм шахмат зонасы булдырылган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районының Әмир авылы мәчетенә яңа ярымай куйдылар

(Чирмешән, 17 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Узган атнада Чирмешән районының Әмир авылы мәчете манарасына яңа ярымай куелды. Изге йорт манарасының үзен дә өч метрга югарырак күтәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге дин йортында ремонт-үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Мәгълүм булганча, бу авылда 1991 елда ачылган мәчет бинасына быел янкорма төзелде, бинаның эченә, тышына да капиталь ремонт ясала. Әлеге изге эшләрнең иганәчеләре — шушы авыл егетләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ел башыннан Татарстанда исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында 29 кеше вафат булган

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан юлларында рульгә исерек килеш утыру аркасында 29 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте. Узган ял көннәрендә генә дә исерек шоферлар гаебе белән ике юл һәлакәте булды, аларда дүрт кеше зыян күрде. Яр Чаллыда 15 августта исерек 34 яшьлек Volvo S80 шоферы җәяүлеләрне бәрдергән. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылып, ул башта зур тизлек белән бордюрдагы ташка бәрелә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә үткән «Татар кызы 2020» бәйгесендә Кукмара һәм Мамадыш кызлары җиңгән

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). 16 август көнне Мәскәүдә Халыкара гүзәллек һәм сәләт бәйгесенең Мәскәү төбәк этабы узды. Әлеге бәйгене онлайн форматта «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте. Быел «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының сайлап алу этабында Мәскәү төбәгендә яшәүче кырыклап кыз катнашты. Жюри алардан егерме татар чибәрен сайлап алды, финалга шуларның сигезе чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: киләсе этапта Мәскәүне — Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

1,5 меңнән артык татарстанлы Татарстан Яшьләр парламентына эләгергә омтыла

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Яшьләр парламентына Татарстанның 1,5 меңнән артык яшь кешесе эләгергә омтылган. Кандидатлардан гаризалар бер ай элек, 17 июльдә кабул ителә башлады, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. «Гариза тапшыручыларның барысы өчен дә яшьләр соравыннан чыгып формалаштырылган белем бирү модуле оештырылачак. Һичшиксез, сексуаль көчләү темасы һәм гендер тигезсезлеге мәсьәләләре кебек темаларны күтәрәчәкбез», - диде ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда вакытлыча эш эзләү буенча порталда 200 тирәсе вакансия бар

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстанда вакытлыча эш эзләү өчен төзелгән порталда республика эш бирүчеләреннән якынча 200 вакансия урнаштырылган. Бу хакта онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Студент яшьләр гамәлдәге онлайн-мәйданчыкларда аларның сорауларына төгәл формалаштырылган җавап ала алмый», - дип аңлатты ул мондый ресурс булдыру кирәклеген. «Студентлар хезмәт отрядлары» оешмасы эш турындагы игъланнар белән сайтны башлап җибәрде. Анда 100гә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа театры яңа сезонын 28 августта ача

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Буа дәүләт театры яңа сезонын 28 августта ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Буа дәүләт драма театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгән. Әлеге пьесаны Мирсәй Әмирнең 1943-44 елларда Толымбай авылына килеп язган. «Пьесаның геройлары безнең авыл кешеләре. Әсәрнең төп герое Фатыйма да безнең Фатыйма апа Вилданова», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Спектакльнең режиссеры — Тимур Кулов. Спектакль... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Президентлыкка кандидат Альмир Михеевның агитация кампаниясе башланды

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Президентына кандидатларның берсе Альмир Михеевның агитация кампаниясе башланды. Бу хакта «Татар-информ»га «Гадел Россия» партиясенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Шәһәр халкын Альмир Михеевның сайлау алды программасы кызыксындыра. Күп кенә казанлылар агитация кублары янында туктый һәм альмир2020.рф программасы белән сайтка алып баручы QR-кодны сканерлый» ,-диделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, республика халкының почта тартмаларына партия газетасын тарату дәвам итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда атна ахырына җылытачак

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.  Иртәгә, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов булачак космонавтлар белән Минзәләдә әзерлек шартлары турында фикер алышты

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә парашют спорты нигезләренә өйрәтүче Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге курсантлары белән очрашты. Республика җитәкчесе очрашудан фотоны Instagram битендә бастырды. «Минзәләдә. Булачак космонавтлар белән!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ачыклап узганча, 2010 елгы парашют спорты буенча дөнья чемпионатын уздырганнан соң Минзәлә шәһәрен бөтен дөнья белгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә торгызылган Екатерина күпере буйлап узды

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Минзәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне үстерү проекты белән танышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Минзәләнең үзендә Рөстәм Миңнехановка төзекләндерелгән ярны күрсәттеләр, ул тарихи Екатерина күпереннән башлана. Сәфәр вакытында ТР Президенты җирле халык белән аралашты», - дип сөйләде ул. Республика җитәкчесе башка объектлар арасында яр буенда урнашкан тренажерларны да карады. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Министрлыкта балалар хастаханәсенең әлегә Covid-госпиталь булып эшләячәген әйттеләр

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның яңа коронавирус инфекциясе авыруларын дәвалый торган беренче шәһәр балалар хастаханәсен пациентларны планлы кабул итүгә күчерергә планлаштырмыйлар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта мондый карарның сәбәпләрен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков атады. «Беренче балалар хастаханәсе провизор госпитале һәм Covid-госпитале буларак эшли. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә АУЕ* хәрәкәте экстремистик дип табылды

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Россия Югары суды бүген АУЕ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен («Арестантский уклад един»* яки «Арестантское уголовное единство»*) экстремистик дип таныды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Суд утырышы ябык режимда узды. Хәзер кем үзен АУЕ* хәрәкәтендә дип саный, андый кешеләр экстремизм маддәсенә эләгә. «РФ Генераль прокурорының административ дәгъва белдерүен канәгатьләндерергә һәм АУЕ* хәрәкәтен экстремистик оешма дип танырга һәм аны РФ территориясендә тыярга»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәттахов яшьләр өчен Татарстанның җәлеп итүчәнлеге факторларын атады

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда, кайбер өстенлекләргә ия, алар республикага яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шулар турында онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Татарстанның җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый торган факторларның тупланмасы куркынычсызлыктан, җәмәгать киңлекләреннән, мөмкинлекләрдән башлана. Иң мөһиме - эш, тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты», – диде Яшьләр эшләре министры. Универсиада... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елда Казан йөзү буенча Дөнья кубогының күчерелгән этабын кабул итәчәк

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). 2021 елның 28 октябреннән 30 октябренә кадәр Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы этабы узачак. Ярышлар календаре Халыкара йөзү федерациясенең рәсми сайтында урнаштырылган. «Быел турнирларны гамәлдән чыгару - көтелгән чара, әмма безнең спортчылар стартларсыз калмаячак һәм Казанда узачак Россия Кубогында чыгыш ясаячак. Киләсе елга килгәндә, дөньядагы хәл яхшырыр һәм киләсе елда ярышлар тулысынча узар дип өметләнәм», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Зәйдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне карады

(Казан, 17 август, «Татар-информ» ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү өчен, Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президенты Төзүчеләр урамындагы ишегалды территориясен карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка планлаштырганда халык карары буенча беренче чиратта өстенлек җәяүлеләр юлына бирелде, дип сөйләделәр. Ишегалдында тротуарлар мәйданын арттырганнар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор: 1 сентябрьдә линейкаларны гамәлдән чыгару күрсәтмәсен бирмәдек

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 1 сентябрьдә Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүне тыю юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мондый карар турында фикер алышу булырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләре әлегә юк. Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында мәктәп линейкаларының коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылачагын хәбәр иткән иде . Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Элегрәк «Татар-информ»га КФУ профессоры Юрий Переведенцев Казанда начар һава торышының никадәр озак тоткарланачагы турында хәбәр иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Быел 31 декабрь ял көне булмый

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин түгел, чөнки бу РФ Хезмәт кодексын бозачак. Әмма 2021 елда Россия Хезмәт министрлыгы декабрьнең соңгы көнен эшләми торган көн дип игълан итү мөмкинлеген караячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.  Быел 31 декабрь ял көне булса, ул чакта башка ял көннәренең берсен эшләргә туры киләчәк, диделәр. Шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 110 маддәсе бозылачак, ул 48 сәгатьтән дә ким булмаган атна саен өзлексез ял итүне күздә тота. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Шәһри Казан» газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Шәһри Казан» газетасы утыз еллык юбилеен билгеләп үтә. Газетаның беренче сигнал саны 1990 елның 17 августында чыккан. Журналист Дамир Бәдриев газетада озак еллар дәвамында эшли. Ул газета оешуының тарихы турында сөйләде. «1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Шул милли шаукым вакытында Хәлим Гайнуллин Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. милли газета булдыру фикерен белдерә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Әхмәтов иртәгә җиде район башлыгының татар телен үстерү эшенә анализ ясаячак

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 18 август көнне татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча җиде район башлыгы белән Апаста очрашу үткәрәчәк. Чарада катнашучы районнарның милли мәгариф һәм милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясалачак. Мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева раслады. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән очрашуда Апас, Буа, Кайбыч... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор идарәсендә перчаткаларны кемнәр кияргә тиешлеген аңлаттылар

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19 коронавирусы буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабы башлануга карамастан, хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр эш урынында перчатка кияргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Министрлар кабинетының < ... > карары чыкты, ул без өченче этапка күчүгә бәйле кайбер чикләүләрне бетерә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУда яңа уку елы башлануга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 20 августта Казан федераль университеты яңа уку елы башлануга һәм югары уку йортының тулай торагына күченүгә багышланган турыдан-туры трансляция уздырачак. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә. Студентлар һәм аларның әти-әниләре социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрскийдан һәм Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүгә уңай бәя бирде

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге паркны карап чыкты һәм җирле халык белән аралашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Татарстан Президенты парк территориясе буйлап узды, шәһәр халкы белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов  җәмәгать киңлекләре, парклар, скверларның кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнүен, тормыш белән тулылануын күрү һәрвакыт күңелле икәнлеген искәртте. Халык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда соңгы ике тәүлектә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелгән

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда соңгы ике тәүлектә - айлык норманың яртысы, августның беренче яртысында исә 150 процент күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бүген КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Ике тәүлектә – 13 һәм 14 августта – Казанда 30 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде. Яңгыр 13 август иртәсендә башланды, ул көнне явым-төшем күләме – 17, ә 14 августта 13 миллиметр тәшкил ите. Шул рәвешле, ярты айда... Читать дальше...


Медвежье нашествие, КРТ, затраты «Русгидро» и запрет «наливаек»: самые читаемые новости Красноярска

В Австралии аборигены съели на пиру терроризировавшего их соседей крокодила

В Белогорске еще одной семьей стало больше

Сергей Меликов и Сергей Цивилев обсудили развитие энергетики в Дагестане



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Japan Times: Плотоядная бактерия стрептококка может убить человека за 48 часов

В Австралии аборигены съели на пиру терроризировавшего их соседей крокодила

Традиционные ценности: утопия отечественного электромобиля

Сергей Меликов и Сергей Цивилев обсудили развитие энергетики в Дагестане

Музыкальные новости

Эрдоган рассказал о переговорах Фидана и Путина на тему выборов в курдских районах в Сирии

Почти 40 пар поучаствовали в турнире по конкуру на Кубок Гагарина в Щелкове

Группа Metallica даст виртуальный концерт в Fortnite 22 июня

Массовыми патриотическими акциями отметили День России на заводах АО "Желдорреммаш"

Новости России

Традиционные ценности: утопия отечественного электромобиля

ЯНДЕКС, АЛЕКСАНДР ПУШКИН, АНАТОЛИЙ ГОЛОД И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ВЕДУТ СЛЕДСТВИЕ ВЕКА! ВАЖНЫЕ СЕРЬЁЗНЫЕ ДАННЫЕ.

Сергей Меликов и Сергей Цивилев обсудили развитие энергетики в Дагестане

В Белогорске еще одной семьей стало больше

Экология в России и мире

Прямые рейсы в Таиланд неожиданно снимают: стали известны подробности и альтернативы

Завершилась первая цикловая встреча региональных руководителей компании AlfaBiom

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир бурятской сказки, которое не оставит равнодушным ни одного зрителя

Россиянам предложили премиальные туры сразу в 2 страны: рейсы начнутся из 8 российских городов

Спорт в России и мире

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Moscow.media

Тренер назвала признаки синдрома перетренированности

Социальные и ESG-проекты ГПМ Радио названы лучшими в России

Росгвардейцы обеспечили охрану общественного порядка в День поселка Вербилки

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *

Спортивные новости от Sportsweek.org

Добавить новость - здесь

Copyright © 29ru.net
Powered by Cotonti