Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Август
2020

Новости за 06.08.2020

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән аграр техникумында Тольятти яшьләре дә белем алачак

(Чирмешән, 6 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Дүрт төркемгә 80 студент алырга планлаштырабыз. Абитуриентлардан илледән артык гариза керде. Быел мөмкинлеге чикле яшьләрне дә һөнәргә өйрәтергә уйлыйбыз», — диде техникум директоры Владимир Островский. «Кызларны ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Түбән Кама халкыннан мохтаҗларга өләшү өчен, үзәк мәчеткә бер ярым тоннага якын корбан ите китерелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар. Исемлекне инвалидлар җәмгыяте һәм җирле үзидарә рәисләре төзегән. Гомумән алганда, ирекле ярдәмчеләр алты йөзгә якын гаиләгә Корбан гаете күчтәнәче китергән. Мәчеттән хәбәр итүләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре яши торган йортлары буенча җаваплы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә. Авария бүген иртән Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. «Ике хатын-кыз зыян күрде. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киттеләр», — диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

Tatar-inform.tatar 

Казанлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Казанда 8 августта торак комплексларның берсендә Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме оештырыла. Чараны комплекста яшәүчеләр үзләре оештыра. Бу хакта «Спорт» социаль-спорт хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйрәм Казанда рәсми чаралар тәмамланнан соң көннең икенче яртысында узачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Ул «Весна» торак комплексында берьюлы берничә урында узачак. Чарада катнашучылар йога, стретчинг, көнчыгыш бию, гимнастика һәм балалар футболында ярыша алачаклар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына яңа таләпләр әзерләде

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасына карата яңа таләпләр проектын әзерләде. Документны норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырып чыгардылар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Шулай итеп, аптечкага стерильле салфеткалар һәм зур күләмле стериль булмаган бинтларны өстәргә тәкъдим ителә. Алар кечкенә һәм стерильле бинтларны, стерильле бәйләвеч пакетны һәм бактерицидлы лейкопластырьны алмаштырырга тиеш. Шулай ук ведомствода рулонлы лейкопластырь... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда ачык һавада музей барлыкка киләчәк

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Чаллыда «Герат кыр почтасы» төбәк хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы активистлары ачык һавада музей оештырырга тели. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. «Музейга килүчеләрнең ачык һавада Бөек Ватан сугышы энергетикасын тою мөмкинлеге булачак. Безнең шәһәрдә музейны төзү эшенең төрле этапларында бушлай ярдәм итәргә әзер булган кешеләр күп» , - дип сөйләде иҗтимагый оешма җитәкчесе Наил Каюмов. Проектны эшләүчеләр Россиянең сугыш елларына багышланган истәлекле урыннарын... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Без 1 сентябрьдән 1-11нче сыйныфка кадәр укучыларыбызның мәктәпкә баруына әзерләнәбез. Без моңа өметләнәбез. Без беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен түләүсез туклануны тәэмин итәргә әзерләнәбез. Министрлык һәм бөтен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачыла

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 18 августта, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Химки зиратында разведчик Исхак Әхмәровка (1901-1976) һәм аның хатыны Елена-Хелен Лоурига (1910-1981) һәйкәл ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтен хәбәр итә. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган егет БДИны 400 баллга диярлек тапшырды

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Бездә ике йөз баллы укучылар Чаллыда, Кукмара районында - Ядегәр авылында бар. Бу көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә дигән сүз. Чөнки программа барысы өчен дә бертөрле»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия туристларына Черногориягә керү рөхсәт ителде

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия туристларына нинди дә булса чикләүләр һәм шартлар булмаган хәлдә Черногориягә керүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Иртәгәдән, 7 августтан, Черногориягә өстәмә шартларсыз керә ала торган илләр исемлеге бастырылды», - диелә Черногория Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә. Исемлеккә Азәрбайҗан, Беларусь, Зимбабве, Канада, Россия, Украина кертелгән. Элегрәк ил хөкүмәте каршындагы Милли координация советы Россияне эпидемиологик имин илләрнең «Яшел исемлегенә» керткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Казанда Чуйков урамында боз яуганын видеога төшергәннәр

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Казанда Чуйков урамында боз яуганын видеога төшергән. «Татар-информ»га видеоязманы ролик авторлары җибәргән. Видео бүген кичке алтылар тирәсендә Чуйков һәм Мусин урамнары киселешендә ясалган. Кадрларда асфальтка көнбагыш орлыгы зурлыгында бозлар чәчелүе күренә. Шаһитлар сүзләренә караганда, шәһәрдә «мондый аномаль зона» Чуйков урамында гына түгел. Шәһәр үзәгендә шулай ук көчле яңгыр башланды.

Tatar-inform.tatar 

«Зәкят» фонды Бәйрутта шартлаудан зыян күрүчеләр файдасына акча җыя

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 4 августта Ливан башкаласы Бәйрутта зур шартлау вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Зәкят» фонды сайтында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә чакыралар. «Бәла ялгыз йөрми. Ливан башкаласында портта көчле шартлау вакытында өч меңнән артык кеше зыян күрде. Һәлак булучылар да бар. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәктәпләрдә тикшерү эшләре үткәрү сроклары билгеләнде

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак. Бу хакта ведомство сайтында бастырылган Рособрнадзор хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. График буенча 5-8 сыйныфларда тикшерү эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә.

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзәндә Иделдә төнлә баткан балыкчы мәетен алганнар

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзәндә Иделдән төнлә көймәдән егылып төшкән һәм баткан балыкчының гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзәннең суда коткару оешмасыннан (ОСВОД) хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге унынчы яртыларда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шаһитлар шалтыраткан. Алар Ременников култыгы районында Иделдә ир-ат мәете йөзгәнен әйткән. Урынга Яшел Үзән ГИМС бүлеге, ОСВОД һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Ир-ат гәүдәсен ярга чыгарганнар. «Ул Волжскида яшәүче 68 яшьлек ир-ат булып чыга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлар явачак

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Җомга көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле явым — төшем көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана, көндез һәм кичен җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә  +14 тән +19 градуска, көндез +25 тән +30 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илсур Метшин блогерларга Кабан күле яр буеның төзелеп килә торган өлешен күрсәтте

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кабан күле яр буеның икенче чираты 30 августта Шәһәр көненә һәм ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә ачылачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин яр буе һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча блогерлар белән очрашуда сөйләде. «Безнең өчен [блогерлар белән очрашу] бу яңа формат. Сезнең аудиториягез зур, ә безнең үзгәрешләр, төзелеш һәм планнар турында сөйләү өчен яхшы форсатыбыз бар», — диде Илсур Метшин. Мэр белән очрашуга блогерлар, велоактивистлар, матбугат вәкилләре килде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җиңел машина һәм почта фургонының бәрелешүе видеога эләккән

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янында җиңел машина һәм почта йөк машинасының бәрелешү мизгеле видеога эләккән, ул Казанның социаль челтәрдәге пабликаларында пәйда булды. Авария кичә иртән республиканың Лаеш районындагы Сокуры авылы янында Мишә аша салынган күпердә булган. Кадрларда почта йөк машинасының үз полосасы буенча хәрәкәт итүе күренә, ә борылыштан аңа каршы тормозга да басмыйча диярлек чит ил машинасы килә. Бу авариянең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Бәллүр каләм» конкурсына эшләрне 10 октябрьгә кадәр кабул итәләр

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)»  эшләр кабул итү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды. Бу хакта конкурсны оештыручылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге хәбәр итә. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив караш аша»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырырга планлаштыралар

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда күпфатирлы йортлар ишегалларында ябык велопарковкалар урнаштырылачак. Бу хакта блоггерлар белән яр буен һәм паркларны төзекләндерү темасы буенча узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Без - Россиядә беренче һәм һәр йортта һәм ишегалдында бер подъездга биш урын исәбеннән велопарковканы мәҗбүри шарт итеп куйган әлегә бердәнбер шәһәр», - диде шәһәр башлыгы. Моннан тыш, велопарковкалардагы урыннарны исәпләү күп фатирлы йортларның катларына бәйле булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

БДИ вакытында өч укучыны сәламәтлеге буенча имтихан пунктына кертмәгәннәр

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда БДИ уздыру көннәрендә өч чыгарылыш сыйныф укучысын һәм 60 хезмәткәрне сәламәтлеге буенча имтихан үткәрү пунктларына кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. «Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле имтиханнар моңарчы күрмәгән шартларда узды. Имтихан тапшыру пунктларына һәркем медицина хезмәткәрләре тикшерүе аша гына үтте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллының 5нче хастаханәсе хәзер йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көннән башлап Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «6 августтан башлап «5нче шәһәр хастаханәсе» стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты. Бездә булган барлык авырулар "ковидлы" башка госпитальләргә күчерелде, терелгәннәре чыгарылды. Бүгенге көндә хастаханәдә тоташ дезинфекция үткәрелә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Леонов Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру планнары турында сөйләде

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). ТР Спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанда йөзү буенча Россия чемпионатын уздыру планнары турында сөйләде. «Ноябрьдә яздан күчерелгән зур суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздырырга планлаштырабыз, суга сикерү буенча кайбер чаралар, һәрхәлдә, ТР Президенты Кубогы бар, без аны гадәттә Яңа ел алдыннан уздырабыз», — дип хәбәр итте министр. Шуңа өстәп, Леонов җанатарлар темасын да кузгатты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Болакны Кабан яры белән тоташтырачак тоннель ясарга планлаштыралар

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Камал театрының фонтан мәйданы астында Болакны Кабан күле яры белән тоташтыра торган тоннель барлыкка киләчәк. Бу хакта блоггерлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин җиткерде. «Без, Татарстан урамын кисеп үтмичә, бу тоннельдән өстә Уң як һәм Сул як Болакка үтү юлы ясарга планлаштырабыз», - диде Метшин. Бу зонада реверсив хәрәкәт оештырырга планлаштыралар. Шул ук вакытта Уң Болак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамы ягына транспорт хәрәкәте оештырылачак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек министрлыгында компьютер томографиясеннән нурланыш куркыныч түгел диделәр

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе аркасында Татарстанда үпкәләргә компьютер томографияләрен күбрәк үткәрә башладылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев нурланышның нигә куркыныч түгеллеген аңлатты. «Асылда, күкрәк читлеге компьютер томографиясен үткәрүдән алган эффект рентген нурланышыннан алганга караганда сәламәтлеккә зыянны күп тапкыр азрак сала», — дип билгеләп үтте спикер. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда БДИны 100 баллга бирүчеләр саны 40ка арткан

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елда Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда кырыкка артып, 239га җиткән. Рус теленнән, рус әдәбиятыннан, информатикадан 100 баллы нәтиҗәләр арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. 205 кеше имтиханнарның берәр фәнен 100 баллга бирсә, 17 чыгарылыш укучысы икешәр фәннән 100әр балл җыйган. Читать дальше...


«Держал в жестких рукавицах»: стало известно отношение Чернышева к лечению Заворотнюк

Более половины продаваемых домов в РФ дешевле однокомнатных квартир

Отдых в Анапе стал разочарованием для туристов: "Приехали к болоту"

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Отдых в Анапе стал разочарованием для туристов: "Приехали к болоту"

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

Более половины продаваемых домов в РФ дешевле однокомнатных квартир

долги отдал черным маком в окне встал

Музыкальные новости

Audi работает над кроссовером RS Q6 e-tron с агрегатами от Porsche Macan Turbo

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Навка: На прощальной церемонии на Заворотнюк не было гримма

Новости России

Как яицкие казаки помогли строительству крепости Самара, и за что воевода Засекин казнил атамана Мещеряка. Часть последняя

Стратегический ход. США скрипят зубами от визита Путина во Вьетнам

Рождаемость на Дальнем Востоке стала выше, чем в среднем по России

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

Экология в России и мире

Есть или не есть кровянку, прокомментировал гастроэнтеролог Садыков

Никакой сметаны: что делать с солнечным ожогом рассказал доктор Кутушов

Поэт. Радио Поэт. Стихи поэтов. Русские поэты. Писатели и поэты. Известные поэты. Поэт года. Поэты России. Лучшие поэты. Поэт песенник.

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

Спорт в России и мире

Россиянка Грачёва выступит за сборную Франции на Олимпиаде

Новак Джокович будет вторым сеяным на Уимблдоне, Карлос Алькарас — третьим

Потапова вышла в ¼ финала теннисного турнира в Бирмингеме

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Moscow.media

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

Приморье. Взгляд.

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *