Алексей Песошин Апас районында капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йортында булды
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йортында булды. Ул республика бюджеты хисабына төзекләндерелгән. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәт е хәбәр итә. 1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасы яңартылган һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар нигезне ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган. Әйләнә-тирә территорияне төзекләндергәннәр. Читать дальше...