Зәй эзтабарлары Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнаша
(Зәй, 15 август, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). 2011 елдан алып ел саен диярлек Зәй эзтабарлары Сталинград сугышы барган урыннарда була. Быел «Хәтер вахтасы» кысаларында 20 кеше юл тотты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Гвардия» эзтабарлар отряды командиры Виктор Никифоров җитәкчелегендәге Зәй экспедициясе составында Яр Чаллы кадет мәктәбе укучысы да бар. «Гвардия» клубының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер вахтасы -2020» проекты грантлар конкурсында җиңүче булды. Читать дальше...