Алексей Песошин Чүпрәле районының иң уңган комбайнчыларын бүләкләде
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле районында булды. Эш сәфәре барышында Татарстан Премьер-министры Чүпрәле районының ашлык суктыру буенча белгечләрен һәм алдынгыларын бүләкләү чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чүпрәле районы комбайнчылары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Иске Чокалы авылы янындагы «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының күпьеллык үләннәр кырында узды. Читать дальше...