Россиядә автомобиль номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә автомобиль, мотоцикл һәм башка транспорт чаралары номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Техник регуляция һәм метрология федераль агентлыгында (Росстандарт) белдерүләренчә, билгеләрнең төп төрләрендәге шрифтлар һәм форматы үзгәрешсез калачак. Шулай да беркетү урыны стандарт булмаган транспортка үз билгесе биреләчәк, дип искәрттеләр ведомствода. Моннан тыш, мотоцикллар өчен табличкаларның зурлыгы киметелгән... Читать дальше...