Әлмәттә аттракционнар ачыла
(Әлмәт, 4 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары») Әлмәт шәһәре паркында аттракционнар эшли башлаячак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 4 июльдән 10.00-20.00 сәгатьләрдә аттракционнар эшләячәк. Зоопарк, спорт мәйданчыгы һәм кайбер аттракционнар ачыла, дип белдерә Әлмәт паркының администрациясе.