Саратов өлкәсендәге Җәмигъ мәчетендә яңадан җәмәгать намазын укый башлаганнар
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Саратов өлкәсендәге Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын укуны яңадан башлыйлар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле гыйбадәтханәдә җәмәгать намазлары 2020 елның 26 мартыннан 111 көн дәвамында укылмады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Җәмәгать намазы санитар-эпидемиологик норма таләпләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үткәрелә. Барлык мәчеткә керүчеләрнең температурасы үлчәнә. Һәркем битлек кияргә, антисептик белән кулларны эшкәртергә яки перчаткалар кияргә... Читать дальше...